Хөрмәтле республиканың тау сәнәгате хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Шахтерлар көне белән котлыйм!
Бүген бу һөнәри бәйрәм төрле һөнәр ияләрен - юл салучыларны һәм машинистларны, эшчеләрне, мастерларны, монтажчыларны, шахта династияләре вәкилләрен берләштерә.
Бу көнне билгеләп үткәндә, без үз һөнәри эшчәнлеген тау эшенә, югары түземлек һәм фидакарьлек таләп иткән, ә еш кына чын батырлык һәм каһарманлык таләп иткән аерым чыныгу һәм нык характердагы кешеләргә хөрмәтебезне белдерәбез.
Төзелеш материаллары – төзелеш гипсы һәм гипслы коры катнашмалар җитештерүче предприятиеләрне өзлексез рәвештә стратегик чимал белән тәэмин итү республикада тау хезмәткәрләренең эш нәтиҗәлелегенә бәйле.
Ветераннарга чын күңелдән рәхмәт сүзләре җиткерәм. Нәкъ менә сез бүгенге казанышлар өчен ышанычлы нигез булдырдыгыз. Фидакарь хезмәтегез, югары нәтиҗәләрегез, бәяләп бетергесез тәҗрибәгез, тармакның иң яхшы традицияләрен саклауга һәм яшь тау сәнәгате хезмәткәрләрне лаеклы алмаштыруга керткән өлешегез өчен рәхмәт сезгә.
Сезнең һөнәрегез - иң авыры, ул сәламәтлек һәм тормыш куркынычы белән бәйле. Шуңа күрә аны көчле һәм батыр, җаваплы һәм ышанычлы кешеләр сайлый. Бу бәйрәм көнендә тау сәнәгате хезмәткәрләренә һәм ветераннарына рәхмәт белдерәсем килә. Сезгә һәм якыннарыгызга уңышлар, сәламәтлек, бәхет, иминлек телим.
Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары –
Татарстан Республикасы
сәнәгать һәм сәүдә министры
А.Ә. Кәримов