Бүген Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Бавария Премьер-министры Хорст Зеехофер (Германия Федератив Республикасы) катнашында «ТАИФ» компанияләре төркеме һәм «LINDE AG» компаниясе арасында стратегик хезмәттәшлек Меморандумы имзаланды.
Меморандумны «LINDE AG» компаниясе баш операцион директоры Кристиан Брух һәм "ТАИФ" ААҖ генераль директоры АльбертШиһабетдинов имзалады.
Татарстанда "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ этилен һәм полимерлар җитештерүче яңа нефть-химия комплексын төзү буенча Бавариянең Linde концерны белән килешү имзалануы.
Шулай ук меморандум кысаларында «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин һәм Linde AG идарәче директоры Джон ван дер Велден лицензион килешүгә, проектлау буенча хезмәт күрсәтүләргә, җайланмалар һәм материаллар китереп торуга, «Нижнекамскнефтехим» ГАҖның елына 600 мең тонна этилен җитештерәчәк яңа олефин комплексы өчен техник консультацияләр буенча хезмәт күрсәтүләргә контрактларны гамәлгә ашыру буенча база килешүе имзаладылар.
Рөстәм Миңнеханов РФ Президентына әлеге проект турында сөйләде, аның үзенчәлекләре һәм Бавария партнеры белән алга таба хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында хәбәр итте.
Татарстан Президенты Владимир Путинга Россия белән Германия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә игътибары өчен рәхмәт белдерде.
Аннан алда Татарстан Президенты Бавария Премьер-министры белән очрашты. Әңгәмә барышында яклар Татарстан белән Бавария арасында мөнәсәбәтләрне ныгыту турында сөйләштеләр, этилен комплексы проектының федераль дәрәҗәдләге әһәмияткә ия булуын ассызыкладылар. "Бу Татарстан өчен генә түгел, Россия өчен дә әһәмиятле вакыйга", - диде ТР Президенты.
Яклар сәнәгать газлары китереп тору, нефть химиясе җайланмалары төзү, инжиниринг, фән һәм мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлек турында ниятләрен белдерделәр.
Килешүләр пакеты Түбән Камада пиролиз һәм аннан килеп чыгучы куәтләр комплексы булдыру буенча хезмәттәшлекнең беренче этабы буенча яклар гамәлләрен җайга салачак.
«Linde – сәнәгать газлары җитештерү һәм инжиниринг өлкәсендә бөтен дөньяга мәгълүм күп тармаклы компания. Бүген ике документ имзаланды – 2025 елга кадәр стратегик хезмәттәшлек турында меморандум, проектлары $12 млрд. булачак, һәм елына 600 мең тонна этилен җитештерәчәк яңа олефин комплексы төзү буенча база килешүе, ул "Нижнекамскнефтехим" ГАҖгә этилен җитештерү күләмен ике мәртәбә арттырырга мөмкинлек бирәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән интервьюсында.
Ул Бавария Премьер-министрына әлеге проект буенча төрле яклы ярдәме өчен рәхмәт белдерде: «Аның ярдәме белән без Петербург халыкара икътисадый форумына барлык документларны да әзерләргә өлгердек».
«Татарстан – Россиянең уңышлы үсүче төбәге. Әлеге проект Татарстан өчен дә, Бавария өчен дә яхшы нәтиҗә бирәчәк. Киләчәк коплекс нигезенә беренче ташны салу тантанасына килергә тырышырмын мин », - диде Хорст Зеехофер.
Бүген «Алабуга» МИЗның эшлекле төшке аш вакытында Петербург халыкара форумы мәйданчыгында Татарстан Республикасы белән «Росатом» атом энергиясе дәүләт корпорациясе арасында «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә ПАН-прекурсор җитештерү заводы төзү инвестицион проектын гамәлгә ашыру турында килешү имзаланды.
Килешүгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Росатом» дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев кул куйды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Алабуга» МИЗ 10 еллык эшчәнлеге дәверендә Россиянең сәнәгать-җитештерү тибындагы эре махсус икътисадый зонасына әверелде. Бүген монда 55 резидент теркәлгән, 22 заманча предприятие бар көченә эшли. Киләсе елга тагын 4 заводны эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Барлыгы бүгенгә 5 мең 700дән артык эш урыны булдырылган. Төп инвестицияләрнең гомуми күләме якынча 108 млрд. сум тәшкил итә.
«Бүген махсус икътисадый зонада эш алып бару өчен кирәкле бөтен мөмкинлекләр дә бар: алга киткән инфраструктура, таможня мөмкинлекләре, салым преференцияләре. Без бу өстенлекләрне сакларга һәм киләчәктә безнең партнёрларга ярдәм күрсәтергә тырышачакбыз», - дип мөрәҗәгать итте ул эшлекле төшке ашта катнашучыларга.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Росатом» ДК – Татарстанның стратегик партнёры. «Безнең уртак проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәбез бар. Берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлекне үстерү планнарыбыз бар.
Яңа инвестицион проектны гамәлгә ашыру безнең үзара файдалы хезмәттәшлегебезне ныгытырга ярдәм итәчәк», - диде ТР Президенты.
Яклар төзелешне 2017 елда башларга һәм 2020 елга проектны тулысынча гамәлгә ашырырга җыеналар.
Инвестицияләрнең гомуми күләме 6,9 млрд. сум булачак, шулардан 2,1 млрд. сумы «Алабуга» СҖТ МИЗ проектына финасланачак. Росатом үз ягыннан проектлауны, технологияләр китерүне һәм 4,8 млрд. сумлык инвестицияләре булган җитештерүне эксплуатацияләүне тәэмин итәчәк.
ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан делегациясе 2017 елның 1 июнендә ачылган Петербург халыкара икътисади форумында эшен дәвам итә.
Чараларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Татарстан Альберт Кәримов та катнаша.
Форумның икенче көнендә төп чара- ПХИФ пленар утырышы булачак, ул, гадәттәгечә, күп еллар дәвамында Россия Президенты катнашында уза.
Программа кысаларында бүген мөһим сөйләшүләр узачак, шулай ук, кайбер килешүләргә имза салыначак, шул исәптән, "Росатом" ДК һәм "Linde AG" компаниясе. Татарстан Республикасының эре предприятиеләр вәкилләре, бүген шулай ук, мөһим очрашулар уздырачаклар. Регион стендында потенциаль бизнес-партнерлар Татарстан компанияләренең югары технологияле продукция үрнәкләре белән таныша алалар.
31 майда Казан милли тикшеренү технология университеты нигезендә Тармакара мәгълүмати-технологик форумының «РОССИЯнең КҮПКЫРЛЫ шәһәрләре» төбәк сессиясе узды. Бу мәгълүмати модельләштерү, цифрлы инжиниринг һәм катлаулы сәнәгать объектлары белән аларның яшәеш циклының барлык стадияләрендә идарә өлкәсендә фикерләрне тормышка ашыру кысаларында төбәк чараларның (сессияләрнең) сериясе.
Форум «Б» корпусының актлар залында ачылды. Демонстрация зонасында катнашучылар мәгълүмати һәм имитацион модельләштерү мөмкинлекләре белән чын мисалларда таныша алдылар. Стендларда сәнәгать һәм энергетикадагы виртуаль полигоннар, өстәмә чынбарлык күзлекләре, хәрәкәттәге 3D-сканер, импортка бәйле булмаган россия мәгълүмати модельләштерү технологияләре, шулай ук, россия тармак объектларының тере мәгълүмати модельләре тәкъдим ителде.
31 майда Русан Фарма (Rusan Pharma Ltd.) ширкәтенең рәсәйдәге вәкиллегенең башлыгы Ашок Кумар һәм «Н.А.Семашко исемендәге Җәмәгать сәламәтлеге милли фәнни-тикшеренү институты» федераль бюджет фәнни учреждениесе директоры Рамил Хәбриев эш тәртибендә Казан шәһәрендә булдылар.
