Татарстан Президенты һәм РФ Оборона министры Казан вертолетлар заводының җитештерү цехларын карап чыктылыр
Россия Оборона министры Сергей Шойгу «Россия вертолетлары» холдингының Казан вертолетлар заводында (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Казанга эш сәфәре кысаларында булды. Оборона ведомствосы башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
Татарстан Президенты һәм РФ Оборона министры агрегат-җыю производствосында, маляр һәм монтаж-җыю цехында булдылар. Җитештерүне карау барышында кунакларга Россия армиясе коралларынана берсе Ми-8МТВ-5-1 вертолетының яңартылган версиясен күрсәттеләр. Яңартылган машина Ми-8МТВ-5М исемен йөртә, ул армия авиациясенең заманча таләпләренә җавап бирә. Вертолетта импортны алыштыру буенча эшләр башкарылган, машинаның функциональ мөмкинлекләрен киңәйтә торган өстәмә җиһазлар урнаштырылган. КВЗ идарәче директоры Алексей Белых вертолетны камилләштерү буенча тәҗрибә-конструкторлык эшләренең тәмамлануы турында сөйләде. Конструкторлык документлары серияле җитештерү өчен расланган инде.
Ми-8МТВ-5М, төнге күзаллау функциясен кулланып, төнге очышлар башкарырга сәләтле, ә аның навигация һәм метеовәзгыятьне контрольдә тоту системалары бердәм мәгълүмат кырына интеграцияләнгән. Заманча элемтә чаралары комплексы РФ Оборона министрлыгы тарафыннан җибәрелә торган барлык төр вертолетлар арасында мәгълүмат алмашу функциясен тәэмин итә. Эксплуатациядәге Ми-8МТВ-5-1 вертолетлары яңартылган Ми-8МТВ-5М рәвешенә кадәр эшләп бетерелергә мөмкин.
Предприятиенең алдагы планнарында – Ми-8/17 сериясе хәрби-транспорт вертолетларын модернизацияләү. Машинаның очу-техник характеристикаларын яңа система куллану хисабына яхшырту планлаштырыла.
Шулай ук Сергей Шойгуга элегрәк күрсәтелгән ике Ми-38 вертолетының берсе җитештерү барышы турында хәбәр иттеләр. Һава судноларын китерүгә Контракт «Армия-2020» халыкара хәрби-техник форумы барышында имзаланды.
Татарстан Президенты һәм РФ Оборона министры «Цифрлы сәнәгать өчен кадрлар. «Кибердром» ярышлары режимында төгәлләнгән проект-конструкторлык карарларын булдыру» конкурсында Татарстаннан КНИТУ-КАИ һәм Иннополис Университеты студентлары да катнаша.