Бүген Альберт Кәримов Казан шәһәренең автопассажир предприятиеләренә табигый газда эшләүче автобусларны тапшыру тантанасында катнашты. Чара газ-мотор техникасының "Газны моторларга" - Кытай - Казакъстан - Россия авточабышы кысаларында узды
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан "2013-2023 елларга Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү" дәүләт программасы расланды. Әлеге программа кысаларында республикада транспорт чаралары газ-мотор ягулыгына күчерелә, газ моторында эшли торган техника сатып алына, шулай ук ягулык системасын газ белән эшләрлек итеп үзгәртеп коруга транспорт чаралары милекчеләре тоткан чыгымнарны компенсацияләү механизмы эшләнгән. Программа гамәлдә булган чорда барлыгы 4000 берәмлектән артык техника үзгәртеп корылган һәм сатып алынган.
Шунысын билгеләү әһәмиятле: республикадагы автосәнәгать вәкилләре газ-мотор техникасын эшләп чыгаруга һәм җитештерүгә зур әһәмият бирә. Бүген 15 "НЕФАЗ" автобусы һәм 15 "Lotos" автобусы эксплуатациягә тапшырылды, алар ягулык сыйфатында табигый газ куллана. Казандагы автотранспорт предприятиеләре паркларында барлыгы 104 экологик автобус өстәләчәк. Мотор ягулыгы сыйфатында табигый газ куллану ЯММ чыгымнарны киметергә һәм эксплуатацияләгәндә экологиягә чыккан зарарларны азайтырга булышачак.
"Программаны үти башлаганда Татарстанда 10 газ-метан белән тәэмин итү – автомобильләргә газ тутыру станциясе бар иде. Соңрак 9 яңа станция кертелде. Бу хәл Татарстан Республикасын Россия регионнары арасында газ белән тәэмин итү инфраструктурасы буенча алдынгы позициягә чыгарды (автомобильләргә газ тутыручы 19 станция). Без газ-мотор ягулыгына мәнфәгать артуда перспективалар күрәбез", – дип билгеләде министр.