В.Е. Алемасов исемендәге ТР дәүләт премиясен (яшь галимнәр өчен инженерия фәннәре өлкәсендәге премия) бирү комитеты 2018 елгы премияне алырга теләүчеләр өчен эшләр кабул итә башлау турында хәбәр итә.
Премия инженерия фәннәре өлкәсендәге алдынгы фәнни казанышлар һәм фәннең һәм сәнәгатьнең өстенлекле тармакларын үстерүгә керткән зур өлеш өчен, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан фәнни оешмаларда, сәнәгый предприятиеләрдә яки мәгариф оешмаларында тикшеренүләр алып баручы яшь (35 яшькә кадәр) галимнәргә бирелә.
Премия алырга теләүчеләрнең материаллары Кандидатларны күрсәтү, эшләрне тапшыру һәм материалларны рәсмиләштерү тәртибенә туры китереп рәсмиләштерелгән булырга тиеш, әлеге Тәртип белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе сайтында танышырга була (http://www.antat.ru/ru/competitions/alemasov/).
Эшләр ТР Фәннәр академиясе канцеляриясендә 1 майга кадәр кабул ителә һәм теркәлә (42011, Казан, Бауман ур., 20, 114 бүлмә, т.: (843) 292-02-72). Белешмәләр түбәндәге телефон буенча: (843) 292-52-04, email: nio_anrt@bk.ru
Бүген Казан вертолет заводында яңартылган гальваник эш тармагын ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, "Вертолеты России" холдингы генераль директоры Андрей Богинский, Казан вертолет заводы генераль директоры Юрий Пустовгаров катнашты.
"РФ Хөкүмәте, "Ростех" корпорациясе һәм "Вертолеты России" холдингы ярдәме белән Казан вертолет заводын тирәнтен модернизацияләү проекты тормышка ашырылды", – диде Рөстәм Миңнеханов.
"Иң мөһиме, заказлар булсын. Казан вертолет заводы теләсә нинди бурычларны хәл итәргә сәләтле, ул бүген иң заманча эш тармагы булып тора. Әлеге эш тармагының тулы куәтенә эшләве безнең өчен бик мөһим. Биредә менә дигән коллектив, шәп кешеләр. Без сезне предприятиегез тарихындагы әһәмиятле вакыйга белән тәбрик итәбез. Мин, "Вертолеты России"нең директорлар советы әгъзасы буларак, алга таба да үзебезнең мәнфәгатьләрне яклаячакмын", – дип ассызыклады ТР Президенты.
"Вертолеты России" холдингы гендиректоры Андрей Богинский Татарстан җитәкчелегенә теләктәшлек күрсәткәне һәм кыска срокларда яңа эш тармагы төзү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. "Яңа эш тармагы ярдәмендә безгә бракны киметү, ышанычлылык дәрәҗәсен арттыру мөмкин булачак", – дип аңлатты ул.
Модернизация кысаларында 12957,5 кв.м мәйданлы яңа корпус төзелгән, анда гальваник һәм лак-буяу өслеген ясау бүлмәләре урнашкан, элек алар аерым корпусларда булган. Берләштерү хисабына эш урынының мәйданы 27%ка кимегән. Критик дәрәҗәдә әһәмиятле эш урыннарында тузган технологик җиһазлар алмаштырылган, шулай ук әйләнә-тирә мохиткә зыянлы ташландыклар күләме киметелгән.
Яңа гальваник эш тармагы 6 автоматик һәм 2 кулдан эшләү линиясеннән тора, хәзерге вакытта алар эшкәртелүче металл типлары буенча тупланган. Автоматик линияләрдәге җиһазлар КВЗ техник биреме нигезендә AquacompHard компаниясе тарафыннан әзерләнгән.
