ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Быел "Россия энергетика атналыгы" (РЭА) Халыкара форумының (2018 елның 3-6 октябре) төп темасы "Үзгәрүчән дөнья өчен тотрыклы энергетика"булды. Пленар сессияне Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин ачты.

"Бу юлы Россия энергетика атналыгына белгечләр һәм энергетика белән кызыксынучы барлык кешеләрнең рекордлы саны - тугыз мең ярымга якын кеше килде. Алар ачык, ышанычлы шартларда глобаль энергетика көн тәртибе темалары турында фикер алышырга җыелды. Билгеле булганча, Россия - дөнья энергетика базарының иң эре уенчыларының берсе. Без нефть һәм газ чыгару буенча алдынгы позицияләрне билибез, электр энергиясе җитештерү һәм күмер табу күләмнәре буенча лидерлар сафына керәбез. Көндәшлекле өстенлегебезне нәтиҗәле гамәлгә ашыру һәм башка илләр белән берлектә уртак энергетика киңлеген һәм уртак энергетика киләчәген булдыру өчен, безгә глобаль энергетика тенденцияләрен тою гаять мөһим", - дип билгеләп үтте Владимир Путин.

Форум Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы, Мәскәү Хөкүмәте һәм Росконгресс фонды теләктәшлегендә узды.

"ТЭК дөнья лидерларының берсе буларак, Россия глобаль энергетика көн тәртибен формалаштыруга җитди өлеш кертә. Мин энергетика ведомстволары һәм компанияләре җитәкчеләренең, шулай ук төрле илләрдән килгән экспертларның энергетика үсеше мәсьәләләрен карау өчен Мәскәү һәм РЭАны  сайлавына бик шат”, - дип белдерде Александр Новак.

РЭА-2018 эш программасы

Форумның эш программасы нигезендә төп ике блок булды:

Беренчесе - "Глобаль энергетиканың көн тәртибе" - үзгәрүчән дөньяда энергетика үсеше аспектларына кагылды - АТР илләрендә һәм Африкада ягулыкның экологик чиста төрләреннән файдалану мөмкинлеге проблемаларыннан алып Арктикада энергетиканы үстерү һәм яңа технологияләрне куллануга кадәр. Катнашучылар глобаль энергетика базары, дөнья электр энергетикасы каршында торган таләпләр, энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту өлкәсендә яңа эшкәртмәләр, энергиянең яңартыла торган чыганаклары һәм атом энергетикасы перспективалары хакында фикер алышты. РЭА кысаларында ОПЕКның яңа хисабы тәкъдим ителде - World Oil Outlook (WOO) 2018. Хисап 2040 елга кадәр озак вакытлы перспективада дөнья нефть базарына йогынты ясаучы төрле факторларның җентекле анализыннан гыйбарәт.

Икенче блок - "Россия ТЭК үсеше планнары". Трекның көн тәртибе, аерым алганда, тармак сессияләре чараларында, илнең бүгенге ягулык-энергетика комплексының күмер, нефть, газ, нефть химиясе, электр энергетикасы тармакларындагы казанышларны һәм проблемаларны киң яктыртты.

Моннан тыш, Форумның эш программасы кысаларында Россия Федерациясе төбәкләренең җылылык белән тәэмин итү системалары нәтиҗәлелеге рейтингын тәкъдим итү, "Энергияне сак тоту потенциалын гамәлгә ашыру - "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проектының уңыш шарты" Бөтенроссия киңәшмәсе, "Транспортта альтернатив энергия: бүгенгесе һәм киләчәге" түгәрәк өстәле, "Россиядә яңартыла торган энергетика - агымдагы торышы һәм перспективалары" лекциясе узды. "Россия энергетика атналыгында куелган мәсьәләләрнең тематикасы Россия төбәкләре өчен генә түгел, чит дәүләтләр өчен дә актуаль, Форумга килгән күп санлы делегацияләр - моның дәлиле. Энергия - ул тормыш нигезе, социаль тотрыклылык һәм кешеләр иминлеге чыганагы. Нәкъ менә шуның өчен Форум үзенә күрә уникаль санала, чөнки анда тормышыбызның икътисадый, экологик, мәгариф һәм фәнни аспектларына, шул исәптән аның энергетик иминлегенә тигез дәрәҗәдә игътибар бирелә", - дип билгеләп үтте Россия Федерациясе Президенты киңәшчесе, Оештыру комитеты рәисе урынбасары - җаваплы сәркатиб Антон Кобяков.