Кунаклар Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров белән очраштылар, Казан дәүләт университетының профильле бүлекчәләре: Тирән белемле медицина һәм биология институтында, Фармацевтика фәнни-белем бирү үзәгенең Университет клиникасы һәм лаборатория комплексларында булдылар. Аннан соң, «Татнефтехиминвест-холдинг» ачык акционерлык җәмгыяте, «Татхимфармпрепараты» акционерлык җәмгыяте, «Л.Я.Карпов исемендәге химзавод» акционерлык җәмгыяте һәм Казан (Идел буе) федераль университеты җитәкчеләре катнашында Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгындагы киңәшмәдә әзер дәвалау чараларын һәм нигезләрен җитештерү, тикшеренү һәм эшләнмәләр өлкәсендә һинд фармацевтика ширкәтенең мөмкинлекләрен куллануга тәкъдир булып узды.
Үз чиратында, Ашок Кумар республикада махсуслаштырылган фармацевтика мәйданын булдыру фикерләре һәм татарстан фармацевтика оешмалары эшчәнлегенең профильләре белән танышты.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча хезмәттәшлекнең юнәлешләре һәм алга таба үзара бәйләнеш буенча гамәли адымнар тәртибе билгеләнде.
Белешмә өчен:
Rusan Pharma Ltd. – дәвалау препаратларын һәм нигезләрен эшләүне, җитештерүне, сатуны һәм чит илгә чыгаруны тормышка ашыручы фармацевтика ширкәте. «Русан Фарма Лтд» продукциясенең төрләре үз эченә күп төрле фармакология төркемнәрен ала.
2017 елның 31 маенда «Корстон» кунакханә сәүдә-куңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Оешмалары һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясенең гомуми хисап-сайлау җыелышы булып узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.
Татарстан Республикасы Оешмалары һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясенең президенты Александр Лаврентьев «Татарстан Республикасы Оешмалары һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясенең 2014-2016 еллардагы эше һәм киләчәк дәвергә караган мәсьәләләр турында»гы хисап доклады белән чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Оешмалары һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясенең Ревизия комиссиясе рәисе, «Электроприбор» Казан заводы» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Павел Шацких Татарстан Республикасы Оешмалары һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясенең финанс-хуҗалык эшчәнлеге турындагы хисабын тәкъдим итте. Җыелышта, шулай ук, Россия Сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре союзының башкаручы вице-президенты Виктор Черепов, «Серго исемендәге завод җитештерү берләшмәсе» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Радик Хәсәнов, «Татнефтехиминвест-холдинг» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Рафинат Яруллин, «Казанский Гипронииавиапром» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Борис Тихомиров, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов һәм Татарстан Республикасы Һөнәри берлекләр федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова чыгыш ясадылар.
Җыелышта катнашучылар алдында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасы Оешмалары һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясенең эшчәнлегенә уңай бәя бирде, оешмага республиканы алга таба да социаль-икътисади яктан үстерүдәге мәсьәләләрне хәл итүгә зур өлеш кертүдә уңышлар теләде.
Татарстан Республикасы Президенты күп кенә оешма җитәкчеләренә бүләкләр тапшырды. «Таттелеком» гавәми акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» Орденының медале белән бүләкләнде, «Казанькомпрессормаш» ачык акционерлык җәмгыятенең идарә итүче директоры Илнур Сәгъдиевкә «Татарстан Республикасының атказанган машиналар төзүчесе» дигән мактаулы исем бирелде. «Электроприбор» Казан заводы» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Павел Шацких, «Казан төгәл машиналар төзү заводы» федераль казна предприятиесе директоры Артур Хисамиев, «ЕлАЗ җитештерү берләшмәсе» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Камил Галимов, «КМПО» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Дамир Кәримуллин Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатына лаек булдылар. Шулай ук Дамир Кәримуллинга «Ел иганәчесе» исемле диплом тапшырылды. «Ел җитәкчесе - 2016» республика иҗтимагый конкурсы лауреаты, «АйСиЭл-КПО ВС» акционерлык җәмгыятенең системалы технологияләр фәнни-тикшеренү үзәге директоры Айдар Гөзәировка «Ел җитәкчесе - 2016» дипломы һәм алтын билгесе тапшырылды.