Эш тармагын автоматлаштыру технологик процессларны оптимальләштерү, контрольне автоматлаштыру һәм параметрларны җайга салу хисабына җитештерү циклын 15%ка кыскарту, шулай ук ясала торган өслекләрнең сыйфатын арттыру һәм процесс белән кеше идарә итү факторын юкка чыгару хисабына, кабат-кабат өслек ясау исәбен 40%ка киметү мөмкинлеген биргән.
Шулай ук бүген Казан вертолет заводында "Ансат" беренче медицина вертолетын Дәүләт транспорт лизинг компаниясе белән яңа контракт буенча тапшыру тантанасы да булды. 2018 елның беренче яртысында КВЗ заказчыга тагын 11 машина бирергә планлаштыра. Узган елда КВЗ Дәүләт транспорт лизинг компаниясенә медицина модификациясендәге алты "Ансат" вертолетын тапшырган. Быел заказ күләме 12 машинага җиткән. Тулаем алганда, "Вертолеты России" холдингы Дәүләт транспорт лизинг компаниясен төрле типтагы 31 вертолет белән тәэмин итәргә планлаштыра.
14 март көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан мотор төзү-җитештерү берләшмәсенә эшлекле визит ясады. Сәфәре барышында ул предприятиедәге агымдагы эшчәнлек белән танышты, шулай ук завод коллективы белән очрашты. Предприятиене карауда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов та катнашты.
ТР Президенты эш цехларының берсен карады, чыгарыла торган продукция үрнәкләре белән танышты. "КМПО" АҖ генераль директоры Дамир Кәримуллин Рөстәм Миңнехановка заказлар санын арттыру һәм заводта тормышка ашырылачак яңа проектлар буенча планнар турында сөйләде. Әйтик, предприятиенең энергия-нәтиҗәлелеген тәэмин итү эше кысаларында КМПО территориясендә газ-турбина энергия җайланмасын төзү планлаштырыла. Аны 2019 елда эксплуатациягә кертү күздә тотыла. Әлеге проектны тормышка ашыру энергиясаклагычларга булган чыгымнарны киметеп, төрле тармакларда куллану өчен үзебездәге энергия чыганаклары проектларын "под ключ" тормышка ашыру принципларын эшләү мөмкинлеген бирәчәк.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук мотор төзүчеләр белән аралашты, яңа эшләнмәләрнең эш тармагын диверсификацияләүгә яңа мөмкинлекләр бирәчәк, предприятиенең перспективаларын арттырачак, дип билгеләде. "Шуңа күрә дә заводның заказлары булу һәм аның үсеш алуы бик мөһим, – диде ТР Президенты. – Ил өчен хәзерге вакытта үзенең сәнәгатен җәелдерү бик мөһим".
2018 елның 20 мартыннан 23енә кадәр Мәскәүдә "Экспоцентр" үзәгендә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә оештырыла торган "Тукыма һәм җиңел сәнәгать буенча Россия атнасы" конгресс-күргәзмә чарасы узачак.
Чара Россиядә өченче мәртәбә уздырыла һәм алдынгы биш махсуслаштырылган күргәзмәне үз эченә ала:
- "Инлегмаш" (җиңел сәнәгать өчен җиһазлар),
- "TechtextilRussia" (сүс нигезендәге материаллар, чимал, продукция),
- "Интертукыма-2018.Яз" (тукымалар һәм тукыма материаллары, фурнитура),
- "ИнтерьерТекс" (интерьерлар һәм өй өчен тукыма),
- "Аяк киеме. Күн дөньясы (аяк киеме, күн эшләнмәләре).
"Легпромфорум-2018" V халыкара җиңел сәнәгать форумы "Тукыма һәм җиңел сәнәгать буенча Россия атнасы-2018" эш программасының бер өлеше булачак: "Җиңел сәнәгать-2018. Яңару. Җиңел һәм тукыма сәнәгате товарларын күрсәтү өлешендә яңа инициативалар. Булышлык күрсәтүдән һәм стимуллаштырудан – тотрыклы үсешкә", пленар утырышлар, конференцияләр һәм Федерация Җыены, Дәүләт Думасы, Россия Сәүдә-сәнәгать министрлыгы, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, ФТС, ЕЭК вәкилләре, төбәкләрдәге башкарма хакимият органнары, тармактагы алдынгы предприятиеләрнең, тармактагы фәнни, белем бирү оешмаларының җитәкчеләре, ММЧ катнашында түгәрәк өстәлләр сериясе.
