ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

21-24 сентябрь көннәрендә Татарстан башкаласында «Kazan Digital Week 2020» халыкара форумы узачак, ул барлык дөньядан белгечләрне берләштерәчәк.

Чараның максаты – цифрлы технологияләр өлкәсендә иң яхшы практикалар, эшләнмәләр һәм экспертизалар тупланачак, Россиядә ел саен уздырыла торган иң эре мәйданчыкларның берсен оештыру. Вакыйгалар периметрында шулай ук онлайн-форматта DIGITAL SUPERHERO хакатон-ярышлары сериясе дә кала.

Шулай ук пленар һәм эш утырышлары, түгәрәк өстәлләр, күргәзмәләр һәм төрле мастер-класслар оештырылачак.

Форумның төп тематик юнәлешләре:

▪ ️ Интеллектуаль транспорт системалары;

▪ ️ Вәзгыяти үзәкләр;

▪ ️ Киберкуркынычсызлык;

▪️ Инновацияләр;

▪ ️ Финтех.

Форумга https://kazandigitalweek.com/ сайтында теркәлергә, шулай ук өстәмә мәгълүмат алырга мөмкин.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Үтәкүренмәле» цифрлы технологияләр базасында булдырылган продуктларны, сервисларны һәм платформа чишелешләрен ташламалы кредитлау нигезендә икътисадның һәм социаль өлкәнең өстенлекле тармакларын үзгәртеп кору проектларына ярдәм итү кысаларында федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслау турында» 2019 елның 5 декабрендәге 1598 номерлы карары нигезендә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 2 июлендәге 974 номерлы карары редакциясендә федераль бюджеттан субсидияләр бирү тәртибе билгеләнгән, алар нигезендә проектларга ярдәм итү кысаларында субсидияләр цифрлы трансформация чараларын гамәлгә ашыручы һәм мәгълүмат технологияләрен, шул исәптән цифрлы чишелешләрне, кертүче оешмаларга ташламалы ставка (елына 1% башлап 5% кадәр) буенча финанс чаралары бирү чыгымнарын каплау максатларында вәкаләтле банкларга бирелә.

Әлеге Карар таләпләре нигезендә компанияләргә, шул исәптән Россия технологик чишелешләрен (программа белән тәэмин итү һәм программа-аппарат комплексларын) сатып алуга да, ярдәм итү каралган. Проектка ташламалы (субсидияләнгән) кредитның максималь күләме 5 млрд. сумга кадәр тәшкил итә, берничә үзара бәйләнешле проекттан торган комплекслы программага, – 10 млрд. сумга кадәр.

Тулырак мәгълүмат Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә түбәндәге адрес буенча урнаштырылган:  https://digital.gov.ru/activity/directions/942/.


31
август, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 2-4 сентябрендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән Россия нефть-газ тармагының иң эре халыкара чараларының берсе – Татарстан нефть-газ химиясе форумы узачак. Быел чара Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган.

Форум төбәк һәм халыкара дәрәҗәләрдә тармак предприятиеләре арасында эшлекле хезмәттәшлек чикләрен киңәйтү, заманча технологияләрне һәм җиһазларны Татарстан Республикасы предприятиеләренә таныту, шулай ук идеяләр алмашу, тармакның төп темалары буенча актуаль мәгълүмат алу, сәнәгать һәм бизнес-бергәлекләрнең эшлекле очрашулары өчен нәтиҗәле мәйданчык булып тора.

2020 елда Татарстан нефть, газ, химия форумы беренче тапкыр «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә узачак.

Форум кысаларында узачак чаралар:

- «Нефть, газ. Нефть химиясе» 27 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе – Идел буе федераль округында алдынгы тармак күргәзмәләренең берсе, икътисадны үстерү, технологик инфраструктура һәм Россиядәге нефть, газ, химия комплексы предприятиеләрен техник яктан яңадан җиһазлау өчен махсус әһәмияткә ия. Күргәзмә Бөтендөнья күргәзмә индустриясе ассоциациясе һәм Россия күргәзмәләр һәм ярминкәләр берлеге билгеләре белән билгеләнгән.

-  «GEO-КАЗАН: Геологик разведка. Геодезия. Картография» 10 нчы махсуслаштырылган күргәзмәсе – файдалы казылма ятмаларын эзләүнең инновацияле геологик һәм геофизик алымнарын үстерүгә һәм куллануга, яңа геомәгълүмати эшләнмәләр һәм технологияләр кертүгә ярдәм итүче уникаль проект.

