2019 елда КМПОда газ-турбина энергоҗайланмасын төзү планлаштырыла

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

14 март көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан мотор төзү-җитештерү берләшмәсенә эшлекле визит ясады. Сәфәре барышында ул предприятиедәге агымдагы эшчәнлек белән танышты, шулай ук завод коллективы белән очрашты. Предприятиене карауда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов та катнашты.

ТР Президенты эш цехларының берсен карады, чыгарыла торган продукция үрнәкләре белән танышты. "КМПО" АҖ генераль директоры Дамир Кәримуллин Рөстәм Миңнехановка заказлар санын арттыру һәм заводта тормышка ашырылачак яңа проектлар буенча планнар турында сөйләде. Әйтик, предприятиенең энергия-нәтиҗәлелеген тәэмин итү эше кысаларында КМПО территориясендә газ-турбина энергия җайланмасын төзү планлаштырыла. Аны 2019 елда эксплуатациягә кертү күздә тотыла. Әлеге проектны тормышка ашыру энергиясаклагычларга булган чыгымнарны киметеп, төрле тармакларда куллану өчен үзебездәге энергия чыганаклары проектларын "под ключ" тормышка ашыру принципларын эшләү мөмкинлеген бирәчәк.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук мотор төзүчеләр белән аралашты, яңа эшләнмәләрнең эш тармагын диверсификацияләүгә яңа мөмкинлекләр бирәчәк, предприятиенең перспективаларын арттырачак, дип билгеләде. "Шуңа күрә дә заводның заказлары булу һәм аның үсеш алуы бик мөһим, – диде ТР Президенты. – Ил өчен хәзерге вакытта үзенең сәнәгатен җәелдерү бик мөһим".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International