2020 елның 2-3 ноябрь көннәрендә «РЭҮ төркеме продуктлары» дигән бушлай онлайн-семинар узачак

2020 елның 1 ноябре, якшәмбе

«Россия экспорт үзәге» АҖ һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләрен «РЭҮ төркеме продуктлары» дигән бушлай онлайн-семинарда катнашырга чакыра. Чараның төп максаты – республиканың экспорт потенциалын арттыру һәм максималь дәрәҗәдә күп предприятиеләрне экспорт эшчәнлегенә җәлеп итү. Укулар 2020 елның 2-3 ноябрь көннәрендә дистанцион форматта узачак.

Семинар кысаларында РЭҮ төркеменең финанс һәм финанс булмаган продуктлары һәм аларны бирү шартлары җентекләп каралачак.

Катнашу өчен һәр тыңлаучыга РЭҮ Экспорт мәктәбенең www.exportedu.ru сайтында теркәлергә һәм компаниядән оешма бланкында вәкаләтле затның имзасы һәм мөһере куелган имзаланган юллама теркәргә кирәк.

Барлык кирәкле документларны сылтама буенча алырга мөмкин:

Теркәлү буенча җентекле аңлатма

«РЭҮ төркеме продуктлары» семинары программасы

Җиткерү үрнәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International