Форумның төп программасы төрле форматтагы 67 чарадан гыйбарәт иде, әйтик, пленар утырыш, панельле сессияләр, түгәрәк өстәлләр, лекцияләр, тармак белгечләренең очрашулары һ.б.лар. Форумның эш программасында 471 спикер катнашты.

"Россия энергетика атналыгы Россиянең энергетика тармагы белгечләренә актуаль мәсьәләләр буенча үз карашларын белдерергә, тармак үсеше турында бәхәсләрдә катнашырга, шулай ук әйдәп баручы дөнья экспертларының фикерен ишетергә уникаль мөмкинлек бирде", - дип хәбәр итте Форум эше барышында Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары, Оештыру комитеты рәисе урынбасары Антон Инюцын. Форумда 20 чит ил министры, шул исәптән, Әзербайҗан Республикасы энергетика министры Парвиз Шахбазов, Алжир Республикасы сәнәгать һәм тау казылмаларын чыгару министры Юсеф Юсфи, Бангладеш Республикасы фән һәм технологияләр министры Осман Ясеф, Венгрия Республикасы тышкы эшләр һәм сәүдә министры Петер Сийярто, Катар дәүләте энергетика һәм сәнәгать министры Мөхәммәд Салех Әл-Садә, Согуд Гарәбстаны Корольлеге энергетика, сәнәгать һәм минераль ресурслар министры Халид Әл Фалих, Сербия Республикасы тау казылмаларын чыгару сәнәгате һәм энергетика министры Александра Антич, Сьерра-Леоне Республикасы энергетика министры Альхаджи Канжа Сисей, Экваториаль Гвинея Республикасы тау-руда сәнәгате һәм углеводородлар министры Габриэль Нгуема Лима, Көньяк Судан Республикасы нефть сәнәгате министры Иезекииль Лол Гаткуот һәм башкалар чыгыш ясады.

РЭА кысаларында газ экспортлаучы илләр Форумының күчмә панель сессиясе узды, массакүләм мәгълүмат чаралары, ТЭК компанияләре һәм төбәк хакимиятләренең матбугат хезмәтләре арасында "МедиаТЭК" дүртенче Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре чыгарылды һәм җиңүчеләре бүләкләнде, энергия нәтиҗәлелеге һәм шәһәрләрнең тотрыклы үсеше буенча Халыкара мэрлар саммиты, "Глобаль энергия" премиясен тапшыру тантанасы үтте. РЭА-2018 Яшьләр көнендә "Энергопрорыв" интеллектуаль энергетика өлкәсендә алгарышлы проектлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү, CASE-IN Халыкара инженерлар чемпионаты, "Яшьләр инициативалары энергиясе" бәйгесендә җиңүчеләрне рәсми бүләкләү һәм иң яхшы флешмобка #ВместеЯрче конкурсы финалы булды.

Тармак күргәзмәсенең 12 экспоненты үз стендларында ТЭК өлкәсендәге алдынгы эшкәртмәләрне һәм казанышларны тәкъдим итте. Алар арасында - «Газпром», «Россети», «Новатэк», «Росатом», «Фортум», «РусГидро», «Транснефть», «СИБУР», «Роснефть» компанияләре, шулай ук Мәскәү Хөкүмәте, Татарстан Республикасы һәм «Глобаль энергия» премиясе.

РЭАның йомгаклау көнендә, 6 октябрьдә, #ВместеЯрче Яшьләр көне үтте, анда тармакның яшь белгечләре, студентлар һәм мәктәп укучылары катнашты. Яшьләр көненең төп вакыйгасы Россия Федерациясе энергетика министры Александр Новак һәм  Россия Федерациясе фән һәм югары белем министры Михаил Котюков белән галстуксыз очрашу булды.