- «Мессе Дюссельдорф Москва» ҖЧҖ белән берлектә оештырыла торган «Интерпластика Meeting Point Казань» төбәк проекты. Биредә синтетик материаллар һәм каучук җитештерү һәм эшкәртү өчен җиһазлар, чимал һәм ярдәмче материаллар, полимер материаллардан һәм каучуктан эшләнмәләр, 3D Fab+print, аддитив эшчәнлек тәкъдим ителәчәк.

Быел күргәзмәләрдә 100дән артык компания катнаша. Болар: нефть химиясе, химия һәм нефть-газ комплексы өчен җиһазлар җитештерүчеләр. Хәзерге вакытта күргәзмәдә илнең төрле төбәкләреннән эре нефть химиясе предприятиеләре, нефть машина төзелеше лидерлары, шул исәптән: В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ, «ТАИФ» компанияләре төркеме, «ТаграС-Холдинг» ҖЧҖ, «Казанькомпрессормаш» ААҖ, «Иокогава Электрик СНГ» ҖЧҖ, ВЭЛАН ҖЧҖ, ПРИВОДЫ АУМА ҖЧҖ, «Химград» технополисы, «Завод ГОРЭЛТЕХ» ҖЧҖ һ.б. үзләренең катнашачагы турында раслаган.

 

Күргәзмәләрдә нефть, газ, химия комплексы предприятиеләренең нәтиҗәле һәм куркынычсыз эшен тәэмин итә торган заманча материаллар, җиһазлар һәм технологияләр күрсәтеләчәк. Яңалыклар арасында:

Торбалар һәм торбаүткәргеч арматура

  • «КВАРТ» АҖ тарафыннан – озын буйлы яссы борыла торган, резин металл эреткеч җиңсәләр; су- нефтьтән кабартылучы, җылыга чыдам пакерлар;
  • «Теплоучет» СЙ ҖЧҖ тарафыннан – VECTOR технологиясе белән җайга салына торган KOSO клапаны;
  • «УК ТМС групп» ҖЧҖ тарафыннан – пар арматуралары һәм пружиналы центраторлар.

Контроль-үлчәү җиһазлары

  • «МЕТРОЛ» ҖЧҖ тарафыннан – уникаль күчмә Beamex MC6-T (-R) метрология лабораториясе;
  • «Эльстер Газэлектроника» ҖЧҖ тарафыннан – газ сарыфын ультратавыш ярдәмендә үлчи торган Q.Sonic җайланмалары һәм электрон индексы булган күләмле күпфункцияле диафрагменлы газ счетчиклары;
  • «ЭЛЕМЕР-УФА» ҖЧҖ тарафыннан – ЭЛЕМЕР-АИР30М басым датчиклары, электрон МТИ-100Ex манометрлары, җылылык хасил итү җайланмалары, сигнализаторлар, сыекча термостатлары, автоматлаштырылган басым калибраторлары;
  • «Ризур» ҖЧҖ тарафыннан – күп нокталы ультратавышлы сигнализаторлар һәм байпаслы роликлы басым, температура индикаторлары.

Шартлаудан саклау һәм уттан яклау техникасы буенча яңа эшләнмәләр

  • «Завод ГОРЭЛТЕХ» тарафыннан – ПКИВА-АВ эвакуация юлларын аварияле ачу җайланмасы, СГУ06 сериясендәге светодиод яктырткычлары;
  • «Базальтовые Огнезащитные Системы» ҖЧҖ тарафыннан – вентиляция һәм төтен бетерү, һава чыгару системасы беркетмәләрен уттан саклау өчен сертификатлы комплекслы чишелеш;
  • «ЭЛЕМЕР-УФА» ҖЧҖ тарафыннан – ЭЛЕМЕР-БРИЗ, БИЗ очкыннан саклау барьерлары, БП 916, БП/ИБП316 ток белән тукландыру җайланмалары.

Нефть-газ сәнәгате өчен насослар һәм насос станцияләре

  • «Казанкомпрессормаш» ҖАҖ (ГМС төркеме) җитештергән газ суырту агрегаты;
  • «Система-Сервис» ИК» ҖЧҖ тарафыннан – горизонталь насос җайланмалары секцияләре өчен ГНУ эш органнары.

