ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2022 ел
дүшәмбе

«Наше время – Безнең заман» Х эшче яшьләрнең ачык республика иҗат фестивале яңалыклары турында «Татар-информ» МА матбугат конференциясендә сүз барды. 


12
август, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2022 елның 1 августына «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектына икътисадның база чималы булмаган 184 предприятиесе җәлеп ителгән, 2022 елга план күрсәткече – 161 предприятие, «Сакчыл җитештерү» юнәлеше буенча 36 проект гамәлгә ашырылган.

Татарстан – 2018 елда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга керешкән беренче төбәкләрнең берсе.


10
август, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстанның «Чаллы» һәм «Чистай» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрендә өч яңа резидент арткан. 67,5 млн.сумлык инвестиция проектлары Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә республиканың социаль-икътисадый үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзү буенча комиссияләр каравына һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – төбәкнең икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашында тәкъдим ителде.

Әйтик, «Чистай» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенең яңа резиденты «Тандем» ҖЧҖ компаниясе булды, ул бетоннан, цементтан һәм ясалма таштан 10,4 млн сумлык  әзер төзелеш эшләнмәләре җитештерү проектын гамәлгә ашыруны планлаштыра. Яңа производствода 10 эш урыны булдырылачак.

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы «Сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору өлкәсендә компетенцияләрнең илкүләм фәнни үзәге» АКО һәм «ФИЛИП МОРРИС СЭЙЛЗ энд МАРКЕТИНГ» ҖЧҖ, «Интернэшнл Тобакко Групп» ҖЧҖ, «Тәмәке маркетингы буенча халыкара хезмәтләр» АҖ, «Дж.Т.И.Россия» – Россиядә тәмәке продукциясен иң эре җитештерүчеләр, хезмәттәшлек турында меморандум имзаладылар.


9
август, 2022 ел
сишәмбе

Савыт-саба өчен юу чарасының һәр өченче шешәсе Казан компаниясе тарафыннан җитештерелгән

Көнкүреш химиясен җитештерүче иң эре Нәфис Косметикс трансмилли көндәшләрен уздырып, савыт-саба юу чаралары базары өлеше буенча беренче урынны алган. Россиядә әлеге категориядә компаниянең өлеше 2022 елның беренче яртыеллыгында натураль чагылышта 35% җиткән (NielsenIQ маркетинг тикшеренүләре агентлыгының ваклап сату ритейл-аудит мәгълүматлары нигезендә*).

Республикада җиңел сәнәгать предприятиеләре кластерын булдыру нияте турында тармак вәкилләре белән киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко белдерде. Эш төркеме утырышы Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.

Казанның «Опора Плюс» предприятиесендә хезмәт җитештерүчәнлеген өчтән бер өлешкә арттыру турында беләләр. Татарстан компаниясе проекты «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Җитештерүчәнлек лидерлары» белем бирү программасының 25 нче агымында 37 төбәк арасында көндәшлеккә ирешкән. Шушы көннәрдә Мәскәүдә конкурска йомгак ясалган.

Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Россия регионнарына «Татар ярминкәсе» экспозициясен яңгыратты. Республиканың чит илләрдәге һәм РФ субъектларындагы вәкилләре белән киңәшмәдә иилли сәүдә брендын алга этәрү мәсьәләсе  каралды.


8
август, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 5 августында 2019 һәм 2021 елларда «Ел инженеры» республика конкурсында җиңүчеләрнең «Предприятиедә инженерлык чишелешләрен эзләүнең заманча инструментлары» темасына стажировкасы тәмамланды. Стажировка узу турында таныклыклар тапшыру тантанасында министр урынбасары Родион Карпов катнашты.


6
август, 2022 ел
шимбә

«Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта «Мин күк йөзен сайлыйм!» авиация бәйрәме узды, ул «Туполев» ГАҖ конструкторлык бюросы төзелүгә 100 ел тулуга, С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – «Туполев» ГАҖ филиалы төзелүгә 95 ел тулуга һәм А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты - КАИ оешуга 90 ел тулуга багышланган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International