Узган атнада "Сыйфат проблемалары академиясе" ТИО 25 нче юбилей конференциясе кысаларында Мәскәү шәһәрендә "Россиянең иң яхшы 100 товары" программасы конкурсында иң югары бүләкләрне тапшыру тантанасы булды.
Быел Татарстаннан берьюлы 3 предприятие югары призлар белән бүләкләнде.
Әйтик, А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы "Сыйфат лидеры" призына лаек булды. Предприятие Россиянең иң зур һәм стратегик әһәмиятле судно төзү предприятиеләренең берсе булып тора. Үз тарихында заводта 1500 артык диңгез һәм елга корабы һәм төрле класска караган һәм төрле билгеләнештәге суднолар төзелгән. Россия үзәгендә, Иделдә урнашуы заводка Кара, Каспий, Балтыйк, Төньяк диңгезләре бассейннарына караган теләсә кайсы төбәкләргә эчке су юллары буенча кораблар һәм суднолар җитештерү мөмкинлеген бирә.
"Челтәр компаниясе" ААҖ тарафыннан күрсәтелә торган "Көчәнеш астында эшләү методын кулланып, электр энергиясен тапшыру һәм бүлү" хезмәте "Инновация-2018" призы белән билгеләнде. Тапшырыла торган куәтенең зурлыгы буенча предприятие Россиядәге иң зур электр челтәрләре компанияләре унлыгына керә. Ул эксплуатацияләнүче һава һәм кабель линияләренең гомуми озынлыгы күрсәткече буенча, шулай ук подстанцияләр, трансформатор подстанцияләре һәм бүленеш пунктлары саны буенча алдынгы позицияләрне алып тора. Билгеләп үтәргә кирәк, компания 0.4 кВ алып 500 кВ кадәр көчәнеш дәрәҗәләрендәге электр челтәрләре хуҗалыгы объектларына ия булган Россиядәге бердәнбер территориаль челтәр компаниясе булып тора.
Ниһаять, иң татлы "Сыйфат тәме" призы "Маасдам" сыр конкурсына тәкъдим ителгән "Арча" ҖЧҖ Балтач май ясау-сөт комбинатына эләкте. Предприятие сыйфат мәсьәләләренә бик зур игътибар бирә, бу исә тәм гарантияли һәм чыгарыла торган продукциянең куркынычсыз булуын тәэмин итә. Комбинатта җитештерелә торган продукция берничә мәртәбә төрле конкурсларда һәм күргәзмәләрдә бүләкләр алды.
Чараның йомгаклау өлешендә сыйфат мәсьәләләрен алга этәрү эшенә шактый өлеш керткән кешеләр бүләкләнде. Алар исәбендә Татарстан Республикасы буенча Росстандарт СМҮ директоры Фәрит Туктаров та бар иде, аңа "Сыйфатка тугрылык өчен" медале тапшырылды.
"Республикабыз үсешендәге яңа офыклар – ул Татарстанда җитештерелгән товарлар сыйфат һәм ышанычлылык үрнәге булып саналсын өчен стимул. Мин ышанам, конкурс саен безнең җитештерүчеләр камилләшә бара, бу исә республиканың югары сыйфатлы һәм инновацияле, Россиядә генә түгел, чит илдә дә күп сорала торган продукция җитештерүче буларак позициясен ныгытырга булышачак", - дип хәбәр итте Татарстанның стандартлаштыру һәм метрология үзәге директоры Фәрит Туктаров.
Билгеләп узарга кирәк, быел Татарстан Республикасыннан "Россиянең иң яхшы 100 товары" программасының федераль этабына 84 предприятиедән 134 атамада продукция һәм хезмәт тәкъдим ителде, алардан 43се лауреат исемен алды. Продукциянең 49 төре "Ел яңалыгы" статусына лаек булды.
ТР Сәнәгать министрлыгы, республика предприятиеләре һәм оешмалары катнашында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты йөкләмәсе нигезендә Украинаның Донецк һәм Луганск өлкәләренең көньяк-көнчыгыш районнарында мохтаҗ балаларга тиздән булачак тылсымлы бәйрәм уңаеннан яңа ел бүләкләре рәвешендә гумантир ярдәм җыелды.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы яңа ел бүләкләре рәвешендә ярдәм күрсәтү гозеренә битараф калмаган барлык предприятиеләргә рәхмәт белдерә.
