Бүген Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Бәхрәйн Корольлегенең нефть һәм экология министры Мөхәммәд бен Мөбарәк Бен Даина белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Инсаф Галиев, шулай ук республиканың сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашында узды.
Кунакларны сәламләп, Олег Коробченко билгеләгәнчә, Татарстан Россия-Бәхрәйн мөнәсәбәтләре кысаларында Бәхрәйн Корольлеге белән элемтәләр үсешенә зур игътибар бирә һәм хезмәттәшлек потенциалы ахыргача әлегә ачылып бетмәгән.
Шулай ук ул ассызыклаганча, агымдагы елның май аенда Татарстан Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтте. «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» XII халыкара икътисадый форумын уздыру кысаларында Ислам мәсьәләләре буенча Югары Совет рәисе шәех Абдулрахман Мөхәммәд Рәшит Әл-Хәлифнең визиты узды.
«Үзара визитлар хезмәттәшлекне үстерүдә мәнфәгать булуын чагылдыра. Татарстан һәрвакыт яңа проектлар өчен ачык, һәм без партнерларыбызга аларны тормышка ашыруда ярдәм итәргә әзер», – диде министр.
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында 2022 елда Татарстан нефть-газ химиясе форумы ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, БГӘ энергетика һәм инфраструктура министры Сухейль Бен Мөхәммәд Әл Мазруи, Бахрейн Корольлегенең нефть һәм экология министры Мөхәммәд бен Мөбарәк Бен Даина, Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе ярдәмчесе Анатолий Яновский, Россия нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
Кунаклар һәм форумда катнашучылар алдында чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Президенты махсус күргәзмәдә Россиянең 25 төбәгеннән һәм 4 чит илдән килгән 160 артык әйдәп баручы тармак компаниясе катнашуын билгеләп үтте.
»Форум мәйданчыгы яңа эшлекле элемтәләр урнаштыру һәм агымдагы кризис нәтиҗәләрен җиңәр өчен тырышлыкларны берләштерүдә нәтиҗәле корал булыр дип ышанам. Форумда катнашучыларга һәм кунакларга кызыклы дискуссияләр һәм нәтиҗәле эшләр телим», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
БГӘ энергетика һәм инфраструктура министры Сухейль Бен Мөхәммәд Әл Мазруи Россия белән нефть-газ химиясе өлкәсендә хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Ул форумның яңа партнерлык элемтәләрен үстерүгә һәм тармакның яңа эшләнмәләре белән танышырга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.
Аннары иң яхшы экспонат, проект яки техник чишелеш конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан нефть-газ химиясе форумы 31 августтан 2 сентябрьгә кадәр бара. Чара барышында Россиянең ягулык-энергетика комплексын декарбонизацияләү, импортны алыштыру һәм циффрлаштыру темалары, Россия нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләрен кадрлар белән һәм инженерлык тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышу планлаштырыла. Эшлекле программада 2 меңнән артык кеше катнаша.
Татарстан нефть, газ, химия форумы кысаларында «Казан Экспо» павильонында TatOilExpo-2022 иң эре тармак күргәзмәләренең берсе оештырылды. Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунаклар күргәзмә экспозициясе белән таныштылар. Газ һәм нефть җиһазларын җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр, нефть корпорацияләре һәм холдинглар, нефть һәм газ чыгару һәм эшкәртү предприятиеләре үзләренең иң яңа эшләнмәләрен тәкъдир иттеләр. Моннан тыш, күргәзмәдә тармакның югары уку йортлары, махсус икътисадый зоналар, шулай ук экология өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыручы компанияләр катнашты.
Шулай ук бүген Татарстан Президенты катнашында «Нижнекамскнефтехим» ҖАҖ һәм «Алабуга» МИЗ арасында яңа төзелә торган «Этилен 600» индустриаль паркы территориясендә сәнәгать-җитештерү эшчәнлеген алып бару турындагы килешүгә имза салынды. Килешү кысаларында «Алабуга» МИЗ индустриаль паркын һәм аның резидентларын гамәлдәге һәм яңа импортны алыштыручы производстволар булдыру өчен инфраструктура белән тәэмин итәчәк.
«Наше Время — Безнең Заман» эшләүче яшьләрнең ел саен үткәрелә торган ачык иҗат фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре татарстанлылар өчен Республика көне һәм Казан көне уңаеннан бүләк булды. 30 августта Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда берничә сәгать дәвамында күпмилләтле республиканың иң креатив эшче коллективлары иҗат номерлары белән сөендерде.
Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Тимур Сөләйманов, Татарстан Республикасы Һөнәри берлекләр федерациясе рәисе Елена Кузьмичева, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова һәм башка рәсми затлар катнашты.
Олег Коробченко сәламләү сүзендә «Наше Время — Безнең заман» фестивален оештыручылар адресына зур рәхмәтен белдерде. Министр фикеренчә, мондый фестивальне уздыру сәнәгатькә ярдәм итүгә һәм эшче белгечлекләрне популярлаштыруга аеруча зур өлеш кертә. «Бу хәрәкәт безнең компанияләрне, сәнәгатьчеләрне иҗади коллективлар формалаштыруга этәрә. Бүгенге көндә кешеләр эшкә бару һәм акча эшләүдән тыш, үз эшләреннән шатлык хисе дә алырга тиеш. Иҗади яктан сәләтле эшче яшьләребез үз иҗатларына, үз предприятиеләренә гашыйк иттерә алгач, – бу бик әһәмиятле. Бүген бөтен республикадан килгән коллективларның сәхнәдә чыгыш ясавы күп нәрсәгә лаек», — дип белдерде ул.
Үз чиратында Татарстан Республикасы Һөнәри берлекләр федерациясе башлыгы Елена Кузьмичева ассызыклаганча, Татарстанның күпмилләтле халкы үз традицияләрен, мәдәни кыйммәтләрен хөрмәт итә. «Безнең заман» фестивале нәкъ менә шундый миссия алып бара», — дип ассызыклады ул. Бу эштә аны ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкаручы директоры Нурия Хашимова да хуплады. Ул ассызыклаганча, фестивальдә катнашучылар төрле өлкәләрдә заманча яшьләрнең никадәр актив үсәргә тиешлеген күрсәтәләр. «Алар Татарстан файдасына хезмәт куя, үзләрен иҗатта яхшы итеп күрсәтә, гаилә кора һәм тормыштан ничек ләззәтләнергә кирәклеген күрсәтә. Алар барысы өчен дә матур өлге булып тора», — дип саный ул.
ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов бүген сәхнәгә чыккан коллективларны үз эшенең чын профессионаллары дип атады. «Алар оста да, шәп тә, рухлары белән дә сау-сәламәт, кызыклы, якты һәм дәртләндерә торган. Производствода нинди сәламәт атмосфера хөкем сөргәнен күз алдына китереп була. Ә бу Татарстан өчен көчле нигезләрнең берсе», — дип саный ул.
Фестивальнең башкаручы директоры Наталья Смирнова номерлар сайлаганда киң даирә тамашачыга якын булган репертуарга өстенлек бирелә, дип аңлатты. «Барысы да бии алсын өчен күңелле, тамаша кыла торган номерлар хуплана», — дип билгеләде ул.
Концертта 200дән артык катнашучы – Татарстан предприятиеләре хезмәткәрләре иң яхшы 45 иҗади номер тәкъдим итте. Алар эшче һөнәрләренең нинди талантлы һәм дәртле була алуын күрсәттеләр. Концерт фестиваль гимнын һәм барлык катнашучылар парады белән башланып китте. КАМАЗ, «Аммоний», «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, Казан дары заводы, «Татнефть», «Татэнерго», Горбунов исемендәге Казан авиазаводы һәм башка предприятиеләрнең иҗат коллективлары үз номерлары белән тамашачыларны сөендерделәр. Алар узган еллардагы иң яхшы номерларны да, фестиваль сезонына әзерләүче яңа спектакльләрне дә тәкъдим иттеләр. Өстәвенә, программа Татарстанның күпмилләтле байлыгын халыкка күрсәтерлек итеп төзелгән. Монда инструменталь ансамбль башкаруында татар эстрада попурие, мари биюе, «Варенька» казак вокал-хореографик куелышы, Болгар һәм мишәр биюләре һәм башкалар. Концерт барлык катнашучыларның «Мин яратам сине, Татарстан» композициясе белән уртак чыгышы белән тәмамланды, чөнки бөтен кешене туган республикага мәхәббәт берләштерә.
Чара трансляциясен теләге булганнар «Культура.РФ» федераль порталында күрә ала: https://www.culture.ru/live/broadcast/36899/koncert-festivalya-tvorchestva-rabotayushei-molodezhi-nashevremya-beznen-zaman.
Исегезгә төшерәбез, «Наше время — Безнең заман» фестивале ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасында уза. Хәзерге вакытта 10 нчы, «Наше время-Безнең заман» юбилей фестиваленә гариза бирү кампаниясе дәвам итә, ул 15 нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Гаризалар фестивальнең рәсми сайтында кабул ителә: bzzm.ru.
