12 - 14 августта www.100tatarstan.com платформасында “100% Татарстан. Мәгариф. Фән һәм технологияләр. Хезмәт базары” онлайн-форумы узачак һәм ул үз мәйданында Татарстан Республикасы Хөкүмәтен, мәгариф һәм фән өлкәсендә экспертларны, бизнесны һәм халыкны, республиканың эшлекле партнерларын берләштерәчәк.
Форум “Гомер буена җитәрлек белем” концепциясе кысаларында белем бирүнең барлык баскычларын колачлаячак һәм масштаблы программа тәкъдим итәчәк. Аның тәртибе түбәндәгечә:
* 12 август: мәктәпкәчә һәм мәктәп белеме, тәрбия;
* 13 август: урта һөнәри һәм югары белем, хезмәт базары;
* 14 август: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның һәм мәктәп укучыларының әти-әниләре өчен файдалы эксперт чыгышлары.