"Заманча куркынычсызлык системалары. Антитеррор" XIV Россиякүләм махсуслаштырылган форумы

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

Террорчылыкка каршы илкүләм комитеты, Россия Федерациясе Президентының Себер федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппараты, Красноярск крае Губернаторы Хакимияте, Красноярск крае Хөкүмәте, Красноярск краеның террорчылыкка каршы комиссиясе, Красноярск ш. хакимияте һәм "Красноярск ярминкәсе" күргәзмәләр компаниясе сезне "Заманча куркынычсызлык системалары. Антитеррор" XIV Россиякүләм махсуслаштырылган форумында катнашырга чакыра.

Форумда катнашу безгә җитештерелә торган продукцияне, технологияләрне, хезмәт күрсәтүләрне күрсәтергә, уңышлы алыш-бирешләр төзергә һәм эш партнерлары һәм потенциаль сатып алучылар белән турыдан-туры элемтәләр урнаштырырга, шулай ук югары бизнеста перспективалы юнәлешләрне билгеләргә ярдәм итәчәк.

Экспозиция бүлекләре

•         Куркынычсызлыкның техник чаралары һәм системалары

•         Физик яклауның инженер-техник чаралары

•         Янгын куркынычсызлыгы

•          Авария-коткару җайланмалары

•          Куркынычсызлык өлкәсендә хезмәт күрсәтүләр

•          Экипировка

•          Хосусый саклык чаралары

•          Мәгълүмат куркынычсызлыгы

•          Махсус элемтә һәм идарә системалары

•         Сәнәгать, ТЭК, транспорт, халыкның массакүләм була торган объектларының куркынычсызлыгы

Эш программасында:

•         "Террорчылык идеологиясенә каршы көрәш өлкәсендә перспективалы юнәлешләр, тормышка ашырыла торган проектлар һәм нәтиҗәле формалар" фәнни-гамәли конференциясе.

•          Куркынычсызлык өлкәсендәге компанияләрдән түгәрәк өстәлләр, семинарлар һәм мастер-класслар

Тагын да тулырак мәгълүмат: (391) 22-88-400, 22-88-611, 8-913-573-08-53

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International