Бүген Казан шәһәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге территориясендә 19 нчы халыкара “Энергетика. Ресурс саклау” махсуслаштырылган күргәзмәсе белән 18 нче халыкара “Энергия-ресурс нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак куллану” симпозиумын ачу тантанасы булды.
Тантаналы ачылыш чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.
Быел күргәзмә эшендә Россия Федерациясенең 18 төбәгеннән, шул исәптән Мәскәү өлкәсеннән, Санкт-Петербургтан һәм Кырым Республикасыннан вәкилләр катнашты. Россиядән, Беларуссиядән, Казахстаннан, АКШтан, Германиядән, Венгриядән, Израильдән һәм Словениядән 130дан артык компания күргәзмә экспозицияләрен тәкъдим итте. Симпозиум һәм Күргәзмә эше киң күләмле эш программасы белән үрелеп барачак.
Чараны ачып, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, күргәзмә үзен энергия ресурсларын сакчыл куллану мәсьәләләре хакында предметлы сөйләшү һәм тармактагы иң заманча технологияләр белән танышу өчен нәтиҗәле мәйданчык булып күрсәтте. Ул күргәзмәдә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде һәм аның алга таба энергияне сакчыл куллану өлкәсен үстерүгә хезмәт итәчәгенә ышаныч белдерде.
Чараларның беренче көннәрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында энергияне сакчыл куллану һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру” дәүләт программасын тормышка ашыру турында утырышы әһәмиятле вакыйга булды. Утырышта энергияне сакчыл куллану буенча республика программасын тормышка ашыру йомгаклары турында сүз барды, шулай ук әлеге өлкәдә киләсе елларга бурычлар билгеләнде. Моннан тыш, ТКХ өлкәсендә энергия нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре, бюджет өлкәсендә энергия-сервис контрактлары төзүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды һәм республиканың электр челтәрләре комплексында “Челтәр компаниясе” ААҖ тарафыннан тормышка ашырыла торган санлаштыру проекты күрсәтелде.
Утырышта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы һәм Федерация Җыены, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте, шулай ук башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнары, Татарстан Республикасының алдынгы сәнәгать предприятиеләре, оешмалар һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре катнашты.
Үзенең докладында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов билгеләп узганча, энергетика комплексы буенча тулаем алганда, модернизацияләү һәм яңа куәтләрне гамәлгә кертү 2017 ел йомгаклары буенча электр энергиясе эшләп чыгаруга ягулыкның чагыштырма сарыф күләмен 11,3%ка киметү мөмкинлеген биргән. Моннан тыш, Альберт Кәримов сүзләренә караганда, башкарылган эш аркасында, челтәрләрдә электр энергиясен югалтулар өлеше узган ел белән чагыштырганда 4,4%ка кимегән һәм 6,8% тәшкил иткән.
2017 ел йомгаклары буенча сәнәгатьтә энергиясыешлык индикаторы 2016 елга карата 9,8%ка киметелгән. Сәнәгатьнең төп тармаклары кисемендә барлык тармакларда да продукциянең энергиясыешлык индикаторы кимү күзәтелә.
Сәнәгать өлкәсендә санлаштыру технологияләрен үстерүгә килгәндә, Альберт Кәримов билгеләгәнчә, Татарстанда, асылда энергетика комплексында, шулай ук зур эш алып барыла. “Әйтик, мисал өчен, республиканың “Челтәр компаниясе” тарафыннан SmartGrid “акыллы челтәр” технологияләрен кертү проекты тормышка ашырыла”, – дип тә өстәде Альберт Кәримов.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклап узганча, энергияне сакчыл куллану мәсьәләләре бүген аеруча зур игътибар таләп итә. Ул Россиядә алга киткән илләр белән чагыштырганда энергия куллану дәрәҗәсенең 2-3 мәртәбә күбрәк булуын билгеләде. Татарстанга килгәндә исә, узган ел йомгакларына караганда тулай төбәк продуктының бәяләрдә чагыштыргандагы энергиясыешлыгы нибары 0,5%ка гына кимегән.
Татарстан Республикасы Президенты билгеләгәнчә, республикада җылылыкны һәм электр энергиясен катнаш эшләп чыгаруны оештыру буенча мисаллар бар. Әйтик, быел Алабугада электр куәте 20 МВт һәм җылылык куәте 28 Гкал/сәг тәшкил иткән яңа җылылык-электр станциясе сафка бастырылачак. Әлеге ҖЭС төп өстенлеге – җылылык энергиясе җитештерүнең үзкыйммәтен киметү мөмкинлеге. Шул рәвешле, җылылыкка булган тариф үсешен тоткарлау, шулай ук Алабугада электр белән тәэмин итүдә нәтиҗәлелек һәм ышанычлылык дәрәҗәсен арттыру күздә тотыла.
Татарстан Республикасы Президенты бүгенге көндә Зәй ГРЭСын модернизацияләүнең әһәмиятле проект булуын билгеләде. “Без әлеге ГРЭСны модернизацияләү эшенә керешергә тиеш. Нигездә, республика, кирәгеннән артык энергетика куәтләренә ия була торып, бүген үзенең конкурентлы булмавы аркасында электр энергиясен читтән сатып ала. Биредә карар кабул итәргә кирәк”, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Исегезгә төшерик, 14 март көнне, эш программасы кысаларында, альтернатив энергетиканы, газ-мотор ягулыгы базарын үстерү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр узачак һәм энергетика нәтиҗәлелегенең санлаштыру технологияләре буенча эксперт секциясе, шулай ук “Татэнерго” АҖ һәм “Челтәр компаниясе” ААҖ кебек алдынгы энергетика предприятиеләре белән конференцияләр оештырылачак.
15 март көнне Казан дәүләт энергетика университеты территориясендә Яшьләр көне узачак, ул күләмле эш программасы белән үрелеп барачак. Көн тәртибендә интеллектуаль викторина уздырылачак. Беренче мәртәбә энергетика тармагындагы яшьләр советы утырышы булачак, анда энергетика бергәлегенең актив вәкилләре катнашачак. Шулай ук студентлар “галстуксыз очрашу” барышында хакимиятнең энергетика мәсьләләләрен күзәтеп торучы органнары җитәкчеләре, шулай ук алдынгы энергетика компанияләре вәкилләре белән аралаша алачак.
Теләге булган һәркемне Күргәзмәне карарга һәм Симпозиумның эш программасында катнашырга чакырабыз.