Денис Мантуров сәнәгый продукциянең законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча йомгаклау утырышын үткәрде

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Тәмәке продукциясен маркировкалау буенча эксперимент озайтылачак, ә мәҗбүри маркировкалауны кертү этаплыга әйләнәчәк. Бу хакта Сәнәгый продукциянең законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча дәүләт комиссиясе утырышы барышында Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белдерде.

2020 елга тауарларны күзәтү буенча Россия системасы үз эченә тәмәке продукциясен, аяк киеме тауарларын, кайбер җиңел сәнәгать тауарларын, хушбуй, ислемай, шина һәм покрышкалар, шулай ук фотокамералар һәм фотовспышкаларны алырга тиеш. "Агымдагы елдан без тәмәке эшләнмәләрен һәм аяк киемен ирекле маркировкалауны башлап җибәрдек, дару чаралары өлешендә дә тиңдәш эксперимент дәвам итә. Әлеге пилот проектларының нәтиҗәләре җайга салуда һәм контрольдә булган җитешсезлекләрне ачыкларга мөмкинлек бирә", - дип билгеләп үтте Денис Мантуров.

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы сүзләренчә, тәмәкенең законсыз әйләнеше Россия бюджетына йогынты ясаган, ул якынча 60 млрд сумны алып җиткерми. "Башлангыч мәгълүматларга караганда, быел законсыз тәмәке продукциясе күләме арткан. Экспертлар һәм регулятор бәяләреннән чыгып, безнең бюджет акцизлар буенча 50 млрд сум һәм НДС буенча 10 млрд сум тирәсе алып җиткерми. Тәмәке эшләнмәләрен маркировкалауны кертү буенча караларны үз вакытында кабул итү - үтә дә дөрес чара", - дип ассызыклады Денис Мантуров.

Тәмәке тармагы вәкилләре бәяләренә караганда, санлы марикровкалауны сынау аның абсолют нәтиҗәлелеген күрсәткән, һәм ел ярым-ике ел вакыт узуга маркировка системасы тәмәке продукциясе әйләнешен күзәтү һәм контрольдә тоту өчен нәтиҗәле корал булачак. Әмма тәмәкене ирекле маркировкалау  буенча экспериментның кыска вакыты бизнеска 2019 елның 1 мартыннан башланырга тиешле мәҗбүри маркировкалауга тиешенчә әзерләнергә мөмкинлек бирми. Денис Мантуров белдергәнчә, тәмәкене ирекле маркировкалау  буенча экспериментны үткәрү вакытын озайту зарур, шулай ук мәҗбүри маркировкалау турында таләпләрнең үз көченә керүен этаплап тәэмин итәргә кирәк. "Моннан тыш, әлеге таләпләр үз көченә кергәнче әйләнешкә чыгарылган тәмәкеләрнең базарда булу вакыты мәсьәләсен эшкәртү зарур", - дип аңлатты министр.

Утырышның мөһим темаларыннан берсе 2018 елның 1 июленнән гамәлгә кертелгән алюминий тәгәрмәчләрнең импортын лицензияләү булды. Россиядә алюминий көпчәкләр җитештерү күләме арту яссылыгында эчке базарны, диск җитештерүчеләрнең генә түгел, сәнәгатьнең катнаш тармакларының үсешенә дә комачаулаучы Кытайның законсыз импортыннан яклау мәслихәт. Утырышта катнашучылар сүзләренчә,  дәүләт хакимиятенең барлык дәрәҗәләрендә ярдәм ватан җитештерүчеләренең коммерция мәнфәгатьләрен намуссыз гамәлләрдән яклау өчен гаять мөһим. Россия сәнәгать һәм сәүдә министры ассызыклаганча, алюминий тәгәрмәчләр импортын лицензияләү 2019 елның 1 гыйнварыннан 30 июненә кадәр озайтылырга тиеш. "Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бик кыска вакыт эчендә Хөкүмәткә тиешле проектны кертүне тәэмин итәргә тиеш", - дип өстәде Денис Мантуров.

Моннан тыш, ул Россиядә әзер сөт продукциясен маркировкалау буенча экспериментның башлану вакытын атады. "Без якын арада Хөкүмәт тиешле карар чыгарыр, пилот режимында бу агымдагы елның ахырына кадәр дәвам итәр, дип исәп тотабыз. Агымдагы елның ахырында - киләсесенең башында проектның үз тәҗрибә эшен башлавына өметләнәбез", - дип белдерде Россия сәнәгать һәм сәүдә министры.

 РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International