Татарстан предприятиеләре "Россиянең иң яхшы 100 товары" программасының иң югары призларын яулады

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Узган атнада "Сыйфат проблемалары академиясе" ТИО 25 нче юбилей конференциясе кысаларында Мәскәү шәһәрендә "Россиянең иң яхшы 100 товары" программасы конкурсында иң югары бүләкләрне тапшыру тантанасы булды.

Быел Татарстаннан берьюлы 3 предприятие югары призлар белән бүләкләнде.

Әйтик, А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы "Сыйфат лидеры" призына лаек булды. Предприятие Россиянең иң зур һәм стратегик әһәмиятле судно төзү предприятиеләренең берсе булып тора. Үз тарихында заводта 1500 артык диңгез һәм елга корабы һәм төрле класска караган һәм төрле билгеләнештәге суднолар төзелгән. Россия үзәгендә, Иделдә урнашуы заводка Кара, Каспий, Балтыйк, Төньяк диңгезләре бассейннарына караган теләсә кайсы төбәкләргә эчке су юллары буенча кораблар һәм суднолар җитештерү мөмкинлеген бирә.

"Челтәр компаниясе" ААҖ тарафыннан күрсәтелә торган "Көчәнеш астында эшләү методын кулланып, электр энергиясен тапшыру һәм бүлү" хезмәте "Инновация-2018" призы белән билгеләнде. Тапшырыла торган куәтенең зурлыгы буенча предприятие Россиядәге иң зур электр челтәрләре компанияләре унлыгына керә. Ул эксплуатацияләнүче һава һәм кабель линияләренең гомуми озынлыгы күрсәткече буенча, шулай ук подстанцияләр, трансформатор подстанцияләре һәм бүленеш пунктлары саны буенча алдынгы позицияләрне алып тора. Билгеләп үтәргә кирәк, компания 0.4 кВ алып 500 кВ кадәр көчәнеш дәрәҗәләрендәге электр челтәрләре хуҗалыгы объектларына ия булган Россиядәге бердәнбер территориаль челтәр компаниясе булып тора.

Ниһаять, иң татлы "Сыйфат тәме" призы "Маасдам" сыр конкурсына тәкъдим ителгән "Арча" ҖЧҖ Балтач май ясау-сөт комбинатына эләкте. Предприятие сыйфат мәсьәләләренә бик зур игътибар бирә, бу исә тәм гарантияли һәм чыгарыла торган продукциянең куркынычсыз булуын тәэмин итә. Комбинатта җитештерелә торган продукция берничә мәртәбә төрле конкурсларда һәм күргәзмәләрдә бүләкләр алды.

Чараның йомгаклау өлешендә сыйфат мәсьәләләрен алга этәрү эшенә шактый өлеш керткән кешеләр бүләкләнде. Алар исәбендә Татарстан Республикасы буенча Росстандарт СМҮ директоры Фәрит Туктаров та бар иде, аңа "Сыйфатка тугрылык өчен" медале тапшырылды.

"Республикабыз үсешендәге яңа офыклар – ул Татарстанда җитештерелгән товарлар сыйфат һәм ышанычлылык үрнәге булып саналсын өчен стимул. Мин ышанам, конкурс саен безнең җитештерүчеләр камилләшә бара, бу исә республиканың югары сыйфатлы һәм инновацияле, Россиядә генә түгел, чит илдә дә күп сорала торган продукция җитештерүче буларак позициясен ныгытырга булышачак", - дип хәбәр итте Татарстанның стандартлаштыру һәм метрология үзәге директоры Фәрит Туктаров.

Билгеләп узарга кирәк, быел Татарстан Республикасыннан "Россиянең иң яхшы 100 товары" программасының федераль этабына 84 предприятиедән 134 атамада продукция һәм хезмәт тәкъдим ителде, алардан 43се лауреат исемен алды. Продукциянең 49 төре "Ел яңалыгы" статусына лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International