Килешүләр

Форум вакытында 10 килешү имзаланды, шул исәптән  Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Казахстан Республикасы Хөкүмәте арасында  Казахстан Республикасына нефть һәм нефть продуктларын җибәрү өлкәсендә сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек турында килешүнең Хөкүмәтара беркетмәсенә кул куелды.

Имзаланган документлардан аеруча әһәмиятлеләре:

  • "Түбән Кама Нефтехим" ГАҖ белән Deutsche Bank AG арасында  «Ойлер Гермес» (Euler Hermes) иминият полисы яклавында 2033 ел ахырына кадәр вакытка 240 млн евро күләмендә суммага яңа электр станциясе төзү турында озак вакытлы кредит килешүе;
  • Тамбов өлкәсе хакимияте һәм "СФЕРРУМ" ҖЧҖ арасында урам яктыртуны модернизацияләү буенча хезмәттәшлек турында килешү. Инвестицияләрнең күләме 50 миллион сумга якын тәшкил итәчәк.
  • «НОВАТЭК» ГАҖ һәм «Сименс АГ» арасында стратегик партнерлык һәм хезмәттәшлек турында килешү;
  • Себер Төбәкара бүлүче челтәр компаниясе, "Хевел" ҖЧҖ һәм  SAFT арасында Алтай Республикасында кояш электр станцияләрендә энергия саклау системаларын урнаштыру буенча пилот проектын гамәлгә ашыру турында килешү;
  • «ТАИФ» ААҖ һәм  «Сименс» ҖЧҖ арасында хезмәттәшлекне киңәйтү турында килешү,
  • Росконгресс Фонды һәм KAZENERGY Казахстан нефть-газ һәм энергетика комплексы оешмалары ассоциациясе арасында хезмәттәшлек турында килешү;
  • Чукотка автономияле округы хөкүмәте белән "РАСУ" АҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү;
  •  «СПбМТСБ» АҖ һәм S&P Global Platts арасында үзара аңлашу турында меморандум;
  • «Россети» ГАҖ белән «Сбербанк» ГАҖ арасында стратегик хезмәттәшлек турында килешү;

 

"Россия энергетика атналыгы-2018" Форумы мәгълүмат үзәге


8
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Узган атнада Санкт-Петербургта VIII Халыкара газ форумы булып узды. Татарстан Республикасыннан ТР Министрлар Кабинеты, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре, "КАМАЗ" ГАҖ һәм "РариТЭК Холдинг" АҖ хезмәткәрләре катнашты.

Гадәткә әйләнгәнчә, газ форумында җитештерүчеләр газ комплексы өчен яңа техника, продукция һәм җиһаз күрсәтергә тырыша. Әйтик, "РариТЭК" сыеклатылган табигый газда эшли торган беренче экологияле һәм экономияле Lotos-105 автобусын күрсәтте – 10,5 метр озынлыгында зур класслы тәбәнәк идәнле газ автобуслары линейкасында беренче модель. Форум кысаларында Lotos-105 автобуслары белән тәэмин итү турында Казакъстаннан партнерлар белән "РариТЭК" ДК арасында дилер килешүләре имзаланды. 2019 елда беренче 150 машинаны китертү планлаштырыла.

Форумның эш программасы эчтәлекле иде. Форум кысаларында "Газ-мотор ягулыгы. ТЧ куркынычсыз эксплуатацияләү" халыкара техник семинары кебек чаралар узды. "Газ-мотор ягулыгы" Россия-Корея техник семинары булды, биредә лидер компанияләрнең вәкилләре тәҗрибә уртаклашты һәм газ ягулыгы һәм сыеклатылган газ өлкәсендә соңгы эшләнешләрен күрсәтте. "Газ-мотор ягулыгы базарына теләктәшлек чаралары" газ-мотор ассоциацияләренең халыкара конференциясе булды, аны "Газпром" ГАҖ директорлар советы рәисе, Газ илләре-эскпертлары форумы белән хезмәттәшлек итү буенча РФ Президентының махсус вәкиле Виктор Зубков ачып җибәрде, "Татарстан Республикасы транспорт чараларын газ-мотор ягулыгына күчерү буенча чаралар комплексы" темасына доклад белән "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы энергия саклау технологияләре үзәге" ДАУ директоры Евгений Мартынов чыгыш ясады. Шулай ук "Социаль әһәмиятле кулланучылар категорияләрен газ белән тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре" темасына да семинар-киңәшмә узды, анда "Газпром межрегионгаз" АҖ җитәкчелеге, шулай ук газ сату буенча кулланучыларның социаль категорияләре белән эшләү өчен җаваплы региональ җитәкчеләр катнашты.