«СервисМонтажИнтеграция» ҖЧҖ тарафыннан –

  •  кабель-үткәргеч продукциясе һәм КРУ GUDIRA-5110 һәм НКУ SPASSK-89  бүлү җайланмалары;
  • ПК Полигран ҖЧҖ тарафыннан – «Полисил 01К» полиэтилен композициясе һәм үзен-үзе тотып торган изоляцияле үткәргечләр һәм ток кабельләре өчен изоляция әзерләү буенча «Полисил 02» һәм «Полисил 02Ч» катализаторлары концентраты;
  • «Экоресурс» АҖ тарафыннан – ПАЗ һәм АСУ ТП бурычларын хәл итү өчен билгеләнгән күп каналлы БАЗИС сәнәгый программалаштыра торган мантыйк контроллерлары.

 

Татарстан нефть, газ, химия форумы ел саен тармак үсешенең трендлары билгеләнә торган мәйданчык статусын раслый, гамәли характердагы мәсьәләләр хәл ителә. Форумда 1500 артык кеше катнашыр дип көтелә торган эре халыкара фәнни-гамәли конференцияләр узачак:

  • Нефть-газ геологиясен үстерүнең яңа парадигмасы турында
  • Нефть һәм газ ятмалары запасларын заманча тулыландыру – миф яки чынбарлык?
  • Углеводород ятмаларын эзләү һәм разведкалау
  • Нефть, газ һәм нефть-газ ятмаларын эшкәртү
    • Нефть-газ химиясе комплексында циркуляр икътисад
    • Геодезия һәм геомәгълүмат системаларының актуаль мәсьәләләре
    • Сыеклыклар һәм газлар чыгымын һәм күләмен үлчәүне метрологик тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре

Түгәрәк өстәлләр:

  • «Төзелеш тармагында республика җитештергән нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү»;
  • «Юл төзелешендә нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү»;
  • «Нефть эшкәртү, нефть химиясе сәнәгате предприятиеләрендә энергия нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре», шул исәптән «Вак бүленешле энергетика һәм яңартыла торган энергия чыганаклары» секцияләре;
  • «Нефть, газ, химия комплексы предприятиеләрен кадрлар һәм инженер-технологик тәэмин итү: инженерлык педагогикасын үстерү мәсьәләләре», ул 4.0 индустриальләштерү өчен инженер белемен трансформацияләү проблемаларына һәм хезмәт җитештерүчәнлеге проблемаларына багышланган.

Форумның эш программасы чаралары бөтен дөньядан: Әзербәйҗан, Германия, Казакъстан, Канада, АКШ, Швейцария, Финляндия, Япония һәм башка илләрдән спикерларны тоташтырып, заманча онлайн конференция залларында узачак. Барлык эшлекле чаралар әлеге платформада күрсәтеләчәк:  http://online.expokazan.ru/oil/

 

Быел Форумда «Экология» юнәлешенә аерым игътибар биреләчәк.
 Эш программа кысаларында «Экология» илкүләм проекты» буенча түгәрәк өстәл һәм А.И. Щеповских исемендәге «Сәнәгый экология һәм куркынычсызлык» ХV Бөтенроссия конференциясе узачак.

Конференциядә секцияләр буенча эшләү планлаштырылган:

  • Йомык цикл икътисады, калдыклар белән эш иткәндә энергия нәтиҗәлелеге һәм экологик куркынычсызлык.
  • Татарстан Республикасында биологик төрлелекне саклау һәм табигатьне территориаль саклауны үстерү.
  • Чиста су.
  • Саф һава.

 

Күргәзмәдә беренче тапкыр Татарстан Республикасы Президентының 2020 елның 24 февралендәге ПУ-115 номерлы указы белән оештырылган Татарстан Республикасының дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәге составына керүче фәнни-мәгариф учреждениеләренең коллектив экспозициясе оештырылачак.
 Биредә Казан (Идел буе) федераль университеты, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ, Казан дәүләт энергетика университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, «Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» федераль тикшеренү үзәге һәм башкалар үз эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк. 

