Бүген «Елабуга Центральная – ПАО «Нижнекамскнефтехим» ГРС № 2 югары басымлы газүткәргечен эшләтеп җибәрү тантанасы булды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Түбән Кама муниципаль районы администрациясе башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.
Югары басымлы газүткәргечне ачу тантанасында чыгыш ясап, әлеге вакыйга турында Татарстан Президенты республиканың нефть эшкәртү һәм нефть химиясе сәнәгате өчен мөһим вакыйга дип атады.
Бу Татарстанның нефть, газ, химия комплексын үстерү планнарын гамәлгә ашыру өчен ышанычлы база, диде ул.
Исегезгә төшерәбез, әлеге газүткәргечне гамәлгә кертү «ТАИФ» компанияләре төркеменең Түбән Кама сәнәгать узелында булган төркем предприятиеләрен газ белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттыру буенча масштаблы проектның соңгы этабы булды.
Алабуга шәһәреннән «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ кадәр 30 км озынлыгындагы югары басымлы яңа газүткәргеч 17 ай эчендә салынган. Төзелеш бәясе өстәмә хак салымы белән 4,3 млрд. сум тәшкил иткән.
Яңа газүткәргеч Түбән Кама сәнәгать узелы предприятиеләрен үстерү өчен кирәкле табигый газның елына 4 миллиард кубик метр күләмендә өстәмә күләмнәре белән тәэмин итәчәк. Моннан тыш, Түбән Кама сәнәгать узелында һәм Түбән Кама шәһәрендә ике бәйсез чыганактан резервлы газ белән тәэмин итү оештырылачак, ә газ белән тәэмин итү чикләнгән чорларда Түбән Камадагы ҖЭҮ-1 һәм ҖЭҮ-2 предприятиеләрендә мазуттан файдаланмау мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Түбән Кама сәнәгать узелында сәнәгать комплексы үсеш алу сәбәпле һәм табигый газдан файдалану күләме артканга күрә, магистраль газүткәргеч – «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ Түбән Кама сәнәгать узелына булган үткәргечнең үткәрү сәләте бетә, шуның аркасында яңа газүткәргеч булдыру зарурлыгы барлыкка килә. Максималь егәрлекләр булган чорда, аеруча көзге-кышкы вакытларда, гамәлдәге газүткәргеч сәнәгый узел һәм Түбән Кама предприятиеләренең агымдагы ихтыяҗларын канәгатьләндерми, бу исә Түбән Кама сәнәгый узелында урнашкан электр станцияләрендә резерв ягулыкны (мазут) яндыруга китерә.
2025 елда, 2009 ел белән чагыштырганда, Түбән Камада «ТАИФ» төркеме предприятиеләре тарафыннан табигый газны планлы куллану өч тапкыр диярлек артачак. Бу вакытка техник углерод, метанол, этилен комплексы (ЭП-600) һәм башка производстволарны гамәлгә кертү планлаштырыла. Яңа газүткәргечне гамәлгә кертү Түбән Кама сәнәгать узелында урнашкан энергетика, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү предприятиеләрен алга таба үстерүне һәм модернизацияләүне дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк, тышкы һава салкын булганда мазутның ягулык балансыннан тыш, Түбән Кама милли паркы экосистемаларының торышын, тулаем Түбән Кама һәм Алабуга районнары экологиясен яхшыртачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте
2020 елның 18 сентябрендә Рязань шәһәрендә «Сәнәгый кластерларны һәм технопаркларны үстерү. Яңарыш» төбәкара форумы узачак.
Чара Рязань өлкәсе Хөкүмәте һәм «Җитештерү системаларын һәм компетенцияләрен үстерү агентлыгы» АКО тарафыннан Россия кластерлары һәм технопарклары ассоциациясе ярдәмендә үткәрелә.
Форумның эш программасы кысаларында тармак һәм төбәкара кооперацияне көчәйтүгә, шулай ук илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда сәнәгать инфраструктурасының роле һәм урыны буенча фикер алышу булачак.