4 октябрьдә Санкт-Петербургта VIII Халыкара газ форумы кысаларында "Газны моторларга - 2018" табигый газ техникасының халыкара авточабышына финиш ясалды. 2018 елда авточабыш дөньяда иң озыны булды һәм Гиннесның рекордлар китабына керү өчен дәгъва белдерә.

Машина төзүче көне уңаеннан бүген Казаннан Татарстанда җитештерелә һәм җыела торган техника буенча авточабыш старт алды. Сәламләү сүзе белән ТР сәнәгать министры урынбасары Алексей Савельчев чыгыш ясады. Автоколонна составында "КАМАЗ" ГАҖ, "Форд Соллерс" УП, "РариТЭК" ҖЧҖ, "ТПК МТЗ-Татарстан" ҖЧҖ һәм "Ремдизель" АҖ җитештерелә торган техника күрсәтелде. Экспозициягә шәһәр мәктәпләреннән, техникумнардан һәм югары уку йортларыннан үзенең һөнәри киләчәген машина төзү тармагына бәйләргә планлаштырган өлкән сыйныфларда укучылар чакырылган.

Авточабыш маршруты махсус рәвештә биш шәһәрне – республиканың иң зур предприятиеләре эшли торган, Татарстанның машина төзү флагманнарын карарлык итеп төзелгән. Старт Казанда бирелде, алга таба Яшел Үзән юлы буйлап, 10 октябрь – Әлмәт, 11 октябрь – Түбән Кама һәм авточабыш 12 октябрьдә Россиянең йөк транспорты башкаласы – Яр Чаллыда узачак. Билгеләп узарга кирәк, автоколонналар килгән көнне югарыда саналган шәһәрләрнең һәрберсендә авточабышта катнашучы техника теләге булганнарга күрсәтү өчен чыгарып куелачак. Шул рәвешле республикада яшәүчеләр машина төзү предприятиесендәге продукция белән якыннанрак таныша алачак.

5 һәм 6 октябрьләрдә Яр Чаллы шәһәренең "КАМАЗ" мәдәният сараенда Эшләүче яшьләрнең республика буенча ел саен уздырыла торган "Наше время – Безнең заман" ачык телевизион иҗат фестиваленең беренче сайлап алу туры булды. Зоналар буйлап көрәштә Татарстан Республикасының 10 муниципаль районыннан – Актаныштан, Әгерҗедән, Минзәләдән, Мөслимнән, Тукайдан, Алабугадан, Менделеевскидан, Мамадыштан, Кукмарадан һәм Яр Чаллы шәһәреннән 40 оешма һәм предприятие катнашты. Конкурсантлар "Музыкаль юнәлеш", "Бию юнәлеше", "Шөһрәт минуты" номинацияләрендә үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтте. Исегезгә төшерик, командалар составына предприятиеләрдән 18дән 35 яшькәчә булган, конкурс программасы төрләрендәге шөгыльләр аларның һөнәри эшчәнлеге булып тормаган хезмәткәрләр сайлап алына. Нигезләмәгә кертелгән яңалыклар нигезендә, әлеге сезоннан башлап фестивальдә аерым башкаручылар, аерым иҗат коллективлары, шулай ук бары тик бер генә оешманы белдерүче командалар катнаша ала. Ләкин, шәһәрләрнең һәм районнарның җыелма командалары, мәдәният тармагы хезмәткәрле фестивальдә катнашуга кертелми. Сайлап алу турында катнашучылар өчен Яр Чаллыда эстарада вокалы, заманча хореография, театр кую буенча әйдәп баручы белгечләрдән түләүсез мастер-класслар уздырылды.

