12 августтан 17 августка кадәр Казан шәһәре, Родина урамы, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан «Магнит» кибете янында 16:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр көн саен хәйрия нигезендә мобиль кер юдырту бүлмәсе эшләячәк. Теләге булган һәркем бирегә хәйрия максатларында үзләренә кирәкмәгән әйберләрен китерә ала. Алмашка, мисал өчен, өй шартларында юып булмый торган зур габаритлы әйберләрне алып килеп юдыртырга мөмкин. Җыелган кием-салым сортларга аеру өчен җибәреләчәк: яхшы хәлдәге әйберләр Татарстан Республикасындагы мохтаҗ гаиләләргә тапшырылачак, чүпрәк-чапрак эшкәртелүгә тотылачак.
Акция «Чиста бәхет» хәйрия программасы кысаларында уза, аны Procter&Gamble компаниясенең Tide бренды һәм «Магнит» ваклап сату челтәре бергәләшеп үткәрә. Кер юдырту Россиянең 7 шәһәре буенча оештырылачак. Элегрәк ул Тула, Воронеж, Ростов-на-Дону, Краснодар, Ставрополь һәм Волгоградта булган, ә хәзер Казанда да кием җыю чарасы уздырыла.
Россиянең тагын 8 шәһәрендә «Магнит» кибетләрендә урнаштырылган махсус контейнерларга (адреслары Instagram социаль челтәрендә Tide битендә күрсәтелгән) яисә «Полезный город» http://www.poleznygorod.ru/ картасында билгеләнгән программа партнерларының кабул итү пунктларына тапшырып, киемнәргә икенче тормыш бүләк итәргә мөмкин. Программа партнерлары арасында – #НЕМУЗЕЙМУСОРА экологик проекты, Краснодарның «Зеленый свет» иҗтимагый экологик оешмасы. Шулай ук проектны «Русь» азык-төлек фонды волонтерлары да хуплый. Акция барлыгы Россиянең 15 шәһәрен колачлый.
Хәйрия акциясендә «Магнит» кибетләрендә кер юдырту өчен Tide порошогы яки гель сатып алып катнашырга мөмкин, һәр сатып алудан 1 сум мохтаҗларга ярдәм йөзеннән хәйрия киеме җыюга юнәлдереләчәк. Социаль челтәрләрдәге акция турында сөйләүчеләрнең барысы да күп санлы призлар: толстовкалар, кер юу өчен Tide капсулалары яки сатып алу өчен «Магнит» сертификатлары оту мөмкинлегенә ия булачак. Призлар атна саен уйнатыла.
Программага танылган телетапшырулар алып баручы, Comedy Club клубында бердәнбер хатын-кыз-резидент һәм яшь әни Марина Кравец теләктәшлек күрсәткән, ул хәйрия өчен беренче булып әйберләр китергән һәм аларны юдыртырга куеп җибәргән.