Татарстан делегациясе «Голестан-Татарстан» түгәрәк өстәле утырышында катнашты

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Бүген Иран Ислам Республикасына эш визиты белән килгән Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе «Голестан-Татарстан» түгәрәк өстәле утырышында катнашты.

«Гөлестан-Татарстан» түгәрәк өстәле Гөлестанның (Иран) эшлекле даирәләре вәкилләрен җыйды.

Сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов, очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Иран җитәкчелегенә, Гөлестан провинциясенә һәм Тәһрандагы Россия илчелегенә әлеге чараны оештырганнары өчен рәхмәт белдерде.

«Без Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Иран белән хезмәттәшлекне югары бәялибез. Безнең бай тарихи, икътисадый һәм мәдәни багланышларыбыз бар. 2022 елда без хезмәттәшлегебезне сизелерлек активлаштырдык һәм берничә провинция җитәкчеләре белән очрашулар уздырдык», - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов нефть химиясе һәм машина төзелеше тармагы продукциясен китереп тору кебек юнәлешләр буенча багланышларны киңәйтү мәсьәләләренә җентекләп тукталды.

Үз чиратында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Татарстанның сәнәгать потенциалы турында сөйләде, бүген Иран Ислам Республикасы белән хезмәттәшлекне киләчәктә дә үстерү потенциалы зур булуын билгеләп үтте.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы делегациясе составында – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары.

Моннан тыш, Гөлестанның эшлекле даирәләре катнашындагы түгәрәк өстәл утырышында шулай ук «Агрокөч» АҖ, «Рацин» АҖ, «Биектау сөт заводы Елмай» ҖЧҖ вәкилләре һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International