Бу көнне Җыелыш делегатлары Александр Лаврентьевны яңадан Татарстан Республикасы Оешмалары һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясенең президенты итеп, Алексей Пахомовны Татарстан Республикасы Оешмалары һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясенең генераль директоры итеп сайладылар. Шулай ук Татарстан Республикасы Оешмалары һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясенең вице-президенты һәм әгъзалары сайланды.
Җыелышның Эш нәтиҗәләре буенча киләсе дәвердә Татарстан Республикасы Оешмалары һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе Советы һәм башкарма дирекциясе алдында торучы төп мәсьәләләрне билгеләүче Карар кабул ителде.
Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы онлайн кассаларны кулланмаган өчен кайсы очракларда штраф салынмау турында аңлатты. Федераль закон нигезендә контроль-касса техникасы Россия Федерациясе территориясендә барлык оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан исәп-хисап эшләрен тормышка ашырганда мәҗбүри рәвештә кулланыла.
Түбәндәгеләр чыгарма булып тора. Мәсәлән, ерак һәм барырга кыен булган урыннарда исәп-хисап алып баручы оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр, (ерак һәм барырга кыен булган урыннар исемлеге Российской Федерациясе субъектының дәүләт хакимияте оешмасы тарафыннан раслана) яисә туңдырма, агызыла торган алкогольсез эчемлекләр сату, аяк киемен төзәтү һәм буяу киоскларында эшләүче оешмалар. Мондый оешмаларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең тулы исемлеге 2003 елның 22 маендагы 54-ФЗ номерлы Федераль законның 2 статьясында күрсәтелгән.
Шуның белән бергә, Россия Федераль салым хезмәте түбәндәгеләрне хәбәр итә. Әгәр оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр Россия Федерациясенең Контроль-касса техникасын куллану турындагы законын үтәү өчен барлык чараларны да куллануны күрсәтүче шартларга ия булган очракта (мәсәлән, казнага җыю җиһазын эшләп чыгаручы белән әлеге җиһазны тәэмин итү турындагы шартнамәне төзегән очракта), алар җаваплылыкка тартылмыйлар. (Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 1.5 статьясының 1 һәм 4 бүлеге, 2.1 статьясының 1 бүлеге нигезләмәләренең үзара бәйләнеше).
Тиешле аңлатмалар Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының 2017 елның 30 маендагы 03-01-15/33121 номерлы хатында күрсәтелгән.
Россия Президенты Владимир Путин «Төрек Республикасына карата булган махсус икътисади чараларны гамәлдән чыгару турында»гы Указга кул куйды. Бу хакта Кремль сайтындагы хәбәрдә сөйләнелә.
Хосусан, Президентның 2015 елның 28 ноябрендәге «Россия Федерациясенең милли куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары һәм Россия Федерациясе гражданнарын җинаятьтән һәм башка хокукка каршы баручы гамәлләрдән саклау һәм Төрек Республикасына кагылучы махсус икътисади чараларны куллану турындагы» указына үзгәрешләр кертелә. Төрек оешмалары өчен хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән исемлек нигезендә, кайбер эш төрләрен башкару рөхсәт ителәчәк һәм чикләүләр алыначак. Шулай ук 2016 елның 1 гыйнварында кабул ителгән төрек эшчеләрен эшкә чакырмау турындагы тыю гамәлдән чыгарыла.
