Татарстан Республикасы Оешмалары һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясенең гомуми хисап-сайлау җыелышы

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

2017 елның 31 маенда «Корстон» кунакханә сәүдә-куңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Оешмалары һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясенең гомуми хисап-сайлау җыелышы булып узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.

Татарстан Республикасы Оешмалары һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясенең президенты Александр Лаврентьев «Татарстан Республикасы Оешмалары һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясенең 2014-2016 еллардагы эше һәм киләчәк дәвергә караган мәсьәләләр турында»гы хисап доклады белән чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Оешмалары һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясенең Ревизия комиссиясе рәисе, «Электроприбор» Казан заводы» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Павел Шацких Татарстан Республикасы Оешмалары һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясенең финанс-хуҗалык эшчәнлеге турындагы хисабын тәкъдим итте. Җыелышта, шулай ук, Россия Сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре союзының башкаручы вице-президенты Виктор Черепов, «Серго исемендәге завод җитештерү берләшмәсе» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Радик Хәсәнов, «Татнефтехиминвест-холдинг» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Рафинат Яруллин, «Казанский Гипронииавиапром» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Борис Тихомиров, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов һәм Татарстан Республикасы Һөнәри берлекләр федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова чыгыш ясадылар.

Җыелышта катнашучылар алдында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасы Оешмалары һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясенең эшчәнлегенә уңай бәя бирде, оешмага республиканы алга таба да социаль-икътисади яктан үстерүдәге мәсьәләләрне хәл итүгә зур өлеш кертүдә уңышлар теләде.

Татарстан Республикасы Президенты күп кенә оешма җитәкчеләренә бүләкләр тапшырды. «Таттелеком» гавәми акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» Орденының медале белән  бүләкләнде, «Казанькомпрессормаш» ачык акционерлык җәмгыятенең идарә итүче директоры Илнур Сәгъдиевкә «Татарстан Республикасының атказанган машиналар төзүчесе» дигән мактаулы исем бирелде. «Электроприбор» Казан заводы» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Павел Шацких, «Казан төгәл машиналар төзү заводы» федераль казна предприятиесе директоры Артур Хисамиев, «ЕлАЗ җитештерү берләшмәсе» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Камил Галимов, «КМПО» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Дамир Кәримуллин Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатына лаек булдылар. Шулай ук Дамир Кәримуллинга «Ел иганәчесе» исемле диплом тапшырылды. «Ел җитәкчесе - 2016» республика иҗтимагый конкурсы лауреаты, «АйСиЭл-КПО ВС» акционерлык җәмгыятенең системалы технологияләр фәнни-тикшеренү үзәге директоры Айдар Гөзәировка «Ел җитәкчесе - 2016» дипломы һәм алтын билгесе тапшырылды.

Бу көнне Җыелыш делегатлары Александр Лаврентьевны яңадан Татарстан Республикасы Оешмалары һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясенең президенты итеп, Алексей Пахомовны Татарстан Республикасы Оешмалары һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясенең генераль директоры итеп сайладылар. Шулай ук Татарстан Республикасы Оешмалары һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясенең вице-президенты һәм әгъзалары сайланды.

Җыелышның Эш нәтиҗәләре буенча киләсе дәвердә Татарстан Республикасы Оешмалары һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе Советы һәм башкарма дирекциясе алдында торучы төп мәсьәләләрне билгеләүче Карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International