ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы «100% Татарстан» мәйданчыгында сәнәгатьнең инвестиция потенциалын күрсәтәчәк

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

2020 елның 2 сентябрендә Татарстан Республикасы сәнәгатенә багышланган 100% Татарстан онлайн-чарасы узачак. Чара кысаларында төп сәхнәдә реаль вакыт режимында нефть-газ химиясе форумы трансляциясе узачак.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов соңгы 10 елда сәнәгать казанышлары турында сөйләячәк.

Моннан тыш, видео-экскурсияләр, шул исәптән Татарстан Республикасының алдынгы сәнәгать предприятиеләре буенча да, һәм Worldskills чемпионаты хәрәкәтен үстерү турында репортаж карый аласыз.  Чара барышында истәлекле призлар белән викторина һәм ел саен үткәрелә торган «Наше время - Безнең заман» республика эшче яшьләр иҗаты телевизион фестивале узачак.

«Хәзерге тормыш бездән партнерлар белән мөнәсәбәтләрне коруда стандарт булмаган алымнар таләп итә. Бу мәйданчык, асылда, бүген ябык чикләрне ачарга тиеш. Ә турыдан-туры онлайн эфирлар республиканың һәр кешесенә Татарстанның киләчәген төзүдә катнашу мөмкинлеге бирәчәк», – дип билгеләп үтте республика Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Форумда бөтен дөньядан теләгән һәркем катнаша ала. Трансляциягә www.100tatarstan.com сайтында кушылырга, шулай ук эш программасы белән танышырга мөмкин.

Үзегезне кызыксындырган чыгышларны карау өчен кушылыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International