РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы киләсе елга үзебезнең автомобильләргә ихтыяҗны стимуллаштыру программасын озайтырга ниятли: аерым алганда, ташламалы автокредитлау һәм лизинг буенча. Бу хакта вице-премьер - Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуров «Известия»га биргән интервьюсында хәбәр итте.
Мантуров искәртеп узганча, ташламалы автокредит, ташламалы автомобиль лизингы, газ-мотор техникасына ихтыяҗны стимуллаштыру программаларын тормышка ашыруга 2022 елда 21 миллиард сумга якын акча каралган. Алар ярдәмендә 75 мең автомобиль сатылыр дип планлаштырыла.
«Акча алдагы чорларга да каралган. 2023 елга бюджет проекты нигезендә программаларга – 9,8 миллиард, 2024 елда – 17 миллиард һәм 2025 елда 19 миллиард сум бүлеп бирү планлаштырыла. Шул рәвешле тагын 190 меңгә якын автомобиль сатуны стимуллаштырырга уйлыйбыз», - дип аңлатты ул.
Быел ташламалы автокредит программасы шартлары яхшыртылган – ташлама 10% алып 20% кадәр арткан (ДФО өчен 25% дәрәҗәсендә сакланган), ә ташламалы автокредит белән сатыла торган автомобильнең бәясе 1,5 миллион сумнан 2 миллион сумга кадәр арткан. Бу тәкъдимнән ким дигәндә балигъ булмаган бер баласы булган гаиләләр, медиклар һәм укытучылар, шулай ук беренче тапкыр транспорт чарасы сатып алучылар файдалана ала. Моннан тыш, шартлар алты елдан артык файдаланылган автомобильне трейд-инга тапшыручылар өчен дә кагыла.
Ташламалы автокредит шулай ук Россиядә җитештерелә торган Evolute электр машиналарына да кагыла. Ташлама 35% тәшкил итә, ләкин бер электр машинасына 925 мең сумнан артмый.