«ТАИФ» ААҖ һәм «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ «Linde AG» компаниясе белән меморандум һәм төп килешүне имзаладылар

2017 елның 2 июне, җомга

Бүген Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Бавария Премьер-министры Хорст Зеехофер (Германия Федератив Республикасы) катнашында «ТАИФ» компанияләре төркеме һәм «LINDE AG» компаниясе арасында стратегик хезмәттәшлек Меморандумы имзаланды.

Меморандумны «LINDE AG» компаниясе баш операцион директоры Кристиан Брух һәм "ТАИФ" ААҖ генераль директоры АльбертШиһабетдинов имзалады.

Татарстанда "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ этилен һәм полимерлар җитештерүче яңа нефть-химия комплексын төзү буенча Бавариянең Linde концерны белән килешү имзалануы.

Шулай ук меморандум кысаларында «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин һәм Linde AG идарәче директоры Джон ван дер Велден лицензион килешүгә, проектлау буенча хезмәт күрсәтүләргә, җайланмалар һәм материаллар китереп торуга, «Нижнекамскнефтехим» ГАҖның елына 600 мең тонна этилен җитештерәчәк яңа олефин комплексы өчен техник консультацияләр буенча хезмәт күрсәтүләргә контрактларны гамәлгә ашыру буенча база килешүе имзаладылар.

Рөстәм Миңнеханов РФ Президентына әлеге проект турында сөйләде, аның үзенчәлекләре һәм Бавария партнеры белән алга таба хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында хәбәр итте.

Татарстан Президенты Владимир Путинга Россия белән Германия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә игътибары өчен рәхмәт белдерде.

Аннан алда Татарстан Президенты Бавария Премьер-министры белән очрашты. Әңгәмә барышында яклар Татарстан белән Бавария арасында мөнәсәбәтләрне ныгыту турында сөйләштеләр, этилен комплексы проектының федераль дәрәҗәдләге әһәмияткә ия булуын ассызыкладылар. "Бу Татарстан өчен генә түгел, Россия өчен дә әһәмиятле вакыйга", - диде ТР Президенты.

Яклар сәнәгать газлары китереп тору, нефть химиясе җайланмалары төзү, инжиниринг, фән һәм мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлек турында ниятләрен белдерделәр.

Килешүләр пакеты Түбән Камада пиролиз һәм аннан килеп чыгучы куәтләр комплексы булдыру буенча хезмәттәшлекнең беренче этабы буенча яклар гамәлләрен җайга салачак.

«Linde – сәнәгать газлары җитештерү һәм инжиниринг өлкәсендә бөтен дөньяга мәгълүм күп тармаклы компания. Бүген ике документ имзаланды – 2025 елга кадәр стратегик хезмәттәшлек турында меморандум, проектлары $12 млрд. булачак, һәм елына 600 мең тонна этилен җитештерәчәк яңа олефин комплексы төзү буенча база килешүе, ул "Нижнекамскнефтехим" ГАҖгә этилен җитештерү күләмен ике мәртәбә арттырырга мөмкинлек бирәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән интервьюсында.

Ул Бавария Премьер-министрына әлеге проект буенча төрле яклы ярдәме өчен рәхмәт белдерде: «Аның ярдәме белән без Петербург халыкара икътисадый форумына барлык документларны да әзерләргә өлгердек».

«Татарстан – Россиянең уңышлы үсүче төбәге. Әлеге проект Татарстан өчен дә, Бавария өчен дә яхшы нәтиҗә бирәчәк. Киләчәк коплекс нигезенә беренче ташны салу тантанасына килергә тырышырмын мин », - диде Хорст Зеехофер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International