Күргәзмәдә Татарстан Республикасы предприятиеләренең COVID-19 коронавирус йогышына каршы көрәш буенча тематик экспозициясе аерым блок булып тора. «Татхимфармпрепараты» АҖ, «Полиматиз» АҖ, «Глобальный Партнер» ҖЧҖ, «Айрониндастрикомпани» ҖЧҖ, «Индиго» ҖЧҖ, «Аромат» АҖ, «Эйдос Медицина» ҖЧҖ, «Татэлектромаш» фәнни-җитештерү берләшмәсе» ААҖ, «Здравмедтех-Поволжье» ГАҖ һәм башкалар түбәндәгеләрне тәкъдим итәчәк:

  • вируска каршы һәм ялкынсынуга каршы дару чаралары;
  • медицина битлекләре;
  • бер тапкыр кулланыла торган саклагыч костюмнар;
  • дезинфекция чаралары, антисептиклар;
  • COVID-19 экспресс-диагностикасы өчен портатив мини-лаборатория;
  • ультрашәмәхә нурландыргыч-рециркулятор.

 

4 сентябрьдә Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында Татарстан Республикасы нефть-газ һәм химия предприятиеләренең баш технологлары, механиклары, энергетиклары һәм метрологларының гадәттәге бизнес-очрашулары узачак, ул мэтчмейкинг (matchmaking) принцибы буенча оештырыла – тәэминатчылар белән сатып алучылар арасында алдан ук планлаштырылган график буенча кыска очрашулар булачак. Узган ел 135 очрашу узды, аларда Татарстан Республикасының 18 предприятиесеннән 50 баш белгеч, шулай ук 51 кече һәм урта бизнес белгече катнашты.

Форум эшенең беренче көнендә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең «2019 ел йомгаклары буенча «Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2020 елга бурычлар турында» утырышы булачак.

Хөрмәтле форум кунаклары!

Игътибар итегез, күргәзмә белән танышу өчен www.online.expokazan.ru/oil яки www.oilexpo.expokazan.ru/  сайтларында онлайн-теркәлү узарга һәм бейдж алырга кирәк.

«Казан Экспо» ХМҮ территориясенә керү катгый бейджлар буенча гына башкарылачак.

Чара, конгресс һәм күргәзмә эшчәнлеген башкарганда яңа коронавирус инфекциясенең (COVID-19) таралуын кисәтү буенча профилактик чаралар үткәрү буенча Роспотребнадзор күрсәтмәләре (2020 елның 26 июнендәге МР 3.1/2.1  0198-20) нигезендә уздырыла. Мәйданчыкта битлек режимы кертелгән, санитайзерлар урнаштырылган, социаль аралык саклана.

   

 КИЛҮЧЕЛӘРНЕ ТЕРКӘҮ – сылтама буенча монда күчегез БИРЕДӘ

ММЧ АККРЕДИТАЦИЯЛӘҮ 1 сентябрьнең 15:00 сәгатенә кадәр – сылтама БИРЕДӘ

 

ОЕШТЫРУ КОМИТЕТЫ

+7 (843) 202-29-28, 202-29-93, 202-29-06, 202-29-03

expokazan02@mail.ru

 

Сезне «Казан Экспо» ХМҮ түбәндәге адрес буенча көтәбез:

Татарстан Республикасы, Лаеш районы, Олы Кабан авылы,

Выставочная урамы, 1, Павильон № 1

 

Килүчеләргә уңайлы булсын өчен, «Җиңү Проспекты метросы» тукталышыннан бушлай трансфер оештырылачак. Форумның эш көннәрендә автобус-шаттллар 8.30 сәгатьтән 16.30 сәгатькә кадәр һәр 30 минут саен маршрут буенча йөриячәк.


30
август, 2020 ел
якшәмбе

30 августта, Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә, сыекландырылган табигый газда «Чайка» пассажир судносын беренче рейска җибәрү тантанасы булды һәм автомобильгә газ тутыру буенча беренче өч компрессор станциясе (АГНКС) ачылды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Видеоконференцэлемтә режимында Питрәч районындагы АГНКС-1, Зеленодольск районының «Яңа Тура» АГНКС, Яр Чаллы шәһәренең «Раритэк» АГНКС ачылу тантанасы булды. Мөхтәрәм кунаклар станцияләр эшен башлап җибәрүнең символик төймәсенә басты.

Алга таба Рөстәм Миңнеханов һәм башка мөхтәрәм кунаклар сыекландырылган табигый газда эшли торган «Чайка» пассажирлар судносы бортына күтәрелде. Борт Кремль яры буеннан рейска юнәлде.

