Татарстан Республикасы вәкилләре фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреатлары булган

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин фән һәм техника өлкәсендә 2020 елда Хөкүмәт премияләре бирү турындагы боерыкка кул куйган.
Премия лауреатлары – 133 кеше, шул исәптән 13 академик һәм Россия Фәннәр академиясенең 2 әгъза-корреспонденты. Аерым алганда, Татарстан Республикасы вәкилләренең эше югары билгеләп үтелгән.

Нефть-газ конденсат ятмаларының газ җыю челтәрендә газ басымын арттыру өчен модульле компрессор җайланмасы эшләү һәм гамәлгә кертү өчен әлеге эш җитәкчесенә, техник эшләр кандидаты, "В.Б.Шнепп исемендәге үзәктән кудырту һәм роторлы компрессорлар фәнни-тикшеренү һәм конструкторлык институты" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Ибраһимов Евгений Рәшит улына, проектның баш инженеры Минаҗев Линар Бәрхәт улына, бүлек җитәкчесе Налимов Виктор Николаевичка һәм җәмгыять хезмәткәрләренә премия бирелгән. Шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән катнашучылар да Хөкүмәт Премиясенә лаек булган.

Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсенең тулы тексты белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин.

Премияләр ел саен ведомствоара совет тәкъдимнәре нигезендә тапшырыла, аның составына академия җәмәгатьчелеге һәм дәүләт органнары вәкилләре керә. Һәр автор коллективы 2әр миллион сум акча алачак. 

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы лауреатларны югары бүләк алулары белән тәбрик итә, иҗади уңышлар, иминлек һәм яңа үрләр тели! Уңышлар һәм казанышлар юлдаш булсын сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International