Ә атап әйткәндә, "Нэфис косметикс" АҖ, "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ, "Казаньоргсинтез" ГАҖ, "ICL—КПО ВС" ААҖ, "Казанский Гипронииавиапром" АҖ, "НПО ГИПО" АҖ, " А.М.Горький ис. Яшел Үзән заводы" АҖ, "ЭНИКС" АҖ, "Ремдизель" АҖ, "Казан электромеханика заводы" ҖЧҖ, "БЕТАР" ҖЧҖ, "Алабуга автомобиль заводы җитештерү берләшмәсе" АҖ, "КМПО" АҖ.
Татарстан Республикасы ГХМ, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Сәнәгать министрлыгы ярдәме белән балалар өчен 6970 яңа ел бүләге җыелды, шулардан 1857 – татлы кондитер җыелмалары, 5104 – иң беренче чиратта кирәкле шәхси гигиена чаралары (порошок, сабын, юа торган чаралар, шампунь, кер юу өчен кондиционер), 2 тартма китап, 2 тартма язу кирәк-яраклары, 5 тартма балалар эчке киеме. Гуманитар йөкнең гомуми массасы 7090 кг тәшкил итте.
Йөк Казаннан транспорт компаниясе фурасы белән Ростов-на-Донуда гуманитар колонналар формалаштыру урынына озатылачак. Аннан гумантир колонналар составында йөк Украинаның Донецк һәм Луганск өлкәләренең көньяк-көнчыгыш районнарында яшәүче мохтаҗларга җиткереләчәк.
ТР Сәнәгать министрлыгында Удмуртия Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Виктор Лашкарев белән очрашу булды. Министр урынбасары Алмаз Хөсәенов илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы тәҗрибәсе турында сөйләде.
Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында хезмәткәрләр өчен коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләре буенча күзәтү лекциясе узды.
Лекцияне Татарстан Республикасы Прокуратурасының коррупциягә каршы көрәш буенча законнар үтәлешенә күзәтчелек буенча бүлекнең өлкән прокуроры Роберт Вәлитов үткәрде.
Чарада сүз мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу, билгеләнгән чикләүләрне һәм тыюларны үтәү, вазыйфаи вәкаләтләрен үтәгәндә хезмәткәрнең шәхсән мәнфәгате турында килгән тәкъдимнәр хакында кадрлар бүлегенә хәбәр итү зарурлыгы, бүтән түләнә торган эш, вазыйфаи вәкаләтләргә бәйле рәвештә бүләк алу һәм башка аспектлар турында сүз барды.
"Коррупциягә каршы гамәлләр тәртибен үтәмәгән өчен административ белән беррәттән, җинаять җәзасы да билгеләнә алуын аңлау мөһим", - дип ассызыклады өлкән прокурор.
Тәмәке продукциясен маркировкалау буенча эксперимент озайтылачак, ә мәҗбүри маркировкалауны кертү этаплыга әйләнәчәк. Бу хакта Сәнәгый продукциянең законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча дәүләт комиссиясе утырышы барышында Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белдерде.
2020 елга тауарларны күзәтү буенча Россия системасы үз эченә тәмәке продукциясен, аяк киеме тауарларын, кайбер җиңел сәнәгать тауарларын, хушбуй, ислемай, шина һәм покрышкалар, шулай ук фотокамералар һәм фотовспышкаларны алырга тиеш. "Агымдагы елдан без тәмәке эшләнмәләрен һәм аяк киемен ирекле маркировкалауны башлап җибәрдек, дару чаралары өлешендә дә тиңдәш эксперимент дәвам итә. Әлеге пилот проектларының нәтиҗәләре җайга салуда һәм контрольдә булган җитешсезлекләрне ачыкларга мөмкинлек бирә", - дип билгеләп үтте Денис Мантуров.
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы сүзләренчә, тәмәкенең законсыз әйләнеше Россия бюджетына йогынты ясаган, ул якынча 60 млрд сумны алып җиткерми. "Башлангыч мәгълүматларга караганда, быел законсыз тәмәке продукциясе күләме арткан. Экспертлар һәм регулятор бәяләреннән чыгып, безнең бюджет акцизлар буенча 50 млрд сум һәм НДС буенча 10 млрд сум тирәсе алып җиткерми. Тәмәке эшләнмәләрен маркировкалауны кертү буенча караларны үз вакытында кабул итү - үтә дә дөрес чара", - дип ассызыклады Денис Мантуров.