Озатып җибәрү тантанасында Татарстан Президенты искә төшергәнчә, бу Россиядә үзебезнең комплектлау әйберләрен кулланып, сыекландырылган табигый газда (СПГ) эшли торган кораб төзү буенча беренче тәҗрибә. Судноны ягулык белән «Газпром газомоторное топливо» ҖЧҖ компаниясе тәэмин итәчәк.

«Без республика һәм «Газпром» компаниясе тормышында ике мөһим вакыйгада катнашабыз, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Беренчедән, «Газпром» белән бергә без газ белән тәэмин итү челтәре үсешенең чираттагы этабын уңышлы гамәлгә ашырдык. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, табигый газны ягулык сыйфатында куллану безнең шәһәрләрдә экологияне яхшыртырга, техниканы эксплуатацияләгәндә экономияләргә һәм аның хезмәт итү вакытын озайтырга мөмкинлек бирә. Сыекландырылган табигый газда эшли торган «Чайка» беренче пассажир судносы безнең өчен тагын бер мөһим вакыйга булып тора. Бу безнең ил өчен бөтенләй яңа проект. Бүгенге көнгә кадәр Россиянең елга флотында мондый төрдәге суднолар юк иде».

Белешмә өчен: «Чайка-СПГ» җирле линияләр өчен елга буйлап пассажир йөртү-экскурсия судносы 150-170 кеше сыйдырышлы. «Зеленодольск проект-конструкторлык бюросы» АҖ тарафыннан эшләнгән һәм ул корпусның төп өлешендә руль рубкасы урнаштырылган теплоходтан гыйбарәт. Судноның заманча экстерьер һәм интерьер дизайны бар, елга транспортында пассажирлар йөртү куркынычсызлыгының соңгы таләпләренә җавап бирә. Рейс вакытында пассажирларның бортта булу уңайлыгының югары дәрәҗәсе судноның техник камиллегенең югары дәрәҗәдә булуын белдерә. Теплоходта панораманы күзәтү һәм тәбәнәк күперләр астыннан чыгу мөмкинлеге бар. Аның озынлыгы 58,8 метр, киңлеге – 10,8 метр.

2020 елның 7 августында Зеленодольскта сыекландырылган табигый газда эшләүче «Чайка» беренче елга пассажир судносы суга җибәрелде. Тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

 

ТР Президенты матбугат хезмәте

Узган ял көннәрендә Татарстан башкаласында Казансу елгасы акваториясендә 2020 елгы Илкүләм җилкәнле лига Югары дивизионының II этабы тәмамланды. Быел анда Россиянең 15 төбәгеннән 250 артык спортчы катнашты.

Икенче ел рәттән Татарстан Республикасы илдә иң зур җилкәнле проектны кабул итә. Бу этап 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган иде. Регата Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узды.

ТАССРның 100 еллыгы һәм Казан шәһәре көне уңаеннан уздырылган тантаналар көнендә йомгак ясалды. Спортчыларны Татарстан Хөкүмәте исеменнән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры, ТР Җилкәнле спорт федерациясенең Химаячеләр советы рәисе Альберт Кәримов котлады.

«6 ел эшләү дәверендә Лига илнең күләмле һәм дәрәҗәле күп этаплы регатасына әверелде, Россиянең иң көчле яхтсменнарын җыйды, җилкәнгә мәхәббәт берләштергән кешеләр берләшмәсенә әверелде. Бу ел безнең өчен үзенчәлекле булды, без республикабызның 100 еллыгын бәйрәм итәбез. Гасырлык тарихында Татарстан барлык юнәлешләр буенча да, шул исәптән спортта да, зур нәтиҗәләргә иреште», – дип билгеләп үтте ул. Чарада барлыгы илнең иң көчле 19 командасы катнашты, шул исәптән 2 Татарстан командасы да. Чечнядан «Әхмәт» командасы лидер булды.


28
август, 2020 ел
җомга

Бүген Казан вертолет заводында «Казан вертолет заводы» ГАҖ оешуга 80 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.

Казан вертолет заводының авиация тарихы 1940 елның 4 сентябрендә башлана. Бөек Ватан сугышы вакытында предприятие фронт өчен По-2 буенча 11 мең җиңел төнге бомбардировщик әзерләгән, заводта Бөек Ватан сугышы елларында СССР авиация сәнәгате җитештергән һәр унынчы хәрби самолет җыелган. 1945 елда хәрби самолетлар җитештерү буенча Хөкүмәт биремнәрен үрнәк үтәгәне өчен Казан заводы 387 нче номерлы Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. 1947-1951 елларда предприятие сугыштан соң халык хуҗалыгын торгызуга актив керешә: завод илдә беренче 9000нән артык С-4 үзйөрешле комбайн җитештерә.

