«Татнефть» генераль директоры Наил Мәганов һәм «Узбекнефтегаз» идарәсе рәисе Мехриддин Абдуллаев катнашында Татарстан һәм үзбәк нефть компанияләре арасында партнерлык мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Яклар геологик разведка эшләре, скважиналарга капиталь ремонт ясау, скважиналар бораулау, персоналны укыту, автоягулык салу станцияләре челтәрен киңәйтү өлкәсендәге уртак проектларга, шулай ук Үзбәкстанда кече тоннажлы нефть-газ химиясе проектларын гамәлгә ашыру мөмкинлекләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышты.
Татарстанга эш визиты барышында «Узбекнефтегаз» делегациясенә «Татнефть»нең турыдан-туры җитештерү объектларында эшчәнлеген тәкъдим ителде.
Компаниянең нефть, газ, химия проектларын гамәлгә ашыруда уңышлы тәҗрибәсе бар. Компания вәкилләре Түбән Кама бизнес-секторына баргач, Үзбәкстан вәкилләре «ТАНЕКО» нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы эшчәнлеге, проектның үсеш перспективалары, җитештерелә торган продукция белән танышты. Бүген завод ачык нефть продуктларын эшкәртү тирәнлеге, нефтьне чыгару һәм беренчел эшкәртү куәтләренә йөкләнеш бирү буенча рекордлы күрсәткечләр белән эшли.
Үзбәкстан делегациясе «Татнефть»нең шин комплексында булды, анда кунакларга ЦМК-шин конструкциясенең өстенлекләрен күрсәттеләр.
Үзбәкстан вәкилләре шулай ук «Татнефть»нең модельләштерү һәм бораулау үзәкләрендә дә булдылар. Компания компетенцияләре геологик разведка эшләре һәм ятмаларны эшкәртү өчен фәнни-техник полигоннар булдырырга, техник-икътисадый нигезләү уздырырга, геологик-техник чаралар, нефть бирүчәнлекне арттыру методларын сайлап алу һәм гамәлгә ашырып, ятмаларны проектлаштырырга һ.б. мөмкинлек бирә.
«Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов:
«Республикабыз җитәкчеләре арасында бик ышанычлы мөнәсәбәтләр урнашты. Без Үзбәкстанны тугандаш ил, үзбәк халкын тугандаш халык дип саныйбыз. Соңгы вакытта Үзбәкстан белән уртак проектлар яңа этәргеч алды, партнерлыкны үстерү өчен яңа юнәлешләр барлыкка килде. Без хезмәттәшлекне киңәйтүнең алдагы адымнарын билгеләдек».
«Татэнерго» АҖ AK&M Рейтинг агентлыгы төзегән Россиянең зур энергетика компанияләренең социаль нәтиҗәлелек рейтингында икенче урынга чыккан. Җәмгыять өчен табыш һәм экологиягә йөкләнеш нисбәте ягыннан РусГидро компаниясе иң яхшы энергетика компаниясе булган.
Социаль нәтиҗәлелек рейтингында икенче урынны Татэнерго алган, өченче урында – Интер РАО, дип хәбәр итә AK&M. AK&M Рейтинг агентлыгы тарафыннан ел саен тәкъдим ителә торган дүртенче рейтинг бу. Быел рейтинг нәтиҗәләренә анализ компанияләрнең җәмгыять каршындагы җаваплылыгын бәяләү белән тулыландырылган. AK&M күрсәткечләре төркеме буенча «Татэнерго» АҖ энергетика предприятиеләре арасында – РусГидро һәм ОГК-2 соң өченче урынга чыккан. AK&M аналитиклары фикеренчә, эшчәнлек алып баручы компанияләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү мөһим. Аларның эшчәнлеге салым түләүләрен тәэмин итә, үзләре эшчәнлек башкарган төбәкләрдә яшәүчеләр өчен акча бирә, хәйрия проектларын гамәлгә ашыра. Биредә компанияләрнең бу максатларга юнәлтә торган гомуми акча күләме генә түгел, ә барлыкка килгән бәядән аларның җәмгыятькә нинди өлеш кертүе дә әһәмиятле. Иң беренче чиратта үз җилкәләрендә максималь социаль йөкләнеш алып барган компанияләрне ачыкларга һәм аларга ярдәм итәргә кирәк.
