Сәләтле балалар өчен интернат-лицейда «Ачык ишекләр көне» узды

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

31 мартта "КНИТУ"ның сәләтле балалар өчен химияне тирәнтен өйрәнү интернат-лицеенда «Ачык ишекләр көне» узды. 2017-2018 уку елына сайлап алуның беренче турында  Татарстан Республикасыннан (Казан, Яшел Үзән районы, Яр Чаллы һәм башка шәһәр һәм районнар) 100 дән артык укучы катнашты.

Абитуриентларга түбәндәге предметларны тапшыру шарт иде:

7 класслар - математика, рус теле, логика

8 класслар – математика, рус теле, физика

9 һәм 10 класслар – математика, рус теле, физика, химия

7 класска керүчеләр өчен имтихан вакыты 2 сәгать, 8 класслар өчен 2,5 сәгать, 9, 10 сыйныфлар өчен – 3 сәгать тәшкил итте.

Ата-аналар өчен җыелышлар залында лицейны  тәкъдир итү оештырылган иде. Белем бирү учреждениесе директоры Лилия Ибрашева лицейга сайлап алу шартлары турында мәгълүмат, лицей тормышы һәм перспективалары хакында сөйләде. Аннан соң, укыту эшләре буенча директор урынбасары Эльвира Шәймөхәммәтова уку планы үзенчәлекләре турында сөйләде, лицейның педагоглар составы белән таныштырды, белем бирү оешмасының һәм укучыларның казанышлары атап узды.

Фәнни  эшчәнлек турында тулырак мәгълүматны фәнни эшләр буенча директор урынбасары Юлия Черкашина бирде. Лицей укучылары актив рәвештә төрле конкурсларда катнашып грантлар алалар һәм проект эшләре язалар. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Кузина ата-аналарны дәрестән тыш эшчәнлек белән таныштырды. Администрация һәм педагогик коллектив лицей-интернатның уку һәм яшәү рәвешенә кагылышлы барлык сорауларга җавап бирделәр.

Ата-аналар һәм укучылар өчен белем бирү оешмасы буенча экскурсия үткәрелде. Абитуриентлар бу белем бирү учреждениесендә укырга теләүләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International