ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2021 ел
сишәмбе

"Казан Экспо" Халыкара күргәзмә комплексында Татарстан нефть-газ химиясе форумы ачылды.


30
август, 2021 ел
дүшәмбе

Бүгеннән башлап танылган «Түбәтәй» тиз туклану рестораннарында чыгарыла торган продукцияне Казандагы барлык АШАН гипермаркетларында да сатып алырга була.

АШАН миссияләренең берсе – клиентларга җирле җитештерелгән тәмле һәм файдалы товарларны тәкъдим итү, шуңа күрә компания барлык төбәкләрдә дә локаль җитештерүчеләр белән актив хезмәттәшлек итә һәм аларга үсеш алырга булыша. Әйтик, Татарстанда әлеге сәүдә челтәренең яңа партнеры – «Түбәтәй» тиз туклану рестораннары челтәре. «Түбәтәй»  татар мәдәниятен һәм кыйммәтләрен популярлаштыра һәм җирле халыкның яраткан брендларының берсе булып тора.

Ассортиментта 20 артык төрдә катырылган ярымфабрикатлар һәм татар кухнясының әзер ризыклары тәкъдим ителә, алар арасында гөбәдия, зур балеш, мантый, өлеш, өчпочмак, бөккән һәм башка милли камыр ризыклары бар. Барлык продукция дә шәхси производствода җитештерелә, бары тик табигый кушылмалардан эшләнә һәм хәләл санала.  


29
август, 2021 ел
якшәмбе

Хөрмәтле республиканың тау сәнәгате хезмәткәрләре һәм ветераннары!

 

Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Шахтерлар көне белән котлыйм!

 


27
август, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Red_mad_robot компаниясе вәкилләре белән очрашты. 

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган очрашуда «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ җитәкчесе Рафинат Яруллин, Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министры урынбасары Радик Гыйсмәтов һәм «Иннополис» МИЗ» АҖ һәм «Химград» технопаркы вәкилләре катнашты. Компания вәкилләре киңәшмәдә катнашучыларга алар тарафыннан эшләнгән һәм сәнәгатьнең кайбер эре предприятиеләре буенча уңышлы гамәлгә кертелгән IT-проектларны тәкъдир итте. 

«Red_mad_robot» – зур корпорацияләр өчен кастомизацияләнгән санлы продуктлар эшләү һәм эшләтеп җибәрү белән шөгыльләнә торган IT компания.

11 ел эчендә компания Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә 8 офис булдырган, алардагы хезмәткәрләр саны 700 кадәр арткан. Компаниянең R&D үз үзәкләре һәм аналитиклары бар.

«Red_mad_robot» ның төп юнәлеше – клиентларның тормышын җиңеләйтә һәм яхшырта торган цифрлы продуктлар һәм сервислар. Компаниянең үз аналитика үзәге, R&D һәм QA бүлекләре бар, алар булачак системаны тикшерүдән һәм проектлаштырудан алып турыдан-туры гамәлгә ашыруга кадәр (мобиль кушымталар, шәхси кабинетлар, мобиль эш урыннары, чат-ботлар һ.б.) проектны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.

 Компаниянең бүлендек структурасы – «Рэдмэдробот Инновации» ҖЧҖ – «Иннополис» МИЗ резиденты.

Татарстан Президенты һәм РФ Оборона министры Казан вертолетлар заводының җитештерү цехларын карап чыктылыр

Россия Оборона министры Сергей Шойгу «Россия вертолетлары» холдингының Казан вертолетлар заводында (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Казанга эш сәфәре кысаларында булды. Оборона ведомствосы башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.

Казанга Россия Федерациясе Оборона министры Сергей Шойгу эш сәфәренә килде. Аны С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводының (КАЗ) «Борисоглебское» аэродромында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

POZIS компаниясе (Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингына керә) гражданнар продукциясе чыгару буенча илкүләм рейтингның «Гражданлык базарларында алдынгылык» номинациясендә иң яхшы оборона предприятиеләренең ТОП-5 исемлегенә кертелгән. 2021 елның 7 аендагы нәтиҗәләре буенча «гражданлык» предприятиесе чыгара торган өлеш 45% артып киткән.