Рейтинг нәтиҗәсе булып компания эшчәнлегенең социаль нәтиҗәлелеген бәяләү нигезендә төзелгән компанияләр исемлеге билгеләнгән. Ул ике төркем күрсәткечләреннән тора: эшчәнлекнең социаль эффекты (бюджетка түләүләр, хәйрия максатларына, әйләнә-тирә мохитне саклауга чыгымнар, эшче көчләрне җәлеп итү коэффициентын исәпкә алып, хезмәткәрләргә түләүләр); экологиягә йөкләнеш (калдыкларның агулылык дәрәҗәсенә үзгәртелгән һаваны, суны пычрату күләме, каты калдыклар). Соңгы күрсәткеч буенча компанияләрне ранглау юлы белән социаль нәтиҗәлелек рейтингы төзелгән.
Казанга булган эш сәфәрендә «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары — Департамент башлыгы Олег Аксютин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов һәм башка дәрәҗәле кунаклар барлык эталон тармак стандартларына туры килә торган Сокура газ бүлү станциясендә барган төзелеш эшләре белән танышты.
Олег Аксютин билгеләп үткәнчә, яңа газ бүлү станциясе Россия Президенты Владимир Путинның төбәкләрне газ белән тәэмин итү һәм газлаштыруны үстерү турындагы йөкләмәсен тормышка ашыруның мөһим этапларыннан берсе булып тора һәм «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер Татарстан газ транспортчыларының һәм республика җитәкчелегенең җайга салынган эшен югары бәяли.
Рөстәм Миңнеханов Газпромның республика предприятиеләре белән хезмәттәшлек итүенең мөһимлеге турында ассызыклады, аның нигезендә Казан АвиагазСоюз+ җитештерүчесеннән блок-модульле җиһазлар каралган Сокура газ бүлү станциясе – моның ачык дәлиле. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Газпром һәм подрядчы оешма вәкилләренә төзелеш-монтаж эшләренең югары сыйфаты һәм Казан шәһәре һәм аның шәһәр яны кулланучыларын ышанычлы газ белән тәэмин итүләре өчен рәхмәт белдерде.
Россия Союзмаш Татарстан төбәк бүлеге рәисе, «ПОЗиС» АҖ генераль директоры (Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингы идарәсе контурына керә) Радик Хәсәнов Казан югары уку йортының традицион бәйрәмендә А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ (КНИТУ-КАИ) профессор-укытучылар составын һәм студентларны Белем көне белән котлады.
Тантаналы чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, «Казан вертолет заводы» ГАҖ идарәче директоры, Россия Союзмаш Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзасы Алексей Белых һәм «Туполев» ГАҖ филиалы – «С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы» генераль директорының беренче урынбасары-директор Николай Савицких катнашты.
Бәйрәм чаралары кысаларында POZIS компаниясе генераль директоры булачак инженерлар һәм конструкторлар алдында «Уңыш тарихы» дигән лекция белән чыгыш ясады. Беренче курс студентларына Союзмашның Татарстан төбәк бүлеге эше, республика машина төзүчеләренең Россия оборона-сәнәгать комплексындагы роле, аерым алганда, POZIS компаниясе турында кызыклы мәгълүматлар җиткерде. POZIS компаниясе махсус билгеләнешле югары сыйфатлы продукция чыгарып, дәүләтебезнең оборонага сәләтен ныгытуга саллы өлеш кертә, дип сөйләде. Студентлар предприятиенең ничек итеп POZIS көнкүреш, махсуслаштырылган медицина суыткыч техникасын чыгару буенча алдынгы позицияләрне яулап алуы турында белделәр, компания әлеге товарларны Россиядә генә түгел, ә чит илләрдә дә актив сата.
Радик Хәсәнов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, ил сәнәгате өчен техник кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе бик мөһим. Даими камилләшеп торган технологияләр, заманча җиһазлар, җитештерелгән продукцияне сату базарлары өчен көрәш инженер кадрларын җитди әзерләүне таләп итә. Ул, 1978 елда КАИ тәмамлаган буларак, кичәге укучыларга университетта тәкъдим ителгән зур мөмкинлекләрдән тулысынча файдаланырга киңәш итте.
- Инициативаны һәм креативлыкны күрсәтергә курыкмагыз, яңа идеяләр тәкъдим итегез. Шул чакта гына теләсә кайсы предприятиедә кирәкле чын-чынлап конкурентлы белгечләр булачаксыз. POZIS предприятиесендә иң актив һәм профессиональ әзерлекле белгечләрне лаеклы зур киләчәк көтә», – дип ассызыклады «ПОЗиС» АҖ генераль директоры, Россия Союзмаш Татарстан төбәк бүлеге рәисе Радик Хәсәнов.
