Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Иранның Беренче вице-президенты Мөхәммәд Мохбер белән очрашуында катнашты.
«Без Иран белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирәбез. Өч көн инде сезнең күркәм илегездә эшлибез. Көнчыгыш Әзәрбайҗан, Гөлстан провинцияләре безнең белән кызыксына. Тәһранда сәнәгать мәйданчыкларында булдык. Визитыбызны оештырган өчен бик зур рәхмәт. Ышанам ки, бу безнең проектлар үсешенә яхшы этәргеч бирәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов, Иран вице-президентына мөрәҗәгать итеп.
Рөстәм Миңнеханов Иран Президентына хезмәттәшлекне үстерүгә шәхси игътибары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерүне сорады.
«Президентыбыз Рәиси Татарстанга килүен җылы сүзләр белән искә ала», - диде Мөхәммәд Мөхбәр.
Вице-президент мөнәсәбәтләрнең үсешенә ярдәм итүче гомуми культурага һәм тарихка игътибар итте.
«Шуңа таянып, без сәүдә, сәнәгать, индустрия, башка өлкәләрдә җитди адымнар ясый алабыз һәм бергәләп алга бара алабыз», - диде ул.
Үз чиратында, Татарстан Республикасы Президенты эш сәфәре кысаларында уздырыла алган сөйләшүләр һәм очрашулар турында хәбәр итте.
«Сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекнең зур потенциалы бар. Без сезгә КАМАЗ, вертолетлар, йөк пассажир суднолары, нефть химиясе продукциясе китерү белән кызыксынабыз. Һәм, әлбәттә, Иран товарлары импортының киңәюен көтәбез», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Очрашуда Татарстан логистика үзәкләре катнашында «Төньяк-Көньяк» халыкара транспорт коридорының тулы канлы эшләве мәсьәләсенә аерым тукталдылар.
«Бу киләчәктә йөкләрне су юлы белән Иранга, ә аннан башка илләргә китерү буенча яхшы мөмкинлек тудырачак», - диде Татарстан Президенты.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Иран вәкиленә РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча җитәкчелек иткән «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшендә актив катнашуы өчен рәхмәт белдерде.