31 августтан 2 сентябрьгә кадәр «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә нефть, газ һәм нефть химиясе өлкәсендәге иң эре форумнарның берсе ачылачак. Бер мәйданчыкта 3 көн дәвамында актуаль тармак темаларына багышланган бик зур эшлекле программа, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм алдынгы федераль экспертлар катнашында пленар сессия, шулай ук TatOilExpo нефть-газ тармагының казанышлары һәм эшләнмәләре күргәзмәсе узачак. Чараны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Казан Экспо» АКО оештыра.
Татарстан Республикасы зур югалту кичерә. Бүген иртән 72 нче яшендә «Камгэсэнергострой» ААҖ Директорлар советының элеккеге рәисе Александр Евдокимов вафат булды.
Александр Сергеевич Евдокимов 1950 елның 11 маенда Татарстан Республикасының Биектау районында туган. 1972 елда «инженер-төзүче» белгечлеге буенча Казан инженер-төзелеш институтын һәм 1993 елда «югары квалификация менеджеры» белгечлеге буенча Халык хуҗалыгы академиясен тәмамлый.
Хезмәт юлын ул «Камгэсэнергострой» җитештерү берләшмәсенең «Автодорстрой» төзелеш идарәсенең СМУ-4 идарәсендә башлый. 1993 елдан 2007 елга кадәр баш инженер урынбасарыннан алып «Камгэсавтозаводстрой» ҖЧҖ генераль директорына кадәрге вазыйфаларда эшли. Соңыннан Тверь өлкәсенең Удомля шәһәренә күченә, 2002 елдан 2003 елга кадәр «Севзапатомэнергострой» ҖЧҖ генераль директорының беренче урынбасары була. 2003 елда туган Татарстанына кайта һәм «Камгэсэнергострой» ААҖ генераль директоры вазыйфасын ала, 2012 елдан 2014 елга кадәр «Камгэсэнергострой» ААҖ генераль директоры киңәшчесе, Директорлар советы рәисе вазыйфасын башкара.
2009 елдан 2014 елга кадәр дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы була.
Эшнең барлык участокларында Александр Сергеевич талант, кешеләрне берләштерә белү, ышаныч, хөрмәт атмосферасы тудыру һәм шуның белән бергә югары таләпчәнлек күрсәтә. Ул принципиаль һәм энергияле җитәкче, хезмәт коллективларының тырышлыгын дәүләт планнарын уңышлы үтәүгә юнәлдерүче җитәкче иде. Кешеләргә, аларның ихтыяҗларына игътибарлы булуы, эшчәнлеге белән республикада хөрмәт һәм абруй казанды.
Ирешкән хезмәт уңышлары өчен Александр Евдокимов мактаулы исемнәр һәм хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнде: «Россиянең Атказанган бердәм энергетика системасы хезмәткәре», «Россиянең мактаулы төзүчесе», «Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе», «Удмуртия Республикасының Атказанган төзүчесе». «Мактау билгесе», «Дуслык» орденнары, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнгән.
Кеше буларак, А.С.Евдокимов югары принципиальлеге һәм үзенә йөкләнгән эш өчен җаваплылы булуы, даими эзләнүе, намуслы һәм гадел булуы белән аерылып торды. Аны белгән һәркем аны хөрмәт итте һәм яратты.
Александр Сергеевич Евдокимов турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр.
О.В.Коробченко
Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү алдыннан «А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ предприятиесендә NE012 проектының рейд буксиры сериясеннән икенчесен суга төшерү тантанасы булып узды.
Завод хезмәткәрләрен һәм мәртәбәле кунакларны сәламләп, Татарстан вице - премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко* бүген заводның, базарда ныклы позицияләр яулап, үсешен дәвам иттерүе турында билгеләп үтте.
«Тупланган тәҗрибәне саклап, сез, хөрмәтле заводлылар, алдынгы технологияләр кертәсез, яңа төр продукция җитештерүне үзләштерәсез һәм элеккечә җаваплы бурычларны үтәргә әзер торасыз.
Заманча җиһазлар белән тәэмин итү, персоналның югары квалификациясе һәм нәтиҗәле идарә итү заводның алга таба үсешенә ярдәм итә һәм аның эшлекле абруена нигез булып тора. А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы маркасы
сыйфат һәм ышанычлылык гарантиясе булды һәм шулай булып калачак та», - дип билгеләде министр.