Форум Роспотребнадзорның барлык эпидемиологик нормаларын һәм күрсәтмәләрен үтәп гамәлгә ашырыла.
Катнашучыларны теркәү 2020 елның 8 сентябренә кадәр http://forum-rzn.ru/ сайтында башкарыла.
Форумны үткәрүдә элемтә өчен җаваплы зат: «Җитештерү системаларын һәм компетенцияләрен үстерү агентлыгы» АКО кластер үсеше үзәге җитәкчесе урынбасары Вячеслав Подковыров, тел. (4912) 600-506, e-mail: clastery62@mail.ru.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казаларның нәтиҗәләрен бетерү министры, генерал-полковник Евгений Зиничев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «Вертолеты России» холдингының (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Казан вертолет заводында булды.
Исегезгә төшерәбез, Россия ГТХМ башлыгы Татарстанда эш визиты белән.
«Вертолеты России» холдингы генераль директоры Андрей Богинский белән берлектә кунаклар КВЗ җитештергән вертолет техникасын карады. Очу-сынау комплексында Ми-38, Ми-8МТВ-1, Ми-17В-5 вертолетлары, модернизацияләнгән Ми-8МТВ-5М, шулай ук өч модификациядә Ансат очкычлары һәм алар өчен өстәмә җиһазлар – авария хәлендә суга утыру системасы, десант платформасы, көймә, кәрҗиннәр, асылмалы җайланмалар тәкъдим ителде.
Аннары делегация агрегат-җыю производствосында булды, анда предприятиенең технологик мөмкинлекләре белән танышты. Соңгы җыю цехында Евгений Зиничевка 2020 елның июнендә төзелгән контракт кысаларында РФ ГТХМ мәнфәгатьләрендә Ми-8МТВ-1 вертолетын әзерләү эшләре турында хәбәр иттеләр.
Шулай ук Татарстанга эш сәфәре кысаларында РФ ГТХМ башлыгы Яр Чаллыда булды, анда Татарстан Президенты белән берлектә КАМАЗ автопредприятиесенә барды. Фәнни-техник үзәктә Рөстәм Миңнехановны һәм Евгений Зиничевны «КАМАЗ» автомобильләренең перспектив модельләре белән таныштырдылар. Аерым алганда, «КАМАЗ-Арктика» машинасының һәм югары дәрәҗәдә үтүчән йөк машиналарының техник мөмкинлекләре күрсәтелде.
Аннары Татарстан Президенты һәм федераль министр «КАМАЗ» шассиенда янгын-коткару автомобильләре күргәзмәсен карады. Тәкъдим ителгән техника үрнәкләре янгыннарны сүндерү һәм төрле шартларда коткару операцияләрен башкару өчен заманча авария-коткару җайланмалары һәм янгын-техник кораллары белән җиһазландырылган.
Шуннан соң «КАМАЗ-Мастер» командасы белән очрашу булды һәм спорт йөк машиналары каралды.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Евгений Зиничев яңа «КАМАЗ-54901» магистраль тягачында тест-драйв та үткәрделәр.
Визит ахырында киңәшмә узды, аның барышында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән «КАМАЗ» ГАҖнең алга таба хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Зәй муниципаль районында булды, анда ул «Татэнерго» АҖ – Зәй ГРЭСы һәм «Завод ТЕХНО» ҖЧҖ производстволарын карады.
Зәй ГРЭСы район икътисадының флагманы булып кала. Узган елда ул 6,8 млрд кВтч электр энергиясе җитештергән. Бу – республикада җитештерелә торган электр энергиясенең 23,5%ы. Җылылык челтәрендә җылылык югалту дәрәҗәсен киметү максатында, Зәй шәһәрендә җылылык белән тәэмин итү системасы участокларын модернизацияләү предприятиенең өстенлекле бурычы булып тора.
Җылылык электростанцияләрен модернизацияләү буенча узган проектларны сайлап алу нәтиҗәләре буенча 2025 елга «Татэнерго» АҖ Зәй ГРЭСында 850 МВт егәрлекле пар-газ җайланмасын төзү планлаштырыла.