"Тукыма һәм җиңел сәнәгать буенча Россия атнасы-2018" "Мәскәүдә Мода атнасы. Россиядә эшләнгән" чарасы белән бер вакытта узачак (2018 елның 20-25 март көннәре, Мәскәү, Гостиный Двор) һәм бай эш программасын һәм Россиядәге һәм чит илдәге әйдәп баручы дизайнерларның показларын "Экспоцентр" һәм "Гостиный Двор" мәйданчыкларында берләштерәчәк.
Чара тукыма һәм җиңел сәнәгать казанышларын күрсәтү буенча һәм Евразия икътисадый союзы илләренең, аларның инновацияле һәм технологик потенциалын, шулай ук тармакны алга таба үстерү чараларын күрсәтү буенча Россиянең алдынгы күргәзмәләр мәйданына әверелүгә йөз тота.
"Легпромфорум-2018" пленар утырышы түбәндәге адрес буенча узачак: Мәскәү ш., Краснопресненская набережная, 14, "Экспоцентр" ҮКК, 2 нче павильон, "Зәңгәр зал", 12.00-15.00 сәгатьләрдә. Тулырак мәгълүмат www.textileweek.ru сайтында урнаштырылган.
Чара турында өстәмә мәгълүмат алу өчен Чараның оештыру комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Элемтә өчен: Ульянов Игорь Викторович, тел.:+7(495)280-15-48, электрон почта адресы: info@souzlegprom.ru.
2018 елның 20 мартында Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, сәнәгатьтә белем бирү һәм остазлык тармакара һөнәр ассоциациясе, Илкүләм җитештерүчәнлек үзәге белән берлектә, түләүсез"Эштә җитештерүчәнлек һәм остазлык" интернет-форумын уздырачак.
Форумның максаты – эштә җитештерүчәнлекне арттыру буенча реаль эш тәҗрибәсе һәм персоналны укытуның нәтиҗәле методлары белән уртаклашу, гамәли нәтиҗәләр алу.
Чакырылган докладчылар:
– Ринат Саффиулин — "Татнефть" ГАҖ "Әлмәтнефть" нефть-газ табу идарәсенең оешкан рәвештә үстерү буенча башлык урынбасары;
– Ольга Мошникова — "Лассесбергер" персонал буенча директоры;
– Виктор Докучаев – "РЕМИТ" ит эшкәртү заводы генераль директоры урынбасары;
– Сергей Ильин — ТБМ логистика компаниясе;
– Людмила Орлова — "Буквоед" китап белән сәүдә итү челтәре;
– Дмитрий Занин — "Занин и Ко" консалтинг төркеме;
– Сергей Смирнов — Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, сәнәгатьтә белем бирү һәм остазлык ассоциациясе рәисе.
Чарада катнашу өчен www.nastavnik2018.ru сылтамасы буенча теркәлү узарага кирәк.
Террорчылыкка каршы илкүләм комитеты, Россия Федерациясе Президентының Себер федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппараты, Красноярск крае Губернаторы Хакимияте, Красноярск крае Хөкүмәте, Красноярск краеның террорчылыкка каршы комиссиясе, Красноярск ш. хакимияте һәм "Красноярск ярминкәсе" күргәзмәләр компаниясе сезне "Заманча куркынычсызлык системалары. Антитеррор" XIV Россиякүләм махсуслаштырылган форумында катнашырга чакыра.