Өлешчә, Россия һәм Төркия гражданнары өчен визасыз йөрү турындагы 2010 елда кабул ителгән килешү яңадан гамәлгә керде. Владимир Путин төрек самолетлары экипажлары әгъзаларына яисә хезмәт паспортларына ия булган һәм Россиягә кыска вакытлы командировкаларга җибәрелүче Төркия гражданнарына, шулай ук «Төркия Республикасы тарафыннан кара-каршы дуслык нигезендә, гамәлдәге хезмәт паспортына ия булган Россия Федерациясе гражданнарына карата шундый ук чараларны кабул иткән шартларда» аларның гаилә әгъзаларына визасыз йөрү тәртибен кертү турында боерык бирде.
Россиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы гражданлык сәнәгатенең өстенлекле юнәлешләре буенча фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен башкарганда тотылган чыгымнар өлешен каплауда Россия оешмаларына федераль бюджеттан акчалата ярдәм тәкъдим күрсәтү өчен оешмалар сайлауны тәэмин итү максатыннан Технологик юнәлешләр исемлеген төзү өчен тәкъдимнәр җыюны игълан итә. Әлеге оешмалар Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 30 декабрендәге 1312 нче номерлы карарында расланган Кагыйдәләр нигезендә комплекслы инвестиция проектларын тормышка ашыру кысаларында эшләргә тиешләр.
Тәкъдимнәр теркәлгән форма нигезендә 2017 елның 30 июненә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә:
109074, Мәскәү шәһәре, Китайгород тыкрыгы, 7 йорт, Стратегик үсеш һәм проектлы идарә итү департаменты.
E-mail: ksenofontov@minprom.gov.ru; sobolevskiy@minprom.gov.ru.
Җаваплы хезмәткәрләр:
Ксенофонтов Олег Викторович, тел. +7 (495) 632-88-05;
Соболевский Павел Сергеевич, тел. +7 (495) 632-84-69;
2017 елның 30 июненнән соң килгән тәкъдимнәр каралмаячаклар.
Фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләренә акчалата ярдәм күрсәтү өчен конкурс уздыру максатыннан Технологик юнәлешләр исемлеген төзү өчен тәкъдимнәр бирү формасы
«ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте «Россиянең 100 иң яхшы оешмасы. Экология һәм экология менеджменты» конкурсы лауреатлары исемлегенә керде
Предприятие конкурсның дипломы һәм алтын медале белән бүләкләнде, ширкәтнең генераль директоры Леонид Алехин табигатьне рациональ рәвештә куллану өлкәсендәге казанышлары өчен «Ел экологы – 2017» мактаулы билгесенә лаек булды.
Тантаналы бүләкләү церемониясе Санкт-Петербургта XI Бөтенроссия «Экология һәм җитештерү. Әйләнә-тирәдәге мохитны саклауда икътисади механизмнарны үстерү перспективалары» конференциясе кысаларында узды. Әлеге чара Аграр - азык-төлек сәясәте һәм табигатьне куллану федерациясе советы комитеты; Дәүләт Думасының Табигать ресурслары, табигатьне куллану һәм экология комитеты; Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты; Тигезлектә сакланучы әйләнә-тирә мохит өчен көрәшүче Халыкара «Глобе-Интернешнл» парламент әгъзалары оешмасы; Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы; Россиянең Сәүдә-сәнәгать палатасы; Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге; Халыкара сыйфат һәм маркетинг академиясе ярдәмендә үткәрелә.
«Россиянең 100 иң яхшы оешмасы. Экология и экология менеджменты» конкурсы дипломы – экология өлкәсендә иң абруйлы бүләк. «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте 2017 елда Россиядә игълан ителгән Экология елында әлеге хөрмәткә лаек булды. «Татнефть» ширкәтенең стратегик проекты өчен әлеге конкурста җиңү әйләнә-тирә мохитны саклау өлкәсендә һәм җитештерүдә экологик иминлекне тәэмин итүдә югары бәягә ирешүнең дәлиле булып тора.