Хөрмәтле машина төзелеше тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән профессиональ бәйрәм – Машина төзүче көне белән иң җылы котлау сүзләрен кабул итегез!
Машина төзелеше дөнья икътисадында әһәмиятле өлеш били, илнең үсеш дәрәҗәсенең сыйфатлы күрсәткече, стратегик куркынычсызлыкның һәм тотрыклылыкның төп элементы булып тора. Тармакта иң яңа эшләнешләр, фәнсыешлы технологияләр беренчеләрдән булып барлыкка килә һәм гамәлгә кертелә, интеллектуаль потенциал үсеш ала.
Бүген Татарстан Республикасының машина төзү комплексында 3000 артык предприятие бар, аларның 150се – зур предприятиеләр, тармакта барлыгы 120 меңнән артык кеше эшли.
Һәр хезмәткәрнең республикада машина төзү өлкәсен үстерүгә керткән өлешен билгеләп үтәргә кирәк, бу эшчеләрнең профессионаллыгы һәм һөнәренә булган мәхәббәте тармакта уңыш нигезе булып тора, продукция сыйфатын арттыруга һәм дөнья базарында безнең компанияләрнең абруен үстерүгә ярдәм итә. Хезмәткә намуслы караучы һәм газиз предприятиесенә тугрылык өлгесе булган ветераннар турында истә тоту мөһим.
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, һөнәри сөенечләр һәм Татарстан файдасына яңа уңышлар телим!
ТР Премьер-министры урынбасары – Министр Альберт Кәримов