Лекция ахырында Радик Шәүкәтович беренче курс студентларына укуларында уңышлар, ныклы сәламәтлек, иминлек, иҗади ниятләренең тормышка ашуын һәм бөек Ватаныбызның лаеклы гражданнары булуын теләде.
POZIS һәм КНИТУ-КАИ белән ике араны кадрлар әзерләү нигезендә озак вакытлы хезмәттәшлек бәйли. А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ белән системалы эш 2000 елдан башлана, ул чакта предприятие башта вәкиллекне, ә аннары университетның Зеленодольск шәһәрендәге филиалын оештыру эшен башлап җибәрә җибәрде һәм бөтен яклап хуплау ала, соңыннан, 2009 елда ул Машина төзү һәм мәгълүмат технологияләре институты статусын алды. Уку йортлары белән элемтәләрне әкренләп киңәйтү предприятиегә кадрлар составын, беренче чиратта инженер-техник персоналны, предприятиенең фәнни-интеллектуаль өлешен ныгытырга мөмкинлек биргән. Бүген КНИТУ-КАИ тәмамлаган 250дән артык кеше инженер-конструктор, технолог булып уңышлы гына эшли, төп производстволар, бүлекчәләр һәм хезмәтләр белән җитәкчелек итә.
Татарстан нефть, газ, химия форумы кысаларында Казан милли тикшеренү технология университетында «Нефть, газ, химия комплексы предприятиеләрен кадрлар һәм инженерлар белән тәэмин итү: инженерлык педагогикасын үстерү мәсьәләләре» темасына түгәрәк өстәл һәм ел саен үткәрелә торган «Региональ үсеш: инженерлык белеме өчен яңа таләпләр – Синергия-2021» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды.
Чара инженер кадрларын әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алышу өлкәсендә традицион вакыйга булып тора һәм ел саен «Газпром» ГАҖ кебек эре эш бирүче тарафыннан хуплана. Түгәрәк өстәлнең модераторы – Казан милли тикшеренү технология университетының Өстәмә һөнәри белем бирү институты директоры Мансур Галиханов. Утырыш кысаларында Россия һәм чит илләрнең инженерлык белеме өлкәсендәге экспертлар: IGIP H.Hortsch президенты, Россия Инженер белеме ассоциациясе президенты Ю.П.Похолков һәм башкалар катнашты.
Чараны ачканда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов билгеләп үткәнчә, икътисадны модернизацияләүнең һәм инновацияле үстерүнең мөһим шарты – аны кадрлар белән тәэмин итү. Россиянең бөтен предприятиеләрендә заманча белемле, әлеге белемнәрне гамәли эшчәнлегендә куллану үзлеген белгән, шулай ук үзлектән һәм һөнәри үсешкә ирешүгә мотивацияләнгән яшь белгечләр кирәк.
Киләсе 7 елга сәнәгать һәм сәүдә тармакларының кадрларга ихтыяҗы – 26,0 мең кеше. Аларның 63% – квалификацияле эшчеләр, 15% – урта звено белгечләре, 22% – югары белемле.
Сәнәгатьне үстерү фондының Экспертлар советы (ВЭБ.РФ төркеме) «Тэмпо-Метиз» предприятиесе – Яр Чаллының алгарышлы социаль икътисадый үсеш территориясе резидентына 136,9 млн.сумлык ташламалы кредит хуплаган.
Займ ярдәмендә предприятие югары сыйфатлы материаллардан эшләнгән цинк-ламель өслекле заманча саморезлар җитештерә башлаячак. Мондый саморезлар югары дәрәҗәдә коррозиядән саклый, химикатлар йогынтысына һәм температура үзгәрешенә чыдам, шулай ук тышкы ягы да зәвыклы.
Компания мәгълүматларына караганда, төзелеш-көнкүреш саморезлары сегментында импорт өлеше – 75%, проектны гамәлгә ашыру чит ил продукциясенең бер өлешен алмаштырырга һәм импорт өлешен 70% кадәр киметү мөмкинлеген бирәчәк. Проектны гамәлгә ашыру барышында 41 эш урыны булдырылачак, шуларның 12 – югары җитештерүчәнлекле. Проектның гомуми бюджеты – 273,9 млн.сум тәшкил итәчәк, шуның 136,9 млн.сумы ташламалы займ рәвешендә Сәнәгатьне үстерү фондыннан бирелергә мөмкин.
Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Беларусь Республикасы һәм Татарстан Республикасы хезмәттәшлеге буенча эшче төркемнең унынчы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов уздырды.
Эшче төркем утырышында Беларусь Республикасының Казандагы илчелегенең бүлек җитәкчесе Виктор Щетько, «Белнефтехим» концерны рәисе Андрей Рыбаков һәм башкалар катнашты.
Утырыш барышында яклар Беларусь Республикасы белән Татарстан Республикасының нефть химиясе өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алышты, шулай ук хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен үстерү буенча үз тәкъдимнәрен белдерде.
Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, 2021 елның 6 аенда Беларусь Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында тышкы сәүдә әйләнеше АКШ доллары белән 514,4 млн. тәшкил иткән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 60% артыграк. Товар әйләнешендә төп өлешне нефть, нефть продуктлары һәм нефть химиясе алып тора.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов та катнашты.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнехановка Казахстанның Казандагы яңа Генераль консулын Ерлан Искаковны тәкъдим иттеләр. Татарстан Президенты аңа яңа җаваплы вазыйфасында уңышлар теләде.
Бу постта Ерлан Искаков 2019 елдан Генераль консуллыкны җитәкләгән Җанболат Мурзалинны алмаштырачак. Рөстәм Миңнеханов Җанболат Мурзалинга Татарстан һәм Казахстан арасында хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш кертүе өчен рәхмәт белдерде, шулай ук аңа ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан энергетика министры Нурлан Ногаев белән очрашты. Очрашу Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында «Казан Экспо» да узды.
Рөстәм Миңнеханов Нурлан Ногаевны Казахстан Республикасы Конституциясе көне белән котлады, ул 30 августта билгеләп үтелде. «Татарстанда кичә шулай ук бәйрәм - Республика көне булды. Тугандаш Казахстанга киләчәктә уңышлы үсеш, ә Казахстан халкына - иминлек һәм чәчәк атуын телим", - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Казахстан - Татарстанның стратегик чит ил партнеры. Узган ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 630 млн. доллардан артып киткән. Уртак проектларны гамәлгә ашыру буенча эш алып барыла.
"Безнең хезмәттәшлек потенциалы бик зур. Алга таба сәүдә-икътисадый һәм инвестицион элемтәләрне киңәйтү белән кызыксынабыз. Безнең хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр күп", - дип өстәде ТР Президенты.
Нурлан Ногаев үз чиратында Татарстан халкын Республика көне белән котлады. Министр Татарстан белән, шул исәптән энергетика өлкәсендә дә, хезмәттәшлек дәрәҗәсен югары бәяләде.
Әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт - җәмгыятьнең җитлегүе күрсәткече һәм кешеләрнең байлыгы нигезе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Евросоюзның декарбонизация турындагы карары һәм Россиянең ягулык-энергетика комплексын үстерүнең яңа парадигмасы» конференциясендә хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, соңгы елларда климатка һәм тотрыклы үсешкә бәйле мәсьәләләрнең актуальлеге шактый көчәйде. «Нефть-газ секторының барлык халыкара компанияләре, чик буе углеродлы җайга салу куркынычы астында, корпоратив программалар кабул иттеләр һәм парник газлары чыгаруны киметү һәм төрле компенсацияләүче чараларны гамәлгә ашыру буенча конкрет максатлар куйдылар", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул искәрткәнчә, элек РФ Президенты Владимир Путин бу юнәлештә уртак бурычларны билгеләде. Бу - парник газларының эмиссиясен киметү, ташлауларга дөрес мониторинг системасын булдыру һәм климат проектларын гамәлгә ашыру.
"Татарстан, нефть чималын чыгару һәм эшкәртү өлкәсендә Россиянең иң эре үзәкләренең берсе буларак, дәүләт башлыгы билгеләгән бурычларны үтәү өчен бөтен көчен куя", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты конференциядә тәкъдим ителгән докладлар һәм фикер алышулар киләчәктә үсеш юллары буенча төгәл аңлау булдырырга ярдәм итәр, дип ышаныч белдерде.
Аннары конференциядә катнашучылар нефть-газ тармагын декарбонизацияләүнең экологик һәм икътисадый аспектлары, нефть һәм газ чыгаруда инновацион технологияләр, энергия нәтиҗәлелеге һәм җитештерү процессларының углерод сыйдырышлылыгын киметү проблемалары турында фикер алыштылар.
Чарада шулай ук Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Иванов һәм Казахстан энергетика министры Нурлан Ногаев катнашты.