Форумда катнашу безгә җитештерелә торган продукцияне, технологияләрне, хезмәт күрсәтүләрне күрсәтергә, уңышлы алыш-бирешләр төзергә һәм эш партнерлары һәм потенциаль сатып алучылар белән турыдан-туры элемтәләр урнаштырырга, шулай ук югары бизнеста перспективалы юнәлешләрне билгеләргә ярдәм итәчәк.
Экспозиция бүлекләре
• Куркынычсызлыкның техник чаралары һәм системалары
• Физик яклауның инженер-техник чаралары
• Янгын куркынычсызлыгы
• Авария-коткару җайланмалары
• Куркынычсызлык өлкәсендә хезмәт күрсәтүләр
• Экипировка
• Хосусый саклык чаралары
• Мәгълүмат куркынычсызлыгы
• Махсус элемтә һәм идарә системалары
• Сәнәгать, ТЭК, транспорт, халыкның массакүләм була торган объектларының куркынычсызлыгы
Эш программасында:
• "Террорчылык идеологиясенә каршы көрәш өлкәсендә перспективалы юнәлешләр, тормышка ашырыла торган проектлар һәм нәтиҗәле формалар" фәнни-гамәли конференциясе.
• Куркынычсызлык өлкәсендәге компанияләрдән түгәрәк өстәлләр, семинарлар һәм мастер-класслар
Тагын да тулырак мәгълүмат: (391) 22-88-400, 22-88-611, 8-913-573-08-53
2018 елның 14 мартында, коррупциячел хокук бозуларны профилактикалау чараларын уздыру кысаларында, Министрлык хезмәткәрләре алдында Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсендә сектор җитәкчесе С.Ф.Рәхимов лекция белән чыгыш ясады.
Очрашу барышында С.Ф.Рәхимов коррупциягә каршы законнарга аңлатма бирде, коррупциягә каршы көрәшнең нәтиҗәлелеген арттыру чаралары, җәмгыятьтә коррупциягә каршы культура формалаштыру турында мәгълүмат җиткерде. Конструктив диалог булды, анда катнашучылар коррупциягә каршы культура формалаштыруга юнәлдерелгән чараларның махсус әһәмияткә ия булуы турында билгеләде.
Бүген Казан шәһәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге территориясендә 19 нчы халыкара “Энергетика. Ресурс саклау” махсуслаштырылган күргәзмәсе белән 18 нче халыкара “Энергия-ресурс нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак куллану” симпозиумын ачу тантанасы булды.
Тантаналы ачылыш чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.
Быел күргәзмә эшендә Россия Федерациясенең 18 төбәгеннән, шул исәптән Мәскәү өлкәсеннән, Санкт-Петербургтан һәм Кырым Республикасыннан вәкилләр катнашты. Россиядән, Беларуссиядән, Казахстаннан, АКШтан, Германиядән, Венгриядән, Израильдән һәм Словениядән 130дан артык компания күргәзмә экспозицияләрен тәкъдим итте. Симпозиум һәм Күргәзмә эше киң күләмле эш программасы белән үрелеп барачак.
Чараны ачып, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, күргәзмә үзен энергия ресурсларын сакчыл куллану мәсьәләләре хакында предметлы сөйләшү һәм тармактагы иң заманча технологияләр белән танышу өчен нәтиҗәле мәйданчык булып күрсәтте. Ул күргәзмәдә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде һәм аның алга таба энергияне сакчыл куллану өлкәсен үстерүгә хезмәт итәчәгенә ышаныч белдерде.
Чараларның беренче көннәрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында энергияне сакчыл куллану һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру” дәүләт программасын тормышка ашыру турында утырышы әһәмиятле вакыйга булды. Утырышта энергияне сакчыл куллану буенча республика программасын тормышка ашыру йомгаклары турында сүз барды, шулай ук әлеге өлкәдә киләсе елларга бурычлар билгеләнде. Моннан тыш, ТКХ өлкәсендә энергия нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре, бюджет өлкәсендә энергия-сервис контрактлары төзүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды һәм республиканың электр челтәрләре комплексында “Челтәр компаниясе” ААҖ тарафыннан тормышка ашырыла торган санлаштыру проекты күрсәтелде.
