1-2 октябрьдә Казанда Интернет әйберләре технологияләре буенча Бөтендөнья цифр саммиты (IoT World Summit Russia) булачак, анда Россиядән, АКШтан, Ауропадан һәм Азиядән иң яңа цифрлы технологияләрне гамәлдә куллану өлкәсендә дөнья лидерлары очрашачак һәм IoT һәм IIoT, М2М коммуникацияләр, зур белешмәләр аналитикасы, ясалма интеллект, машина һәм тирәнтен өйрәтү, киберкуркынычсызлык һәм блокчейн өлкәсендәге алдынгы чишелешләр күрсәтеләчәк.
120 артык халыкара эксперт 4.0 индустриясе, цифрлы корпорацияләр, акыллы шәһәр һәм энергетика өчен иң алдынгы технологияләрне кертү тәҗрибәсен күрсәтәчәк. Чарада катнашучылар 125 артык гамәли кейсны караячак һәм IoT технологияләрен куллану нәтиҗәсендә предприятиеләрнең нәтиҗәлелеген арттыруның актуаль мәсьәләләре турында сөйләшәчәк.
Самиттка дөньяның 25 иленнән катнашучылар һәм делегатлар киләчәк. Иң зур халыкара һәм Россия компанияләре самитта катнашачагы турында белдергән инде.
Саммитның аерым бер бүлеге "Индустрия 4.0" багышланачак. Экспертлар җитештерү тармагына цифрлы технологияләрнең ни рәвешле табыш китерә алуы һәм 4.0 проектлары белән ничек эшли башларга кирәклеге турында сөйләячәк. Панель дискуссиядә төп спикерларның берсе Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы Сәнәгатьне үстерү фонды директоры Роман Петруца булачак. Ул җитештерү тармакларын цифрлаштыруга фонд тарафыннан күптән түгел эшләтеп җибәрелгән ташламалы кредитлар программасы турында сөйләячәк.
Малайзиянең Petronas баш инженеры Шаруль Рашид Малайзиядә, Сингапурда, Индонезиядә, Таиландта, Вьетнамда, БГӘ, Германиядә, Нидерландта, АКШ һәм Россиядә эшләтеп җибәрелгән, төрле нефть платформаларында алдан хәбәр итү һәм чыбыксыз датчиклар ярдәмендә җитештерүне автоматлаштыру системалары белән эшләү тәҗрибәсе турында уртаклашачак.
Россиядән иң зур компанияләр – Сибур, Гразпронефть, Транснефтьэнерго, КАМАЗ, Северсталь, Роснефть, Вертолеты России, Росатом – җитештерүне цифрлаштыру буенча үзләренең тәҗрибәсе турында сөйләячәк.
Чара турында тулырак итеп түбәндәге сайтта: