«2016 ел инженеры» Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

31 мартта «2016 ел инженеры“ XVII Бөтенроссия конкурсында җиңүче «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ хезмәткәрләрен бүләкләү тантансы булып узды.

Чарада ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев, Татарстан Республикасы сәнәгатьчеләре һәм предприятиеләре Ассоциациясе генераль директоры урынбасары Игорь Рассман, "Фиолент" заводы АҖ генераль директоры Александр Баталин, "Рособоронэкспорт" АҖ департаменты башлыгы урынбасары Виктор Комаров, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев, "Ак Барс" Холдинг компаниясе"АҖ башкарма директоры Илшат Шаһиәхмәтов, «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ генераль директоры Ренат Мистахов, предприятиенең хезмәт коллективы вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Ел саен конкурста 40 меңнән артык инженер катнаша, бары тик кайберләре генә лауреат исеменә лаек булалар. «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»ның иң яхшы инженерлары конкурста дүртенче тапкыр катнашалар һәм уңышларга ирешәләр.

«2016 ел инженеры“ конкурсы нәтиҗәләре буенча заводның 6 белгече югары бүләкләргә лаек булды.

"Профессиональ инженерлар" бәйгесе нәтиҗәләре буенча "Кара металлургия" номинациясендә “Россиянең Һөнәри инженеры" исемен Давыдов Денис, "Суднолар төзелеше" номинациясендә Семин Леонид, "Электр энергетикасы" номинациясендә Филиппов Александр алдылар. "Яшьләрнең инженерлык сәнгате" версиясе буенча дипломнар белән "Суднолар төзелеше" номинациясендә Баранов Данил, Тараканников Сергей "Машина төзелеше" номинациясендә Айрат Төхвәтуллин бүләкләнделәр. Мәртәбәле кунаклар җиңүчеләргә тантаналы рәвештә сертификатлар, "Россия Һөнәри инженеры" билгеләре, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәхмәт хаты белән Диляра Миронова, Илья Мурзаев, Вадим Буторов бүләкләнделәр.

Тантаналы чара бәйрәм концерты белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International