Тәмәке тармагы вәкилләре бәяләренә караганда, санлы марикровкалауны сынау аның абсолют нәтиҗәлелеген күрсәткән, һәм ел ярым-ике ел вакыт узуга маркировка системасы тәмәке продукциясе әйләнешен күзәтү һәм контрольдә тоту өчен нәтиҗәле корал булачак. Әмма тәмәкене ирекле маркировкалау буенча экспериментның кыска вакыты бизнеска 2019 елның 1 мартыннан башланырга тиешле мәҗбүри маркировкалауга тиешенчә әзерләнергә мөмкинлек бирми. Денис Мантуров белдергәнчә, тәмәкене ирекле маркировкалау буенча экспериментны үткәрү вакытын озайту зарур, шулай ук мәҗбүри маркировкалау турында таләпләрнең үз көченә керүен этаплап тәэмин итәргә кирәк. "Моннан тыш, әлеге таләпләр үз көченә кергәнче әйләнешкә чыгарылган тәмәкеләрнең базарда булу вакыты мәсьәләсен эшкәртү зарур", - дип аңлатты министр.
Утырышның мөһим темаларыннан берсе 2018 елның 1 июленнән гамәлгә кертелгән алюминий тәгәрмәчләрнең импортын лицензияләү булды. Россиядә алюминий көпчәкләр җитештерү күләме арту яссылыгында эчке базарны, диск җитештерүчеләрнең генә түгел, сәнәгатьнең катнаш тармакларының үсешенә дә комачаулаучы Кытайның законсыз импортыннан яклау мәслихәт. Утырышта катнашучылар сүзләренчә, дәүләт хакимиятенең барлык дәрәҗәләрендә ярдәм ватан җитештерүчеләренең коммерция мәнфәгатьләрен намуссыз гамәлләрдән яклау өчен гаять мөһим. Россия сәнәгать һәм сәүдә министры ассызыклаганча, алюминий тәгәрмәчләр импортын лицензияләү 2019 елның 1 гыйнварыннан 30 июненә кадәр озайтылырга тиеш. "Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бик кыска вакыт эчендә Хөкүмәткә тиешле проектны кертүне тәэмин итәргә тиеш", - дип өстәде Денис Мантуров.
Моннан тыш, ул Россиядә әзер сөт продукциясен маркировкалау буенча экспериментның башлану вакытын атады. "Без якын арада Хөкүмәт тиешле карар чыгарыр, пилот режимында бу агымдагы елның ахырына кадәр дәвам итәр, дип исәп тотабыз. Агымдагы елның ахырында - киләсесенең башында проектның үз тәҗрибә эшен башлавына өметләнәбез", - дип белдерде Россия сәнәгать һәм сәүдә министры.
РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча
Россия Кластерлар һәм технопарклар ассоциациясе һәм Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт арасында ("Роспатент") имзаланган килешү кысаларында 2018 елның 13 декабрендә "Патент аналитикасы нигезендә технологик һәм бизнес консалтинг" темасына гамәли вебинар узачак.
Вебинарда патент ландшафты аналитикасы һәм сәнәгать өлкәсендә аналитика нәтиҗәләрен гамәли куллану, шулай ук интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләренә хокуклар белән идарә итү кебек мәсьәләләр каралачак.
Булачак чара турында түбәндәге мәнфәгатьле оешмаларга хәбәр итәбез: Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан технопаркларның, сәнәгый кластерларның, махсус икътисадый зоналарның идарәче компанияләренә, шулай ук рационализаторлар һәм уйлап табучыларның төбәк бүлекчәләренә һәм башка фәнне киң кулланучы югары технологияле компанияләргә.
Гамәли вебинарда катнашу түләүсез.
Вебинарның программасы һәм катнашучыларны теркәүгә сылтама Ассоциациянең рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча бастырылган: http://akitrf.ru/news/patent/.
Элемтә өчен зат: Святослав Амелин - Россия Кластерлар һәм технопарклар ассоциациясенең җәмәгатьчелек һәм дәүләт хакимияте органнары белән элемтәләр буенча юнәлеш җитәкчесе, samelin@akitrf.ru, +7-499-277-00-04, +7-999-835-07-98.
Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "Леруа Мерлен" тәэминатчысы көне узды. Чара җирле товар җитештерүчеләрнең продукцияне халыкара дәрәҗәсендәге челтәр кибетләренә сату мөмкинлекләрен киңәйтү максатында оештырылды.
Утырышны министр урынбасары Алмаз Хөсәенов уздырды. Очрашу барышында предприятиеләрнең вәкилләре - потенциаль партнерлар үз мөмкинлекләрен күрсәтте. Катнашучылар арасында полипропилен трубалар, утырту материалы һәм декоратив үсентеләр, металл сайдингы һәм цинкланган эшләнмәләр, аэрозоль буяулар һәм техник спрейлар, тыштан һәм эчке яктан яктырту өчен светодиод яктырткычлар һ.б. җитештерүчеләр бар иде. "Леруа Мерлен Восток" ҖЧҖ төбәк тәэминатчылары белән эшләү буенча компания вәкиле Равил Мостафин тәэминтачыларны сайлап алу принциплары һәм аларга белдерелә торган таләпләр турында сөйләде, шулай ук эшкуарларның сорауларына җавап бирде.