1951 елдан предприятиедә винтокрылы машиналар җитештерелә башлый. Завод барлыкка килү тарихында 12000гә якын Ми-1, Ми-4, Ми-8, Ми-17 вертолетлары һәм аларның модификацияләре 92 илгә җитбәрелгән.

1966 елның 30 апрелендә 387 номерлы завод Казан вертолет заводы итеп үзгәртелә.

1970 елда биш еллык планны уңышлы үтәгәне һәм яңа техника җитештерүне оештырганы өчен завод Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләнә.

1973-1986 елларда завод 273 вертолет – Ми-14 амфибиясе җитештерә.

1997 елдан предприятие «Ансат» җиңел вертолетларын мөстәкыйль рәвештә эшли башлый.

2004 ел – «Ансат» вертолетын серияле җитештерү башлана.

2007 елда «Казан вертолет заводы» ГАҖ «Россия вертолетлары» холдингына керде. Россиядә авиация техникасын үстерү федераль программасы кысаларында предприятие урта класслы Ми-38 вертолетын җитештерүне үзләштерә. 2019 елда Россия Федерациясе Оборона министрлыгы өчен беренче тапкыр ике Ми-38Т вертолеты китертелә. 2020 елда беренче Ми-38 граждан заказчысына тапшырылган. Рособоронэкспорт 2021-2022 елларда чит ил заказчысына Ми-38Т вертолетларын китерүгә беренче контракт төзегән.

Ансат вертолетларын чит илгә китерүгә берничә контракт төзелгән, вертолет Кытайның авиация хакимияте тарафыннан сертификацияләнгән. 2020 елда КВЗ неонаталь пациентларны ташу өчен Ансатка медмодульле комплекс урнаштыруга Росавиациядән хуплау алды. Моннан тыш, Ансатларны инфекция бокслары белән җиһазлауга авиация хакимияте хуплавы алынды, бу COVID-19га каршы көрәштә санитар бортларны кулланырга һәм аеруча куркыныч инфекцияләр һәм вируслар белән зарарлануга шикләнгән пациентларны йөртергә мөмкинлек бирәчәк

2020 елның февралендә Россиянең авиация хакимияте Ансатка авария хәлендәге китерү системасын урнаштыруны сертификацияләде. Шулай ук вертолетның кайбер төп агрегатларының очыш яраклылыгына чикләүләрне арттыру буенча төп үзгәреш хупланды, бу Ансат вертолетын потенциаль заказчыла өчен тагын да кызыклырак итә һәм аның чит ил вертолет техникасы белән чагыштырганда көндәшлеккә сәләтлелеген арттыра.

 «Казан вертолет заводы» ГАҖ – тармакта вертолет техникасын эшләп чыгару һәм серияләп чыгару, персоналны укыту һәм ремонт үткәрү буенча тулы циклны башкаручы бердәнбер предприятие.

Эшчәнлекнең төп төрләре: вертолетлар җитештерү, капиталь ремонт, запас частьләр җитештерү, инженер-техник ярдәм, вертолетларны модернизацияләү, авиация персоналын укыту, вертолетларга хезмәт күрсәтү буенча җир өсте җиһазлары җитештерү, тәҗрибә-конструкторлык эшләнмәләре.

Бәйрәм чарасында Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Авиация сәнәгате департаменты директоры Дмитрий Лысогорский, баш штурман – Россия ФСО авиация үзәгенең штурман хезмәте башлыгы Юрий Костюков, «Россия вертолетлары» АҖ генераль директоры Андрей Богинский, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.

30 августта, Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасында үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивалендә җиңүчеләр һәм лауреатлар зур концерт белән чыгыш ясаячак.

 Эшче яшьләрнең инде гадәткә әверелгән бәйрәм чыгышы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда узачак. Ике сәгатьлек концерт 13:00 сәгатьтә башлана.