NE012 проект суднолары үзйөрешле йөзү чараларын тарттыру һәм эш палубасында йөк ташу өчен эшләнгән, шул исәптән 0,5 м калынлыктагы арктик булмаган вак кисәкләргә ватыла торган диңгез бозлары өстендә дә.
Буксирлар Керчь бугазында дәүләт куйган бурычларны үтәячәк.
Федераль компетенцияләр үзәге (ФКҮ) төбәкләрдәге компетенцияләр үзәкләре рейтингын бастырып чыгарган. Алар предприятиеләр эшен нәтиҗәлерәк итә, яшерен резервлар таба һәм «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын үтәү күрсәткечләрен арттырырга булышалар. Әйтик, 2022 елның беренче яртысы нәтиҗәләре буенча топ-3 исемлегенә Татарстан Республикасы (9,04), Удмуртия (9,01) һәм Липецк өлкәсе (8,76) кергән.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2022 елның 19 августына «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектына икътисадның чималсыз база тармакларының 183 предприятиесе җәлеп ителгән, 2022 елга план күрсәткече 161 предприятие булган.
»Без җитештерү һәм ярдәмче процессларны оптимальләштерү, lean-технологияләрне гамәлгә кертү һәм хезмәткәрләрне укыту буенча эксперт ярдәме күрсәтү хисабына республиканың барлык предприятиеләрендә сакчыл җитештерү культурасын кертергә тиешбез. Безне алдагы елларда актив эш көтә, чөнки илкүләм проект чаралары гамәлгә ашырыла торган предприятиеләр саны сизелерлек арта», — дип шәрехләде Татарстан Республикасы вице-премьеры, сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.
Татарстан Республикасының Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәге җитәкчесе Шамил Бәйрәмов национальныепроекты.рф порталына илкүләм проектлар турында сөйләде, рейтинг җирле предприятиеләрне колачлау буенча планнар үтәлешен һәм билгеләнгән эш графигын, шулай ук аның сыйфатын, хезмәткәрләрнең комплектлануын һәм башкаларны исәпкә ала. Төбәкләрдәге барлык компетенция үзәкләре илкүләм проект операторы – ФКҮ бәяләвен уза.
«Безнең ТКҮ иң югары дәрәҗәдә системалы эш оештырылган, болар барысы да — министрлыклар, муниципалитетлар, холдинглар һәм бергәлекләрне җәлеп итү нәтиҗәсендә. Алар илкүләм проект буенча предприятиеләрнең потенциаль катнашучыларын мәгълүмат белән тәэмин итәләр», — диде Шамил Бәйрәмов.
Ул шулай ук ТКҮ бүлекчәләренә амбицияле бурыч куелганын да әйтте — предприятиеләрне проектларга актив җәлеп итү. Моның өчен республика муниципаль районнарында махсус семинарлар да үткәрелгән. Шуның аркасында кызыксынган һәркемгә проектта катнашу мөмкинлекләре, аның нәтиҗәлелеге, предприятиеләргә дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләүгә ирешелгән.
Аның фикеренчә, ТКҮ югары квалификацияле экспертлары хезмәте аерым игътибарга лаек. Алар оешма җитәкчеләре белән өстәмә күнегүләр һәм стратегик очрашулар үткәрәләр, шуның аркасында соңгылары куелган максатларга ирешәләр һәм алга таба үсеш өчен юнәлешләр алалар.
Шамил Бәйрәмов шулай ук илкүләм проектны тормышка ашыруда катнашучы мөһим предприятиеләр турында да сөйләде.
Моннан тыш, Казанда ТКҮ базасында «Процесслар фабрикасы» һәм «Офис процесслары фабрикасы» уку мәйданчыклары эшли. Шуның аркасында «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашучылар сакчыл җитештерү коралларын куллану тәҗрибәсенә ия булалар. Алар шулай ук яхшырту эшнең оператив һәм икътисадый күрсәткечләргә ничек тәэсир итә икәнлеген дә аңлый башлыйлар.
Бер үк вакытта Төбәк компетенцияләр үзәге предприятиеләрне РФ Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Бөтенроссия тышкы сәүдә академиясе тарафыннан эшләнгән «Җитештерүчәнлек алдынгылары» укыту программасын үтәргә дә этәргеч ясый.
