#ВМЕСТЕЯРЧЕ 2020 Бөтенроссия фестиваленә рәсми старт бирелде

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

2 сентябрьдә Татарстан нефть, газ, химия форумы кысаларында Россия Федерациясенең энергетика министры урынбасары Антон Инюцын һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов энергоуниверситет активистлары һәм энергетика компанияләре: «ТГК-16» АҖ, «Татэнергосбыт» АҖ, «Татэнерго» АҖ, «Сетевая Компания» ААҖ яшьләре белән очрашты. «Тигез дәрәҗәле диалог» очрашуы барышында юбилейлы #ВместеЯрче фестиваленә старт бирелде. 

«2020 елда #ВместеЯрче Бөтенроссия энергияне сак тоту һәм экология фестиваленә 5 ел тула. Фестивальне үткәрү вакытында күп нәрсә эшләнде. Ягулык-энергетика комплексындагы үзгәрешләрне генә карыйк: элек ничек иде дә, хәзер ничек. Бу көзне үткәрү үзенчәлекләренә карамастан, бөтен ил буенча берничә миллион бала һәм олылар фестивальнең төрле чараларында катнашачак. Без короновирус аркасында фестивальдән баш тартмаячакбыз!» – дип белдерде АНТОН ИНЮЦЫН, яшь энергетикларга мөрәҗәгать итеп.

«Татарстанда фестивальне үткәрүнең күп еллык тәҗрибәсен исәпкә алып, социаль челтәрләр һәм онлайн-платформалар базасында заманча технологияләр  #ВместеЯрче чарасын файдалы һәм масштаблы итеп үткәрергә мөмкинлек бирәчәк, дип саныйбыз. Квизларны һәм тематик дәресләрне, викториналарны, энергетиклар белән очрашуларны, конкурсларны Интернет челтәрендә дә, шул исәптән туры эфирда да үткәрергә мөмкин», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International