Шулай ук районның алдынгы сәнәгать предприятиеләренең берсе – «ТехноНИКОЛЬ» компаниясе филиалы – «Завод ТЕХНО»ҖЧҖ. 2020 елның беренче яртыеллыгында предприятие 1066,7 мең куб. метр минераль-җылылык һәм тавыш изоляциясе материаллары җитештергән.
«Көчле икътисад Татарстанга социаль программаларга һәм инфраструктураны үстерүгә шактый акча кертергә мөмкинлек бирә. Без Татарстан Республикасында яшәүче һәр кешенең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешелгән нәтиҗәләр белән горурлана алабыз», – диде Альберт Кәримов «Татэнерго» АҖ – Зәй ГРЭСы һәм «Завод ТЕХНО» ҖЧҖ хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп.
2020 елның октябрендә Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Росконгресс фонды «Яңа вакыт өчен көчле идеяләр» федераль форумын үткәрә.
Әлеге күләмле вакыйга һәм икътисадны, социаль һәм технологик өлкәләрне баштанаяк яңарту буенча көчле идеяләр туплауда тиңдәшсез проект. Пандемиядән соң башланган яңа тормыш шартларында Россиянең тотрыклы үсеш стратегиясе нигезенә салыначак идеяләр.
Форумның төп шарты – киләчәктә Россия төбәкләрендә гамәлгә ашырылырга мөмкин булган кызыклы инициативаны тәкъдим итү.
Эш җиде тематик юнәлеш буенча алып барыла:
Иң яхшы 100 идея авторы Сочида презентация ясаячак һәм илнең төп үсеш институтлары ярдәмендә тормышка ашырылачак.
Гаризалар 10 сентябрьгә кадәр Стратегик инициативалар агентлыгы платформасында https://idea.asi.ru/ кабул ителә.
3 сентябрьдә Үзбәкстан Республикасында Россия Федерациясе Илчелеге һәм Россотрудничество вәкиллеге инициативасы белән Волгоград мемориаль комплексы территориясендә Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлануга багышланган чәчәк салу тантанасы булды.
Акциядә Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы эшләрендә вакытлы ышанычлысы Вадим Митрофанов, Үзбәкстан Республикасында Россотрудничество вәкиллеге җитәкчесе Михаил Вождаев, Үзбәкстан Республикасында Татарстан Республикасы вәкиле Айдар Әхтәриев, Республика рус мәдәни үзәге рәисе Сергей Миронов, Ташкент шәһәрендәге Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге рәисе Ришат Нәбиуллин, З.Вәлиди исемендәге Башкорт иҗтимагый мәдәни үзәге рәисе Ринат Гуляев, Үзбәкстанда Россия ватандашлары оешмалары координация советы рәисе вазыйфаларын башкаручы Василий Костецкий һ.б. катнашты.
Бу көнне Россиядә һәм бөтен дөньяда кешелек тарихында иң канкойгыч сугышларның берсе – Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлану уңаеннан истәлекле чаралар уза. Үзбәкстанның Россия дипломатлары һәм җәмәгатьчелеге әлеге акцияне хуплады һәм уртак җиңүебезне яулаган сугышчыларны искә алды.
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында киң күләмле чараларның берсе – Татарстан нефть, газ химиясе форумы-2020 узды.
Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, шулай ук Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, Россия Нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.
«Без форумны Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан уздырабыз. Мин ышанам ки, мондый чарага ихтыяҗ бар, һәм ул бик кирәк», — диде ачылу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. Быел Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Казан ярминкәсе» ААҖ оештырган форумны халыкара күргәзмә һәм киң эшлекле программа үз эченә ала.
