30 августта, Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасында үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивалендә җиңүчеләр һәм лауреатлар зур концерт белән чыгыш ясаячак.
Эшче яшьләрнең инде гадәткә әверелгән бәйрәм чыгышы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда узачак. Ике сәгатьлек концерт 13:00 сәгатьтә башлана.
Концерт катнашучылар парады белән башланачак. Аннан соң «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, «Казан дәүләт казна дары заводы» ФКП, «Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – Туполев филиалы» ГАҖ; «Аммоний» АҖ; «КЭТЗ» АҖ; «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ; «Казан вертолет заводы» ГАҖ; «КАМАЗ» ГАҖ; «Татнефть» ГАҖ; «Горький исемендәге Зеленодольск заводы»; «Казаньоргсинтез» ГАҖ; «Таттелеком» ГАҖ хезмәткәрләре; республика муниципаль районнарының мәгариф бүлекләрендә эшләүчеләр һ.б. халыкка үз номерларын күрсәтәчәк.
Казан электротехника заводының вокаль ансамбле «Наше время» дип аталган номеры белән концертны ачып җибәрәчәк. Шуннан соң «Аммоний» заводының эшләүче яшьләре берьюлы берничә вокал һәм хореографик эш тәкъдим итәчәк: «Ковбойский», «Хлопуха», «Ак каен» һәм «Ой то не вечер», «Төнбоеклар».
Вокаль, хореографик һәм инструменталь номерлар белән зур программаны бәйрәм концертында «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең «Наше время – Безнең заман» фестиваленең ике тапкыр Гран-при иясе булган иҗат коллективы күрсәтәчәк. Алар «Гармошку фронтовую», «Аджарский танец», «Гармонист играет твист», «Әтнә кичлэре» һәм башка иҗат эшләрен тәкъдим итәчәк.
Концерт программасы киң тамашачыга исәпләнгән. Татар телендә дә, рус телендә дә Республика көненә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган номерлар күрсәтеләчәк.
Керү – ирекле.
Исегезгә төшерәбез, «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты фестивале эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруга, эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачуга юнәлдерелгән. Ул социаль-әһәмиятле дәүләт проекты булып тора һәм коммерция максатларын күздә тотмый.
Быел фестиваль Татарстан өчен әһәмиятле ике датага – ТАССРның 100 еллыгына һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.