Татарстан делегациясе Тәбризнең сәнәгать предприятиеләрендә булды

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе эш визиты белән Иран Ислам Республикасына килде.

Иртән Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Shirin Asal кондитер фабрикасында булдылар. Кондитер производствосы эшчәнлеге белән танышу барышында Татарстанга продукция китерү ихтималы турында фикер алыштылар.

Шулай ук визит кысаларында Татарстан Республикасы делегациясе RakhshKhodro Diesel йөк машиналары җитештерү заводында булды, анда ул DARICE компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

2018 елда компаниянең 100%ын Rakhsh Khodro Diesel Daric Group сатып алган. Бу тулысынча шәхси инвестицияләргә нигезләнгән холдинг компаниясе. Компания структурасына авиация, тау эшләре, металлургия, автомобильләр һәм тагылмалар җитештерү, төзелеш, мәгариф, спорт һәм башка юнәлешләр буенча 20дән артык бүлендек предприятие керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International