Күргәзмә павильоннарында Россия Федерациясенең 18 төбәгеннән 100дән артык әйдәп баручы тармак компанияләренең эшләнмәләре һәм продукциясе тәкъдим ителгән. Күргәзмәдә нефть, газ химиясе комплексының нәтиҗәле һәм куркынычсыз эше өчен иң яхшы чишелешләр китерелгән. Форум 2-4 сентябрь көннәрендә узачак. Быел чара Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган. Катнашучылар арасында – «Татнефть» ГАҖ, «ТАИФ» ДК, «ТаграС-Холдинг» ҖЧҖ, «Казанкомпрессормаш» ААҖ, «ГОРЭЛТЕХ» заводы (Ленинград өлкәсе), «Иокогава Электрик СНГ» ҖЧҖ (Мәскәү) һ.б.
2 сентябрьдә Татарстан нефть, газ, химия форумы кысаларында Россия Федерациясенең энергетика министры урынбасары Антон Инюцын һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов энергоуниверситет активистлары һәм энергетика компанияләре: «ТГК-16» АҖ, «Татэнергосбыт» АҖ, «Татэнерго» АҖ, «Сетевая Компания» ААҖ яшьләре белән очрашты. «Тигез дәрәҗәле диалог» очрашуы барышында юбилейлы #ВместеЯрче фестиваленә старт бирелде.
«2020 елда #ВместеЯрче Бөтенроссия энергияне сак тоту һәм экология фестиваленә 5 ел тула. Фестивальне үткәрү вакытында күп нәрсә эшләнде. Ягулык-энергетика комплексындагы үзгәрешләрне генә карыйк: элек ничек иде дә, хәзер ничек. Бу көзне үткәрү үзенчәлекләренә карамастан, бөтен ил буенча берничә миллион бала һәм олылар фестивальнең төрле чараларында катнашачак. Без короновирус аркасында фестивальдән баш тартмаячакбыз!» – дип белдерде АНТОН ИНЮЦЫН, яшь энергетикларга мөрәҗәгать итеп.
«Татарстанда фестивальне үткәрүнең күп еллык тәҗрибәсен исәпкә алып, социаль челтәрләр һәм онлайн-платформалар базасында заманча технологияләр #ВместеЯрче чарасын файдалы һәм масштаблы итеп үткәрергә мөмкинлек бирәчәк, дип саныйбыз. Квизларны һәм тематик дәресләрне, викториналарны, энергетиклар белән очрашуларны, конкурсларны Интернет челтәрендә дә, шул исәптән туры эфирда да үткәрергә мөмкин», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов.
Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Кемеровоның «Азот» АҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Имзалау чарасы 2-4 сентябрь көннәрендә «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында уза торган Татарстан нефть, газ химиясе форумы-2020 кысаларында узды.
Имзалау тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия энергетика министры урынбасары Антон Инюцын катнашты.
2020 елның 2 сентябрендә Татарстан Республикасы сәнәгатенә багышланган 100% Татарстан онлайн-чарасы узачак. Чара кысаларында төп сәхнәдә реаль вакыт режимында нефть-газ химиясе форумы трансляциясе узачак.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов соңгы 10 елда сәнәгать казанышлары турында сөйләячәк.
Моннан тыш, видео-экскурсияләр, шул исәптән Татарстан Республикасының алдынгы сәнәгать предприятиеләре буенча да, һәм Worldskills чемпионаты хәрәкәтен үстерү турында репортаж карый аласыз. Чара барышында истәлекле призлар белән викторина һәм ел саен үткәрелә торган «Наше время - Безнең заман» республика эшче яшьләр иҗаты телевизион фестивале узачак.
«Хәзерге тормыш бездән партнерлар белән мөнәсәбәтләрне коруда стандарт булмаган алымнар таләп итә. Бу мәйданчык, асылда, бүген ябык чикләрне ачарга тиеш. Ә турыдан-туры онлайн эфирлар республиканың һәр кешесенә Татарстанның киләчәген төзүдә катнашу мөмкинлеге бирәчәк», – дип билгеләп үтте республика Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Форумда бөтен дөньядан теләгән һәркем катнаша ала. Трансляциягә www.100tatarstan.com сайтында кушылырга, шулай ук эш программасы белән танышырга мөмкин.
Үзегезне кызыксындырган чыгышларны карау өчен кушылыгыз.