Гражданнар өчен продукция чыгару буенча илкүләм рейтингның икенче этап нәтиҗәләре «Промсвязьбанк» ГАҖ һәм «Иннопрактика» дәүләтнеке булмаган үсеш институты тарафыннан «Армия-2021» халыкара хәрби-техник форумы кысаларында тәкъдим ителгән. Дәрәҗәле бүләк Россия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе рәисе урынбасары Олег Бочкаревка, ПСБ рәисе Петр Фрадковка һәм «Иннопрактика» дәүләтнеке булмаган үсеш институты генераль директорының беренче урынбасары Наталья Поповага тапшырылган. Оешма җитәкчеләре «ПОЗиС» АҖнең илкүләм проектлар мәнфәгатьләрендә Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә җитештерүне диверсификацияләү программасын гамәлгә ашыру буенча алып барган системалы эшенә югары бәя биргән.

«Вертолеты России» холдингының Казан вертолет заводында (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Татарстан Республикасына визиты кысаларында Сергей Шойгу җитәкчелегендәге РФ Оборона министрлыгы делегациясе булып киткән. Россия оборона министрына Россия армиясе коралларында торган Ми-8МТВ-5-1 вертолетының модернизацияләнгән версиясен күрсәткәннәр. Яңартылган Ми-8МТВ-5М машинасы – армия авиациясенең заманча таләпләренә җавап бирә.

Сергей Шойгу агрегат-җыю производствосында, маляр һәм монтаж-җыю цехында булган. КВЗ идарәче директоры Алексей Белых Россия Федерациясе оборона министрына вертолетны камилләштерү буенча тәҗрибә-конструкторлык эшләренең тәмамлануы турында хәбәр иткән. Конструкторлык документлары серияле җитештерү өчен расланган инде.

Шулай ук Сергей Шойгуга Мәскәү өлкәсенең «Патриот» паркында «Армия-2020» халыкара хәрби-техник форумы барышында төзелгән контракт нигезендә РФ Оборона министрлыгы өчен ике Ми-38 вертолетының берсен җитештерү барышы турында хәбәр ителгән.

Моннан тыш, Сергей Шойгуга «Цифрлы сәнәгать өчен кадрлар. «Кибердром» ярышлары режимында төгәлләнгән проект-конструкторлык чишелешләре булдыру» конкурстында катнашучы татарстанлылар тәкъдим ителгән.  Командаларның берсе конкурста КВЗ өчен катнашкан, икенчесе – Иннополис университеты. КНИТУ-КАИ максатчан укыту студентларыннан торган КВЗ командасы июль аенда МАКС-2021 халыкара авиация-космос салоны кырларында узган ярышларның ярымфиналында беренче урын алган. Конкурсның финалы октябрь аенда Геленджик шәһәрендә узачак.


26
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 31 августыннан 2 сентябренә кадәр Казанда Россия нефть-газ тармагының иң эре халыкара чараларының берсе – Татарстан нефть-газ химиясе форумы узачак. Быел чара фән һәм технологияләр елына багышланган.

Форум Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә үткәрелә.

Татарстан нефть, газ, химия форумы «Казан Экспо» ХКҮ территориясендә узачак.

Форум кысаларында түбәндәгеләр планлаштырылган:

- «Нефть, газ. Нефть химиясе» 28 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе – Идел буе федераль округында алдынгы тармак күргәзмәләренең берсе, икътисадны үстерү, технологик инфраструктура һәм Россиядәге нефть, газ, химия комплексы предприятиеләрен техник яктан яңадан җиһазлау өчен махсус әһәмияткә ия.

-  «GEO-КАЗАН: Геологик разведка. Геодезия. Картография» 11 нче махсуслаштырылган күргәзмәсе – файдалы казылма ятмаларын эзләүнең инновацияле геологик һәм геофизик алымнарын үстерүгә һәм куллануга, яңа геомәгълүмати эшләнмәләр һәм технологияләр кертүгә ярдәм итүче уникаль проект.