Очрашуда катнашучылар билгеләгәнчә, мондый очрашу республикадагы товар җитештерүчеләр һәм иң зур халыкара сәүдә компанияләренең берсе арасында эшлекле элемтәләрне булдырырга һәм үстерергә ярдәм итәчәк.
Бүген ТР Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгында Казан ш., Островский урамы, 4 адресы буенча Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне уза
Бүген "Сәнәгый эскпортны үстерү, экспорт программалары" темасына Сәнәгать буенча координацияләү советының ике көнлек утырышы тәмамланды. Совет утырышында ИФО буенча РФ Президентының тулы хокуклы вәкиле Игорь Комаров, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, РФ төбәкләреннән башка сәнәгать министрлары, шулай ук чит илләрдә Россиянең сәүдә вәкилләре катнашты.
Үзенең чыгышында Денис Мантуров билгеләгәнчә, Президентның май указы төгәл ориентирлар билгели: "Безнең алда максат куелды - чимал булмаган энергетикага кагылмый торган экспортны 2024 елга 2 мәртәбәгә диярлек арттырырга, 250 млрд долларга кадәр үстерергә. Әлеге планка бик амбициоз. Моңа бары тик берсен дә калдырмыйча барлык төбәкләрне бу мәсьәләне хәл итү өчен актив тоташтыру юлы белән генә ирешергә мөмкин. Хөкүмәт тарафыннан әлеге юнәлешне үстерүгә юнәлдерелгән илкүләм проект расланды. Продукцияне эшләүдә һәм аны тышкы базарларда сатуга булышу өчен чаралар линейкасы формалаштырылды".
ИФО буенча РФ Президентының тулы хокуклы вәкиле Игорь Комаров болай диде: "Соңгы вакытта округ төбәкләрендәге экспорт структурасында ягулык-энергетика товарларының өлеше акрынлап-акрынлап кимүдә уңай тенденция күзәтелә. 2015 елдан башлап ул 57%тан 50%ка кадәр кимеде. Ләкин 50% - ул әле барыбер округ өчен югары күрсәткеч, анда автомобиль төзү, нефть химиясе, судно төзү, аэрокосмик тармак һәм башка тармаклар производствосы өлкәләрендә үсеш алган сәнәгый үзәкләрнең күпчелеге урнашкан. Шуңа бәйле рәвештә төбәкләрдә Россия Сәнәгать министрлыгы ярдәме белән көндәшлеккә сәләтле һәм халыкара базарларында сорала торган продукцияне чыгаручы югары технологияле производстволар оештыру буенча предприятиеләргә актив эш алып баруны дәвам иттерергә кирәк".
Игорь Комаров Россия Сәнәгать министрлыгы карамагына тапшырылуга бәйле рәвештә сәүдә вәкиллекләренең яңа импульс алачагына өмет белдерде, бу хәл үзебезнең илдәге продукциянең товарларның һәм хезмәт күрсәтүләрнең тышкы базарларына үтеп керә алуын тизләтәчәк.
Бүген "Казан ярминкәсе" КҮ төп корпусындагы "Татарстан" тантаналар залында тукылмаган материаллар җитештерүнең төп тенденцияләренә һәм киләчәгенә багышланган түгәрәк өстәл утырышы булды. Чара Messe Frankfurt GmbH халыкара күргәзмәләр концерны, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, шулай ук "КНИТУ" ЮББ ДБМУ, "Кама Аланы" индустриаль паркы ИК" ҖЧҖ, "Данафлекс" ДК, "Татвойлок" ҖЧҖ кебек предприятиеләрнең вәкилләре катнашында диалог форматында узды. Шунысын билгеләү әһәмиятле, Татарстанда тукымачылык җитештерүенең төп өлеше тукылмаган материаллар производствосына туры килә.
Чарада "Techtextil Russia 2019" техник тукымачылык һәм тукылмаган материаллар халыкара күргәзмәсенә презентация ясалды. Очрашу барышында анда катнашучылар республика производствосындагы сәнәгый тукымачылыкны халыкара дәрәҗәсендә үстерү һәм алга этәрү мәсьәләләре, эшләп чыгару һәм инновацияләр, техник тукымачылыкны, тукылмаган материалларны һәм кием-салым тегү өчен функциональ тукыманы куллану буенча потенциаль өлкәләр турында сөйләште.