Татарстан һәм Төньяк Рейн-Вестфалия Федераль җирләре арасында хезмәттәшлек арта

2012 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе
2012 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева Төньяк-Рейн Вестфалия Федераль җирләре делегациясе белән очрашты. Делегация Дюссельдорф шәһәренең Сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры урынбасары Герхард Эшенбаум җитәкчелегендә килде.
Очрашуда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәклләре, Төньяк-Рейн Вестфалия Федераль җирләреннән икътисадның төрле тармакларыннан (энергетика, машина төзелеше, азык-төлек сәнәгате, химия һәм нефть химиясе, мәгълүмат технологияләре) эре компанияләр җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестиция потенциалын презентацияләде.
Очрашуда немец компанияләре презентациясе булды, машина төзелеше, азык-төлек сәнәгате, химия һәм нефть химиясе, мәгълүмат технологияләре өлкәләрендә ике яклы хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында сүз барды.
Мәгълүмат өчен:
2012 елның 1 яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы һәм Германия арасында тышкы сәүдә әйләнеше 670,7 млн доллар тәшкил итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International