- «Мессе Дюссельдорф Москва» ҖЧҖ белән берлектә оештырыла торган «Интерпластика Meeting Point Казань» төбәк проекты. Биредә синтетик материаллар һәм каучук җитештерү һәм эшкәртү өчен җиһазлар, чимал һәм ярдәмче материаллар, полимер материаллардан һәм каучуктан эшләнмәләр тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмә экспозицияләрендә катнашучылар – Татарстан һәм Россиянең нефть химиясе, химия һәм нефть-газ комплексы өчен җиһаз җитештерүчеләр.

Форум кысаларында зур халыкара  фәнни-гамәли конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр уздыру планлаштырыла.

2 сентябрьдә Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында Татарстан Республикасы нефть-газ һәм химия предприятиеләренең баш технологлары, механиклары, энергетиклары һәм метрологларының гадәттәге бизнес-очрашулары узачак, ул мэтчмейкинг (matchmaking) принцибы буенча оештырыла – тәэминатчылар белән сатып алучылар арасында алдан ук планлаштырылган график буенча кыска очрашулар булачак.

Күргәзмәдә катнашу өчен гаризалар кабул итү:

+7 (843) 202-29-28 өстәмә 137 яки 275

expokazan02@mail.ru

Күргәзмәгә килүчеләрне һәм эшлекле чараларда катнашучыларны теркәү https://expokazan.online/oil  сайтында  башкарыла.

«Процесслар фабрикасында» катнашу хокукы өчен Россиянең 35 төбәгеннән командалар көрәшәчәк. Рациональләштерү һәм җитештерүчәнлек буенча беренче кубокның тиешле конкурс трегына «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектының 74 предприятиесе гариза биргән. Татарстан Республикасыннан конкурска 3 предприятие гариза биргән. Болар – «Әнәк» агрофирмасы» ҖЧҖ, «Казан дәүләт казна дары заводы» федераль казна предприятиесе һәм «АГРОСИЛА. ЧАЛЛЫ-МПК» ҖЧҖ. Исегезгә төшерәбез, чара Екатеринбургта 2021 елның 25-29 октябрь көннәрендә узачак.

Рациональләштерү буенча кубокны РФ Икътисадый үсеш министрлыгы Ворлдскиллс белән берлектә РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов йөкләмәсе буенча оештыра. Чараны оештыручылар – Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә федераль компетенцияләр үзәге.

Ярышларда җиңүчеләрне билгеләү өчен, газ басымы регуляторының идарә  пультын җыю процессы кабатлап күрсәтеләчәк. Һәр командадан 5 оператор, 1 логист һәм яхшырту буенча 1 менеджер тәкъдим ителәчәк. 4 сәгать эчендә «Процесслар фабрикасы»нда катнашучылар, сакчыл җитештерү инструментларын кулланып, нәтиҗәле эшчәнлек корырга, иң күп табыш һәм иң аз үзкыйммәт белән 20 минут эчендә кирәкле сыйфатлы 10 әйбер чыгарырга тиеш.

Предприятиеләргә хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенция үзәкләренең «Процесслар фабрикасы» базасында сайлап алу турын узарга туры киләчәк.  Төбәкләр буенча график Кубокта катнашу өчен гаризаларны тикшергәннән соң төзеләчәк. Нәтиҗәләр буенча командалар рейтингы төзеләчәк, иң яхшылары чара кысаларында узачак финалга чакырылачак.

Рациональләштерү буенча беренче кубок 200 артык катнашучыны һәм экспертны берләштерәчәк. Кубок өчен кейслар «Росатом», «Роскосмос» һәм ФКҮ экспертлары тарафыннан эшләнгән. Чара нәтиҗәләре буенча иң көчле рационализаторлар берләшмәсе оештырылачак, алар Россия предприятиеләрендә җитештерүчәнлекне арттыруда үрнәк булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International