«Быел нефть, газ, химия форумының эшлекле программасында катнашучылар саны ике меңгә якын булыр дип көтәбез», – дип сөйләде 25 августта Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә. Татарстан нефть, газ, химия форумы 31 августтан 2 сентябрьгә кадәр «Казан Экспо» ХКҮ территориясендә узачак. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
Олег Коробченко билгеләп үткәнчә, форум танышу максаты белән генә түгел, ә анда катнашучылар акча эшли алсын өчен дә үткәрелә. «Сүз уңаеннан, акча эшләүне генә күз алдында тотмыйм – студентлар монда яңа белем алачак, тәэмин итүчеләр – яңа мөмкинлекләр, кулланучылар яңа тәэмин итүчеләр белән танышачак. Без зур әзерлек эшләрен башкардык, Татарстан Республикасының якорьлы компанияләре ягыннан, тәэмин итүчеләрдән форумны көтүләре турында мәгълүмат җыйдык, барлык катнашучыларның мәнфәгатьләрен исәпкә алдык. Форум уңышлы узар һәм берничә контракт төзелер дип өметләнәбез», – диде министр.
Өч көн дәвамында 5 халыкара һәм бер бөтенроссия конференциясе, 7 түгәрәк өстәл утырышы узачак. Алар фәнгә, технологияләргә, кадрлар мәсьәләсенә һәм нефть-газ химиясе сәнәгатен үстерүнең төрле юнәлешләренә багышланачаклар. «Форумның төп темаларының берсе – импортны алыштыру. Без алга таба кая һәм ничек хәрәкәт итәбез, дип фикер алышачакбыз. Чөнки һәркем үз юлы белән барса, нәтиҗәдә, без кирәкле юлга борылыш ала алмаячакбыз», – дип ассызыклады Олег Коробченко.
Ул шулай ук «Газпром» ГАҖ, «Татнефть» ГАҖ, «СИБУР Холдинг» ГАҖ, «Газпром нефть» ГАҖ катнашында «Тәэмин итүче көне» буенча да алхәбәр җиткерде. «Бу очрашуларда әлеге компанияләр җитештерүчеләр, инновацион һәм читтән кертелә торган товарларны алмаштырырлык җиһазлар, материаллар һәм хезмәт күрсәтүләр белән потенциаль тәэмин итүчеләр белән хезмәттәшлек механизмнары турында көнүзәк мәгълүмат белән уртаклашачаклар. Монда ук үзебезнең предприятиеләр продукциясен гамәлгә кертү өчен перспективалы мәсьәлә каралачак», – диде министр.
Быел күргәзмәләрдә катнашучылар саны – 143 компаниядән 200гә кадәр артыр дип көтелә һәм аның географиясен киңәйтү дә күздә тотыла. Экспозиция өч континент вәкилләрен берләштерәчәк һәм Россия, Үзәк Азия, Кытай, Иран, Төркия, Камерун һәм башка илләрдән килгән компанияләр эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк.
Татарстан делегациясенең Иран Ислам Республикасына визиты тәмамланды.
Иранга республиканың төрле сәнәгать тармакларыннан килгән 33 предприятие вәкилләре килде. Делегация әгъзалары ассызыклаганча, республикада сәнәгатьнең барлык юнәлешләре – авиатөзелеш, автомобиль төзелеше, суднолар төзелеше, станоклар төзелеше, энергетика, нефть чыгару, нефть эшкәртү, нефть химиясе, шулай ук минераллы ашламалар җитештерү, авыл хуҗалыгы һәм башкалар тупланган.
4 көн эчендә Тәһранда, Тәбриздә, Голистан, Гилян провинцияләрендә очрашулар уздырылды. Продукция китерү буенча фикер алышынды, ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча килешүләргә ирешелде.
Хәзер яклар сәүдә маршрутларының логистикасын төзергә ниятли. Икътисадый яктан иң отышлы юл – су юлы.
Татарстан Хөкүмәте Россиягә карата кертелгән санкцияләр шартларында импортны алыштыру өчен продукция исемлеген раслады. ТР премьер-министры Алексей Песошин боерыкка кул куйды.
Исемлектә ОКВЭД кодлары булган 1 792 продукция төре бар. Мәсәлән, исемлеккә кәрәзле телефоннар, ясалма буыннар, ярымүткәргеч приборлар, пар казаннары өчен ярдәмче җайланмалар, светодиодлар, кулдан эшләү кораллары, чүпрәләр, крахмал, авыл хуҗалыгы производствосы өчен химикатлар, хлор, тукыма, йон эшләнмәләр, ятьмәләр, баудан, шнурлардан яки җептән үрелгән әйберләр, оксидлар һәм цинк оксидлары, титан оксидлары һ.б. кергән.
Исемлек белән әлеге сылтама аша танышырга мөмкин: https://pravo.tatarstan.ru/npa_kabmin/rasp/?npa_id=1030101