"Казан Экспо" Халыкара күргәзмә комплексында Татарстан нефть-газ химиясе форумы ачылды

2021 елның 31 августы, сишәмбе

"Казан Экспо" Халыкара күргәзмә комплексында Татарстан нефть-газ химиясе форумы ачылды.

Татарстан нефть-газ химиясе форумы - Россия нефть-газ тармагының иң эре халыкара чараларының берсе. Бу - Россия һәм чит ил белгечләре һәм нефть-газ индустриясенең фәнни бергәлеге, яңа эшләнмәләр һәм технологияләр күрсәтү, сәнәгать һәм бизнес җәмәгатьчелеге очрашуы урыны.

Форумны ачканда, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга әлеге мәйданчыкка игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. «Форумда 150 дән артык компания катнаша. Яңа чакырулар белән бәйле кызыклы темалар күп булачак. Форум кысаларында оештырылган чаралар катнашучылар өчен файдалы һәм кызыклы булачак, дип саныйм. Барыгызга да нәтиҗәле эш телим», - диде ул.

Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Иванов ассызыклаганча, Татарстан нефть-газ химиясе форумы күп еллар ТЭК, машина төзелеше һәм фән вәкилләрен җыя. «Монда нефть-газ һәм химия тармакларын үстерүнең, цифрлаштыру, импортны алмаштыруның актуаль мәсьәләләре хакында фикер алышалар. Ышанам ки, быел да форум югары һөнәри дәрәҗәдә узачак», - диде ул.

Татарстан нефть-газ химиясе форумы 31 августтан 2 сентябрьгә кадәр узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International