Татарстандагы тукымачылык сәнәгатенең төп өлеше тукылмаган материалларга туры килә

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Бүген "Казан ярминкәсе" КҮ төп корпусындагы "Татарстан" тантаналар залында тукылмаган материаллар җитештерүнең төп тенденцияләренә һәм киләчәгенә багышланган түгәрәк өстәл утырышы булды. Чара Messe Frankfurt GmbH халыкара күргәзмәләр концерны, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, шулай ук "КНИТУ" ЮББ ДБМУ, "Кама Аланы" индустриаль паркы ИК" ҖЧҖ, "Данафлекс" ДК, "Татвойлок" ҖЧҖ кебек предприятиеләрнең вәкилләре катнашында диалог форматында узды. Шунысын билгеләү әһәмиятле, Татарстанда тукымачылык җитештерүенең төп өлеше тукылмаган материаллар производствосына туры килә.

Чарада "Techtextil Russia 2019" техник тукымачылык һәм тукылмаган материаллар халыкара күргәзмәсенә презентация ясалды. Очрашу барышында анда катнашучылар республика производствосындагы сәнәгый тукымачылыкны халыкара дәрәҗәсендә үстерү һәм алга этәрү мәсьәләләре, эшләп чыгару һәм инновацияләр, техник тукымачылыкны, тукылмаган материалларны һәм кием-салым тегү өчен функциональ тукыманы куллану буенча потенциаль өлкәләр турында сөйләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International