Гомумкоманда зачетында түбәндәге предприятиеләрнең иҗат коллективлары билгеләп үтелде:

"Дебют өчен" махсус приз – "РТЮ" ААҖ Әгерҗе тимер юл станциясе;

конкурста 3 нче урын – "Л.Я.Карпов ис. химия заводы" АҖ, Менделеевск ш. һәм фестивальнең суперфиналына жюридан махсус чакыру;

конкурста 3 нче урын – "Челтәр компаниясе" ААҖ Алабуга электр челтәрләре һәм фестивальнең суперфиналына жюридан махсус чакыру;

конкурста 2 нче урын – "КАМАЗ" ГАҖ (Пресслау-рам заводы" һәм фестивальнең суперфиналына жюридан махсус чакыру;

конкурста 1 нче урын – "Аммоний" АҖ, Менделеевск ш. һәм фестивальнең суперфиналына жюридан махсус чакыру.

VI фестивальнең киләсе зона этаплары 2018 елның 19 октябреннән 3 ноябренә кадәр түбәндәге шәһәрләрдә узачак: 1. Зәй: 19-20.10.2018, "Энергетик" МЙ; 2. Казан: 26-27.10.2018, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясенең (Универсиада авылы) концертлар залы; 3. Түбән Кама: 2-3.11.2018, "Мәдәни инициативалар үзәге" МАУ.  Финал 2018 елның 13-14 ноябрендә Казанда булачак. Гала-концерт 2018 елның 16 ноябрендә "Пирамида" күңел ачу комплексында узачак. Фестиваль турында тулырак:http://bzzm.ru/


5
октябрь, 2018 ел
җомга

5 октябрьдә Алабуганың Ford Sollers заводы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен – Машина төзүче көнен билгеләп узды. Бәйрәм чарасында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев, Ford Sollers УП Президенты Әдил Ширинов, ТР икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев, Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Хәйруллин катнашты.

Сәламләү чыгышында Илдар Мингалиев болай дип билгеләде: "Бүген республика территориясендә компания тулы цикл буенча биш Форд автомобиле моделен җитештерә. Без компания продукциясен яхшы беләбез, шул исәптән махсус билгеләнештәге автомобильләр, алар Татарстанда да, тулаем алганда Россиядә дә шактый сорала. Шунысы сөендерә, хәзерге шартларда автомобиль базарында "Форд Соллерс" компаниясе үз автомобильләренең продуктлар линейкасын үстерү стратегиясен уңышлы тормышка ашыра".

Машина төзү көнен бәйрәм итү кысаларында, гадәткә кергәнчә, иң яхшы хезмәткәрләр Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының, Алабуга муниципаль районы башлыгының, уртак Ford Sollers предприятиесе һәм Алабуга заводы җитәкчелегенең мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Бүген #РЭН 2018 уңаеннан Татарстан Республикасының бердәм күргәзмә экспозициясендә РФ энергетика министры Александр Новак, РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, "Россети" ГАҖ генераль директоры Павел Ливинский, РФ төзелеш һәм ТКХ министры Владимир Якушев булды. Төбәкне ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов презентацияләде 

Стенд Халыкара Форумында бердәм концептуаль экспозицияне белдерә, дүрт тематик бүлектән тора:  

- энергетика комплексы

- энергетика нәтиҗәлелеге

- нефть табу, эшкәртү, химия сәнәгате

- газ инфраструктурасы.

Стендта "Татэнерго" АҖ, "Челтәр компаниясе" ААҖ, "Татнефть" ГАҖ, "ТАИФ" ДК кебек республиканың иң зур предприятиеләре буенча презентация мәгълүматлары, тармакның хәзерге һәм төп күрсәткечләре, шулай ук төбәктәге сәнәгать һәм энергия нәтиҗәлелеге турында кызыклы һәм уникаль фактлар, предприятиеләрнең демонстрацион макетлары, чыгарыла торган продукциянең уникаль үрнәкләре, фәнни эшләнешләр җиткерелә.