Утырышта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы һәм Федерация Җыены, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте, шулай ук башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнары, Татарстан Республикасының алдынгы сәнәгать предприятиеләре, оешмалар һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре катнашты.
Үзенең докладында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов билгеләп узганча, энергетика комплексы буенча тулаем алганда, модернизацияләү һәм яңа куәтләрне гамәлгә кертү 2017 ел йомгаклары буенча электр энергиясе эшләп чыгаруга ягулыкның чагыштырма сарыф күләмен 11,3%ка киметү мөмкинлеген биргән. Моннан тыш, Альберт Кәримов сүзләренә караганда, башкарылган эш аркасында, челтәрләрдә электр энергиясен югалтулар өлеше узган ел белән чагыштырганда 4,4%ка кимегән һәм 6,8% тәшкил иткән.
2017 ел йомгаклары буенча сәнәгатьтә энергиясыешлык индикаторы 2016 елга карата 9,8%ка киметелгән. Сәнәгатьнең төп тармаклары кисемендә барлык тармакларда да продукциянең энергиясыешлык индикаторы кимү күзәтелә.
Сәнәгать өлкәсендә санлаштыру технологияләрен үстерүгә килгәндә, Альберт Кәримов билгеләгәнчә, Татарстанда, асылда энергетика комплексында, шулай ук зур эш алып барыла. “Әйтик, мисал өчен, республиканың “Челтәр компаниясе” тарафыннан SmartGrid “акыллы челтәр” технологияләрен кертү проекты тормышка ашырыла”, – дип тә өстәде Альберт Кәримов.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклап узганча, энергияне сакчыл куллану мәсьәләләре бүген аеруча зур игътибар таләп итә. Ул Россиядә алга киткән илләр белән чагыштырганда энергия куллану дәрәҗәсенең 2-3 мәртәбә күбрәк булуын билгеләде. Татарстанга килгәндә исә, узган ел йомгакларына караганда тулай төбәк продуктының бәяләрдә чагыштыргандагы энергиясыешлыгы нибары 0,5%ка гына кимегән.
Татарстан Республикасы Президенты билгеләгәнчә, республикада җылылыкны һәм электр энергиясен катнаш эшләп чыгаруны оештыру буенча мисаллар бар. Әйтик, быел Алабугада электр куәте 20 МВт һәм җылылык куәте 28 Гкал/сәг тәшкил иткән яңа җылылык-электр станциясе сафка бастырылачак. Әлеге ҖЭС төп өстенлеге – җылылык энергиясе җитештерүнең үзкыйммәтен киметү мөмкинлеге. Шул рәвешле, җылылыкка булган тариф үсешен тоткарлау, шулай ук Алабугада электр белән тәэмин итүдә нәтиҗәлелек һәм ышанычлылык дәрәҗәсен арттыру күздә тотыла.
Татарстан Республикасы Президенты бүгенге көндә Зәй ГРЭСын модернизацияләүнең әһәмиятле проект булуын билгеләде. “Без әлеге ГРЭСны модернизацияләү эшенә керешергә тиеш. Нигездә, республика, кирәгеннән артык энергетика куәтләренә ия була торып, бүген үзенең конкурентлы булмавы аркасында электр энергиясен читтән сатып ала. Биредә карар кабул итәргә кирәк”, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Исегезгә төшерик, 14 март көнне, эш программасы кысаларында, альтернатив энергетиканы, газ-мотор ягулыгы базарын үстерү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр узачак һәм энергетика нәтиҗәлелегенең санлаштыру технологияләре буенча эксперт секциясе, шулай ук “Татэнерго” АҖ һәм “Челтәр компаниясе” ААҖ кебек алдынгы энергетика предприятиеләре белән конференцияләр оештырылачак.
