Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды. Иҗтимагый совет составына "Спорткультавтотовары" АҖ генераль директоры Мөнир Гафиятуллин, Татарстан Республикасы Икътисад җәмгыяте вице-президенты Рауза Шаһиева, "В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация заводы" ЮҺББ ХМУ "Икътисад теориясе" кафедрасы доценты, икътисад фәннәре кандидаты Вячеслав Зубаков, "Идел буе сыйфат үзәге" КП директоры Андрей Яшин, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының ветераннар советы рәисе урынбасары Илгиз Хәйруллин, Татарстан Республикасы Икмәк җитештерүчеләр берлегенең идарә рәисе Илдар Никифоров, "Деловая Россия" җәмгыятенең сәнәгать һәм энергетика буенча комитеты рәисе Артем Кузнецов, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының юридик бүлек башлыгы Лилия Хәбибуллина һәм профильле бүлекләрдән башка хезмәткәрләр керде.
Иҗтимагый советта катнашучылар ике мәсьәлә турында фикер алышты.
Беренчедән, республиканың кулланучылар базарындагы вәзгыять буенча мәгълүмат җиткерелде. 2018 елның 8 аенда ваклап сәүдә итү әйләнеше 92,8% очракта стационар сәүдә челтәрендә (базардан тыш) эшчәнлек башкаручы сәүдә оешмалары һәм шәхси эшкуарлар хисабына формалашкан, ә ваклап сату әйләнешендә базар өлеше 7.2 процент тәшкил иткән. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында ваклап сатучы 17 мең тирәсе предприятие эшли, 30 ваклап сату базары бар. Бер мең халыкка исәпләгәндә сәүдә урыннары белән тәэмин ителеш республика буенча уртача алганда 773 кв.метр тәшкил итә (норматив буенча 603,1 кв.м. булырга тиеш). Ләкин төбәктә барыннан да җитезрәк рәвештә челтәрле сәүдә үсеш ала. 2018 елда республикадагы ваклап сатучы челтәр сәүдәсенең үсеше челтәрле сәүдә итүче зур компанияләрнең инфраструктурасы формалашуының дәвам итүе белән сыйфатлана. Бүгенге көндә республика территориясендә өч халыкара, алты федераль һәм сигез региональ ваклап сатучы челтәр компаниясе эшчәнлек башкара.
Идел буе федераль округы төбәкләре арасында кулланучылар секторында бәя арту буенча 2018 елның августында Татарстан Республикасы 14 урынның 13сендә тора. Нибары Мордовия Республикасында гына бездән дә түбәнрәк бәяләр күзәтелә.
Көн тәртибендәге икенче пунктта Татарстан Республикасы предприятиеләренә дәүләт ярдәме чаралары күрсәтелде.
2014 елның 03 гыйнварындагы РФ Хөкүмәте карарының (РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 06 апрелендәге 418 номерлы карары ред.) 2014-2019 елларда алынган кредитлар буенча процентларны түләү буенча чыгымнарны кайтару һәм (яки) гражданлык сәнәгатенең өстенлекле юнәлешләре буенча комплекслы инвестиция проектлары кысаларында 2017-2019 елларда чыгарылган облигацияләр буенча купон керемен түләү өлешендә гамәлдә булу механизмы җентекләп күрсәтелде.
Утырыш нәтиҗәсендә Иҗтимагый совет тарафыннан фикер алышынган мәсьәләләр буенча тәкъдимнәр һәм мөмкин булган өстәмәләр формалаштырылачак.