Эш программасы кысаларында 5 октябрьдә ТР Сәнәгать министрлыгы вәкилләре, ТЭК предприятиеләре җитәкчеләре түбәндәге чараларда катнашты:

  • "2018-2019 елларның көзге-кышкы чорына электр энергетикасы субъектларын әзерләү барышы турында" россиякүләм киңәшмә;
  • Энергиядән сакчыл файдалануны популярлаштыру һәм ЯЭК мәгълүмати ачыклыгы буенча россиякүләм киңәшмә.

Россия энергетика атнасының соңгы көнендә Форумның яшьләр көне узачак, анда Казан дәүләт энергетика университеты укытучылары һәм студентлары катнашачак.

 #ВместеЯрче РЭН 2018 яшьләр көне – энергетика нәтиҗәлелеге һәм энергетиканы үстерү өлкәсендәге иң әһәмиятле яшьләр вакыйгасы, биредә бер үк вакытта тармак оешмалары вәкилләре һәм әйдәп баручы экспертлар белән диалог, шулай ук төп тармак чараларына яшьләрнең көн тәртибен формалаштыру өчен ЯЭК һәм МСК яшь вәкилләре җыелачак.


4
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 24-25 октябрендә Федераль таможня хезмәте ярдәмендә беренче мәртәбә Халыкара таможня форумы – 1999 елдан башлап ел саен уздырыла торган "Таможня хезмәте" махсуслаштырылган күргәзмәсенең яңа форматы булачак. Форум Мәскәүдә Халыкара сәүдә үзәгендә узачак.

Форумның төп миссиясе – тышкы икътисадны үстерү максатларында тәҗрибә уртаклашу, дәүләт һәм эшлекле бергәлек арасында үзара хезмәттәшлек буенча нәтиҗәле платформа төзү. Форумның аерылып торган ягы булып эчтәлекле эш программасы булачак (сессияләр, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар һәм презентацияләр), аларда тышкы икътисад эшчәнлеген үстерү, таможняда администрацияләүне камилләштерү, экспортка ярдәм һ.б. буенча актуаль проблемалар турында фикер алышыначак. Моннан тыш, форумда мул интерактив-экспозиция өлеше һәм күргәзмә стендлары да булачак, аларда Россия ФТХ, финанс һәм логистика структураларының хәзерге мөмкинлекләре күрсәтеләчәк.

Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәтенең беренче затларының, федераль министрлыклардан һәм ведомстволардан, чит илләрнең таможня дәүләтләреннән, халыкара оешмалардан (Бөтендөнья сәүдә оешмасы, Бөтендөнья таможня оешмасы, Бөтендөнья банкы, Евразия икътисад комиссиясе), иҗтимагый оешмалардан (Россиянең Сәүдә-сәнәгать палатасы, Россия сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге, "ОПОРА РОССИИ" кече һәм урта эшкуарлыкның гомумроссия иҗтимагый оешмасы, "Деловая Россия" гомумроссия иҗтимагый оешмасы), тышкы икътисад эшчәнлеге юнәлешендәге берләшмәләрдән һәм ассоциацияләрдән, Россиянең һәм чит илләрнең зур компанияләреннән җитәкчеләрнең катнашуы планлаштырыла.

Халыкара таможня форумында катнашырга чакырабыз!

Элемтә өчен:

Россия ФТХ – Генералова Варвара Владимировна (8(499) 449-76-34, 8(903)160-30-66, GeneralovaVV@ca.customs.ru)

Тулырак мәгълүматлар: www.expocustoms.ru


3
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Россия энергетика атнасы 2018 беренче көне тәмамланды. Көн бик вакыйгалы булды. Татарстан делегатлары өчен эш программасы эшлекле очрашулардан һәм ябык сөйләшүләрдән башланып китте. Алга таба ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов нефть-газ химиясе буенча панель дискуссиясендә катнашты, "нефть-химия комплексы – ул республиканың үсеш ноктасы, яңа инвестиция программаларын гамәлгә ашыру буенча Татарстанның инфраструктура ярдәменә мохтаҗ булган планнары, алар РФ Финанс министрлыгы тарафыннан теләктәшлек табар, дип өметләнәм" дип билгеләде.