15 март көнне Казан дәүләт энергетика университеты территориясендә Яшьләр көне узачак, ул күләмле эш программасы белән үрелеп барачак. Көн тәртибендә интеллектуаль викторина уздырылачак. Беренче мәртәбә энергетика тармагындагы яшьләр советы утырышы булачак, анда энергетика бергәлегенең актив вәкилләре катнашачак. Шулай ук студентлар “галстуксыз очрашу” барышында хакимиятнең энергетика мәсьләләләрен күзәтеп торучы органнары җитәкчеләре, шулай ук алдынгы энергетика компанияләре вәкилләре белән аралаша алачак.
Теләге булган һәркемне Күргәзмәне карарга һәм Симпозиумның эш программасында катнашырга чакырабыз.
2018 елның 13 мартыннан 15 мартына кадәр Казан шәһәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге территориясендә “Энергетика. Ресурс саклау” XIX Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм “Энергия-ресурс нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак куллану” XVIII Халыкара симпозиумы булачак.
Күргәзмәне оештыручылар булып түбәндәгеләр катнаша: Татарстан Республикасы Президенты һәм Хөкүмәте ярдәмендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Энергия саклау технологияләре үзәге, Казан ш. мэриясе, “Казан ярминкәсе” ААҖ.
Күргәзмә эше энергетика ягыннан нәтиҗәле һәм ресурсларны сакчыл куллану технологияләрен күрсәтүгә; төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерүгә; алга таба энергетика нәтиҗәлелеге стратегиясе турыдан-туры аларның инициативаларына һәм карарларына бәйле булган бизнес-бергәлек, галимнәр һәм федераль һәм региональ хакимият органнары вәкилләренең эксперт фикерләре белән алмашуга юнәлдерелгән.
Күргәзмә эшендә Россиядән һәм Белоруссиядән, Казахстаннан, АКШтан, Германиядән, Венгриядән, Израильдән һәм Словениядән 100дән артык алдынгы компания вәкилләре катнашачак. Симпозиумның һәм күргәзмәнең эш программасының көн тәртибендә – энергетика нәтиҗәлелеген арттыруга һәм энергияне сакчыл куллану өлкәсендәге инновацияле чишелешләргә бәйле булган иң актуаль темаларга фәнни-техник конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, эксперт секцияләре һәм семинарлар.
2017 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында энергияне сакчыл куллану һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру” дәүләт программасын тормышка ашыру һәм 2018 елга бурычлар турында” утырышы эш программасының әһәмиятле чарасына әвереләчәк.
Күргәзмә узган көннәрдә “Энергия-нәтиҗәле җиһазланыш һәм технологияләр” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләячәкләр, шулай ук энергияне сакчыл куллану һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру темаларын яктырту һәм пропагандалау буенча ММЧ һәм предприятиеләрнең матбугат хезмәтләре республика конкурсында җиңүчеләр аталачак.
15 март көнне, яшьләр көне кысаларында, республика яшьләренең V “Без энергетика нәтиҗәлелеген сайлыйбыз – 2018” яшь инициативалар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булачак.
“Энергетика. Ресурс саклау” 19 нчы халыкара махсуслаштырылган күргәзмәне рәсми рәвештә ачу тантанасы 2018 елның 13 мартында 08.30 сәгатьтә, “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгенең 3 нче павильонында булачак.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов гүзәл затларны Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итә:
“Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үземнән 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
Ныклы сәламәтлек, иминлек, шәп кәеф, күңелнең иң түрендәге теләкләрнең тормышка ашуын телим!
Туган һәр яңа көн туганнарыгызның һәм якын кешеләрегезнең игътибары, җыл карашы һәм кайгыртуы белән сөендереп торсын, ә бәхет, мәхәббәт һәм уңыш алыштыргысыз юлдашларыгыз булсын!”