 Концерт катнашучылар парады белән башланачак. Аннан соң «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, «Казан дәүләт казна дары заводы» ФКП, «Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – Туполев филиалы» ГАҖ; «Аммоний» АҖ; «КЭТЗ» АҖ; «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ; «Казан вертолет заводы» ГАҖ; «КАМАЗ» ГАҖ; «Татнефть» ГАҖ; «Горький исемендәге Зеленодольск заводы»; «Казаньоргсинтез» ГАҖ;  «Таттелеком» ГАҖ хезмәткәрләре; республика муниципаль районнарының мәгариф бүлекләрендә эшләүчеләр һ.б. халыкка үз номерларын күрсәтәчәк.

Казан электротехника заводының вокаль ансамбле «Наше время» дип аталган номеры белән концертны ачып җибәрәчәк. Шуннан соң «Аммоний» заводының эшләүче яшьләре берьюлы берничә вокал һәм хореографик эш тәкъдим итәчәк: «Ковбойский», «Хлопуха», «Ак каен» һәм «Ой то не вечер», «Төнбоеклар».

 Вокаль, хореографик һәм инструменталь номерлар белән зур программаны бәйрәм концертында «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең «Наше время – Безнең заман» фестиваленең ике тапкыр Гран-при иясе булган иҗат коллективы күрсәтәчәк. Алар «Гармошку фронтовую», «Аджарский танец», «Гармонист играет твист», «Әтнә кичлэре» һәм башка иҗат эшләрен тәкъдим итәчәк.

 Концерт программасы киң тамашачыга исәпләнгән. Татар телендә дә, рус телендә дә Республика көненә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган номерлар күрсәтеләчәк.

 Керү – ирекле.

 Исегезгә төшерәбез, «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты фестивале эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруга, эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачуга юнәлдерелгән. Ул социаль-әһәмиятле дәүләт проекты булып тора һәм коммерция максатларын күздә тотмый.

 Быел фестиваль Татарстан өчен әһәмиятле ике датага – ТАССРның 100 еллыгына һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.

28 августта Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллегендә, санитар-эпидемиологик чараларны үтәп, ТАССРның 100 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Чарада Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиле Ахтареев А.А., Үзбәкстан Республикасында Россотрудничество вәкиле Вождаев М.В., Ташкент шәһәрендәге Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге идарәсе рәисе Нәбиуллин Р.Х., Ташкент шәһәрендәге Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге идарәсе рәисенең беренче урынбасары Төхвәтуллин Р.Г., Үзбәкстан Республикасындагы «Татнефть» ГАҖ вәкиле Шәрапов Р.И., Үзбәкстан Республикасындагы «КАМАЗ» ГАҖ вәкиле Камилов Т.А., «Татнефть-АЗС-Ташкент» ҖЧҖ директоры Хәбибуллин И.М., Үзбәкстан Республикасындагы «Татарстан – Яңа гасыр-Планета» телеканалының махсус хәбәрчесе Кәримова С.И. һ.б. катнашты.

А.А.Ахтареев үз чыгышында Татарстан узган 100 еллык юлны чагылдырды, аның мөһим тарихи чорларын, казанышларын һәм республика үсешенең киләчәк бурычларын җентекләп яктыртты.

Нәбиуллин Р.Х. Татар мәдәни үзәге эшчәнлеге турында сөйләде һәм Татарстан Республикасы, Бөтендөнья татар конгрессының Милли советы җитәкчелегенә, татарларның тарихи ватаныннан ерак ара булуына карамастан, Үзбәкстандагы татарларга даими игътибар һәм ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

Вождаев М.В. барлык катнашучыларны ТАССРның 100 еллыгы, Татарстан Республикасы Көне белән котлады, Россия Федерациясе һәм Үзбәкстан Республикасы арасында мәдәни-гуманитар хезмәттәшлекне ныгыту буенча алда торган эш планнары белән уртаклашты, Россия ватандашлары арасында Үзбәкстан татар җәмгыятенең бердәмлеген һәм активлыгын билгеләп үтте. Вождаев М.В. Үзбәкстан Республикасы вәкиллеге һәм Үзбәкстанның Татар мәдәни үзәкләре белән хезмәттәшлекне ныгытуда ышаныч белдерде.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге рәисе Нәбиуллин Р.Х., Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең Өлкәннәр советы рәисе Гыйниятуллина Р.А. «ТАССР оешуның 100 еллыгы» истәлек билгесе бирелде, шулай ук Татарстан Республикасы Көне уңаеннан вәкиллек тарафыннан уздырылган «ТАССР 100 еллыгы» интернет-викторинасында җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнгән:

1 урын – Шәрәпова Елена Әнвәр кызы, Бохара шәһәре;

2 урын – Ардаширова Люция Хәнәфи кызы, Навои шәһәре;

3 урын – Гарифуллин Илгиз Рәшит улы, Ташкент шәһәре.