Алга таба ике Килешүгә кул куелды. Беренчеләрдән булып ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм башка рәсми затлар катнашында "Нижнекамскнефтехим" өчен ПГУ-ҖЭҮ төзелеше" буенча "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ һәм Deutche Bank AG арасында шартнамә имзаланды.

Хезмәттәшлек турында икенче Килешү ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Siemens AGИдарәсе Рәисе Джо Кэзера,  ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башка затлар катнашында "ТАИФ" ААҖ һәм "Сименс" ҖЧҖ арасында төзелде. Яңа документ якларның стратегик хезмәттәшлеге турында килешүгә өстәмә һәм аның дәвамы булып тора, ул сатып алулар өлкәсендәге үзара хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеген бирәчәк.

Дүшәмбе көнне 14 нче санлы Түбән Кама лицеенда Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара булды.

Ветераннар һәм тел хезмәтчәннәре өчен "Тормыш һәм зирәклек бәйрәме" исемле концерт программасы әзерләнгән иде. Сәламләү сүзләре белән ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев чыгыш ясады, катнашкан барлык ветераннарга ныклы сәламәтлек, якыннары һәм туганнары ягыннан игътибарлылык һәм кайгыртучанлык булуын теләде, яшь буынга эш тәҗрибәсен һәм остазлык үрнәкләрен тапшыру әһәмияте турында ассызыклады.

Тантаналы чарада район хакимияте вәкилләре, лицейның укытучылар составы, "Лидер" яшьләр оешмасы активистлары катнашты. Яшь армеецлардан мактаулы караул, ретро-аккомпонент ярдәме, болдырдан актлар залына кадәр озата бару – боларның барысы да чарага тантаналылык һәм җылылык төсмерләрен өстәде. Елмайган йөзләр һәм котлау-сәламләү сүзләре кәефне күтәрде һәм бәйрәмне тагын да хатирәлерәк итте.

Лицейның беренче катындагы фойеда "Көз бүләкләре" дигән кул эшләнмәләре күргәзмәсе урнаштырылган иде, ул беркемне дә битараф калдырмады. Икенче катны ветераннарның, тыл хезмәтчәннәренең һәм сугыш чоры балаларының төрле яшьтәге сурәтләреннән фотогалерея бизәде.


2
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген "Россия энергетика атнасы - 2018" халыкара форумына дөньядагы иң зур энергетика компанияләренең экспозицияләрен һәм төбәкнең күргәзмә инсталляцияләрен әзерләү эше тәмамлана, чара Мәскәүдә 2018 елның 3 октябреннән 6сына кадәр узачак.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин  "Россия энергетика атнасы - 2018" халыкара форумында 3 октябрьдәге пленар утырышта катнашуын раслады. Пленар утырышның темасы – "Үзгәрүчән дөнья өчен тотрыклы энергетика".

Татарстаннан Хөкүмәт делегациясен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләячәк, аның составында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР ИҮС җитәкчесе Талия Миңнуллина, республиканың ягулык-энергетика комплексындагы иң зур предприятиеләрнең генераль директорлары, экспертлары һәм белгечләре катнашачак.

Халыкара форум кысаларында төбәк өчен әһәмиятле тармак Килешүләрен имзалау, республикадагы беренче затларның пленар сессияләрдә һәм иң югары дәрәҗәдә тармакның рәсми һәм эшлекле даирәләре, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән очрашуларда катнашуы көтелә.

Россия энергетика атнасы-2018 максаты булып Россия ягулык-энергетика комплексы перспективаларын күрсәтү һәм энергетика өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек потенциалын тормышка ашыру тора.  Форум икътисадның энергетика секторы юлыга торган төп чакырулар турында фикер алышу мәйданчыгына әвереләчәк.

Форум турында тулырак: https://rusenergyweek.com/


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International