20-23 март көннәрендә Мәскәүдә "Тукыма һәм җиңел сәнәгать буенча Россия атнасы-2018" узачак

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

2018 елның 20 мартыннан 23енә кадәр Мәскәүдә "Экспоцентр" үзәгендә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә оештырыла торган "Тукыма һәм җиңел сәнәгать буенча Россия атнасы" конгресс-күргәзмә чарасы узачак.

Чара Россиядә өченче мәртәбә уздырыла һәм алдынгы биш махсуслаштырылган күргәзмәне үз эченә ала:

- "Инлегмаш" (җиңел сәнәгать өчен җиһазлар),

- "TechtextilRussia" (сүс нигезендәге материаллар, чимал, продукция),                   

- "Интертукыма-2018.Яз" (тукымалар һәм тукыма материаллары, фурнитура), 

- "ИнтерьерТекс" (интерьерлар һәм өй өчен тукыма),

- "Аяк киеме. Күн дөньясы (аяк киеме, күн эшләнмәләре).

"Легпромфорум-2018" V халыкара җиңел сәнәгать форумы "Тукыма һәм җиңел сәнәгать буенча Россия атнасы-2018" эш программасының бер өлеше булачак: "Җиңел сәнәгать-2018. Яңару. Җиңел һәм тукыма сәнәгате товарларын күрсәтү өлешендә яңа инициативалар. Булышлык күрсәтүдән һәм стимуллаштырудан – тотрыклы үсешкә", пленар утырышлар, конференцияләр һәм Федерация Җыены, Дәүләт Думасы, Россия Сәүдә-сәнәгать министрлыгы, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, ФТС, ЕЭК вәкилләре, төбәкләрдәге башкарма хакимият органнары, тармактагы алдынгы предприятиеләрнең, тармактагы фәнни, белем бирү оешмаларының җитәкчеләре, ММЧ катнашында түгәрәк өстәлләр сериясе.

"Тукыма һәм җиңел сәнәгать буенча Россия атнасы-2018" "Мәскәүдә Мода атнасы. Россиядә эшләнгән" чарасы белән бер вакытта узачак (2018 елның 20-25 март көннәре, Мәскәү, Гостиный Двор) һәм бай эш программасын һәм Россиядәге һәм чит илдәге әйдәп баручы дизайнерларның показларын "Экспоцентр" һәм "Гостиный Двор" мәйданчыкларында берләштерәчәк.

Чара тукыма һәм җиңел сәнәгать казанышларын күрсәтү буенча һәм Евразия икътисадый союзы илләренең, аларның инновацияле һәм технологик потенциалын, шулай ук тармакны алга таба үстерү чараларын күрсәтү буенча Россиянең алдынгы күргәзмәләр мәйданына әверелүгә йөз тота.

"Легпромфорум-2018" пленар утырышы түбәндәге адрес буенча узачак: Мәскәү ш., Краснопресненская набережная, 14, "Экспоцентр" ҮКК, 2 нче павильон, "Зәңгәр зал", 12.00-15.00 сәгатьләрдә.  Тулырак мәгълүмат www.textileweek.ru сайтында урнаштырылган.

Чара турында өстәмә мәгълүмат алу өчен Чараның оештыру комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Элемтә өчен: Ульянов Игорь Викторович, тел.:+7(495)280-15-48, электрон почта адресы: info@souzlegprom.ru.

Эш программасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International