Казан вертолет заводында гальваник җитештерү буенча яңа цех эшли башлады

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

Бүген Казан вертолет заводында яңартылган гальваник эш тармагын ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, "Вертолеты России" холдингы генераль директоры Андрей Богинский, Казан вертолет заводы генераль директоры Юрий Пустовгаров катнашты.

"РФ Хөкүмәте, "Ростех" корпорациясе һәм "Вертолеты России" холдингы ярдәме белән Казан вертолет заводын тирәнтен модернизацияләү проекты тормышка ашырылды", – диде Рөстәм Миңнеханов.

"Иң мөһиме, заказлар булсын. Казан вертолет заводы теләсә нинди бурычларны хәл итәргә сәләтле, ул бүген иң заманча эш тармагы булып тора. Әлеге эш тармагының тулы куәтенә эшләве безнең өчен бик мөһим. Биредә менә дигән коллектив, шәп кешеләр. Без сезне предприятиегез тарихындагы әһәмиятле вакыйга белән тәбрик итәбез. Мин, "Вертолеты России"нең директорлар советы әгъзасы буларак, алга таба да үзебезнең мәнфәгатьләрне яклаячакмын", – дип ассызыклады ТР Президенты.

"Вертолеты России" холдингы гендиректоры Андрей Богинский Татарстан җитәкчелегенә теләктәшлек күрсәткәне һәм кыска срокларда яңа эш тармагы төзү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. "Яңа эш тармагы ярдәмендә безгә бракны киметү, ышанычлылык дәрәҗәсен арттыру мөмкин булачак", – дип аңлатты ул.

Модернизация кысаларында 12957,5 кв.м мәйданлы яңа корпус төзелгән, анда гальваник һәм лак-буяу өслеген ясау бүлмәләре урнашкан, элек алар аерым корпусларда булган. Берләштерү хисабына эш урынының мәйданы 27%ка кимегән. Критик дәрәҗәдә әһәмиятле эш урыннарында тузган технологик җиһазлар алмаштырылган, шулай ук әйләнә-тирә мохиткә зыянлы ташландыклар күләме киметелгән.

Яңа гальваник эш тармагы 6 автоматик һәм 2 кулдан эшләү линиясеннән тора, хәзерге вакытта алар эшкәртелүче металл типлары буенча тупланган. Автоматик линияләрдәге җиһазлар КВЗ техник биреме нигезендә AquacompHard компаниясе тарафыннан әзерләнгән.

Эш тармагын автоматлаштыру технологик процессларны оптимальләштерү, контрольне автоматлаштыру һәм параметрларны җайга салу хисабына җитештерү циклын 15%ка кыскарту, шулай ук ясала торган өслекләрнең сыйфатын арттыру һәм процесс белән кеше идарә итү факторын юкка чыгару хисабына, кабат-кабат өслек ясау исәбен 40%ка киметү мөмкинлеген биргән.

Шулай ук бүген Казан вертолет заводында "Ансат" беренче медицина вертолетын Дәүләт транспорт лизинг компаниясе белән яңа контракт буенча тапшыру тантанасы да булды. 2018 елның беренче яртысында КВЗ заказчыга тагын 11 машина бирергә планлаштыра. Узган елда КВЗ Дәүләт транспорт лизинг компаниясенә медицина модификациясендәге алты "Ансат" вертолетын тапшырган. Быел заказ күләме 12 машинага җиткән. Тулаем алганда, "Вертолеты России" холдингы Дәүләт транспорт лизинг компаниясен төрле типтагы 31 вертолет белән тәэмин итәргә планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International