Бүген "Сәнәгый эскпортны үстерү, экспорт программалары" темасына Сәнәгать буенча координацияләү советының ике көнлек утырышы тәмамланды. Совет утырышында ИФО буенча РФ Президентының тулы хокуклы вәкиле Игорь Комаров, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, РФ төбәкләреннән башка сәнәгать министрлары, шулай ук чит илләрдә Россиянең сәүдә вәкилләре катнашты.
Үзенең чыгышында Денис Мантуров билгеләгәнчә, Президентның май указы төгәл ориентирлар билгели: "Безнең алда максат куелды - чимал булмаган энергетикага кагылмый торган экспортны 2024 елга 2 мәртәбәгә диярлек арттырырга, 250 млрд долларга кадәр үстерергә. Әлеге планка бик амбициоз. Моңа бары тик берсен дә калдырмыйча барлык төбәкләрне бу мәсьәләне хәл итү өчен актив тоташтыру юлы белән генә ирешергә мөмкин. Хөкүмәт тарафыннан әлеге юнәлешне үстерүгә юнәлдерелгән илкүләм проект расланды. Продукцияне эшләүдә һәм аны тышкы базарларда сатуга булышу өчен чаралар линейкасы формалаштырылды".
ИФО буенча РФ Президентының тулы хокуклы вәкиле Игорь Комаров болай диде: "Соңгы вакытта округ төбәкләрендәге экспорт структурасында ягулык-энергетика товарларының өлеше акрынлап-акрынлап кимүдә уңай тенденция күзәтелә. 2015 елдан башлап ул 57%тан 50%ка кадәр кимеде. Ләкин 50% - ул әле барыбер округ өчен югары күрсәткеч, анда автомобиль төзү, нефть химиясе, судно төзү, аэрокосмик тармак һәм башка тармаклар производствосы өлкәләрендә үсеш алган сәнәгый үзәкләрнең күпчелеге урнашкан. Шуңа бәйле рәвештә төбәкләрдә Россия Сәнәгать министрлыгы ярдәме белән көндәшлеккә сәләтле һәм халыкара базарларында сорала торган продукцияне чыгаручы югары технологияле производстволар оештыру буенча предприятиеләргә актив эш алып баруны дәвам иттерергә кирәк".
Игорь Комаров Россия Сәнәгать министрлыгы карамагына тапшырылуга бәйле рәвештә сәүдә вәкиллекләренең яңа импульс алачагына өмет белдерде, бу хәл үзебезнең илдәге продукциянең товарларның һәм хезмәт күрсәтүләрнең тышкы базарларына үтеп керә алуын тизләтәчәк.