Чара ахырында анда җыелучылар вәкиллек бинасы белән танышты.


27
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Мамадыш муниципаль районында булды, анда ул традицион рәвештә азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләрен карады, шулай ук «Азбука сыра» ҖЧҖ филиалы – «Мамадыш заводы» һәм «Татспиртпром» АҖ филиалы –  «Мамадыш спирт заводы» хезмәт коллективлары белән очрашты.

Мамадыш районы предприятиеләре буенча 2020 елның 7 аенда 5140 млн. сумлык продукция төяп озатылган, 116%ка арткан. 2020 елның 7 аенда сәнәгый җитештерү индексы 108% тәшкил иткән.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм итү» илкүләм проектында катнашучы «Азбука сыра» ҖЧҖнең «Мамадыш заводы» филиалы сыр, атланмай һәм коры сөт җитештерүдә махсуслаша. Мамадыш сыр заводы 2020 елның 7 аенда 90,5 мең тонна сөт эшкәрткән, 3 млрд 683 млн. сумлык продукция җитештергән.

«Татспиртпром» ААҖ филиалы – «Мамадыш спирт заводы» стратегик мөһим предприятиеләрнең берсе, аның җитештерү күләме 394,9 млн. сум тәшкил итә.

Шулай ук Мамадыш районында заманча «Вятка» сәнәгать паркы эшли, анда төрле сәнәгать тармакларының югары технологияле эшчәнлек урыннары урнашкан. 

«Республика алга таба да сәнәгатьне үстерүгә, югары технологияле производстволар һәм яңа эш урыннары булдыруга юнәлешне дәвам итәчәк. Соңгы ун елда республика сизелерлек үзгәрде. Без Татарстан Республикасында яшәүче һәр кешенең уртак эше нәтиҗәсендә ирешелгән нәтиҗәләр белән горурлана алабыз», – диде Альберт Кәримов үзенең «Азбука сыра» ҖЧҖ филиалы – «Мамадыш заводы» һәм «Татспиртпром» АҖ филиалы – «Мамадыш спирт заводы» хезмәт коллективларына булган мөрәҗәгатендә.


21
август, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Тәтеш муниципаль районына эш сәфәре кылды, анда ул «Казан вертолет заводы» ААҖ механика заводында, «ТТС 116» ҖЧҖ һәм «Полимер-Поволжье» ҖЧҖ предприятиеләрендә булды.

«Казан вертолет заводы» ААҖ механика заводы Казан вертолет заводының иң яхшы бүлекчәләренең берсе булып тора, ул 7125 артык әйбер җитештерә.
«Полимер Поволжье» ҖЧҖ предприятиесе 2013 елдан бирле эшчәнлек башкара. Завод пластиктан һәм пыяла-пластиктан эшләнмәләр җитештерү буенча махсуслаша, әйтик: катамараннар, йөзә торган понтоннар, декоратив сулыклар һәм башкалар. Оешманың алга таба үсешендә продукция ассортиментын киңәйтү өчен икенче экструзион линия сатып алу планы эшләнгән, аерым алганда, торбаның диаметрын 90 мм башлап 600 мм га кадәр арттыру күздә тотыла.

«Тәтеш» сәнәгать мәйданчыгы үсеш алуын дәвам итә. Узган ел тугыз резидент тарафыннан 361 млн. сумлык продукция җитештерелгән, үсеш 42% (2018 ел – 254,7 млн.сум) тәшкил итә, 95 эш урыны булдырылган (2018 ел – 73 эш урыны). Пыяла пакетлар, полиэтилен торбалар җитештерү күләме, эш урыннары арта.
«Безнең республикада яңа заводлар төзелә, производстволар эшләтеп җибәрелә, инновацияле технологияләр кертелә. Без машина төзелеше, авиатөзелеш, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү өлкәсендә алдынгы дөньякүләм җитештерүчеләр белән уңышлы көндәшлек итәбез. Бу – Татарстандагы һәркемнең уңышы һәм казанышы», – диде Альберт Кәримов «Казан вертолет заводы» ААҖ механика заводы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International