Альберт Кәримов Зәй муниципаль районында булды

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Зәй муниципаль районында булды, анда ул «Татэнерго» АҖ – Зәй ГРЭСы һәм «Завод ТЕХНО» ҖЧҖ производстволарын карады.

Зәй ГРЭСы район икътисадының флагманы булып кала. Узган елда ул 6,8 млрд кВтч электр энергиясе җитештергән. Бу – республикада җитештерелә торган электр энергиясенең 23,5%ы. Җылылык челтәрендә җылылык югалту дәрәҗәсен киметү максатында, Зәй шәһәрендә җылылык белән тәэмин итү системасы участокларын модернизацияләү предприятиенең өстенлекле бурычы булып тора.

Җылылык электростанцияләрен модернизацияләү буенча узган проектларны сайлап алу нәтиҗәләре буенча 2025 елга «Татэнерго» АҖ Зәй ГРЭСында 850 МВт егәрлекле пар-газ җайланмасын төзү планлаштырыла.

Шулай ук районның алдынгы сәнәгать предприятиеләренең берсе – «ТехноНИКОЛЬ» компаниясе филиалы ­­– «Завод ТЕХНО»ҖЧҖ. 2020 елның беренче яртыеллыгында предприятие 1066,7 мең куб. метр минераль-җылылык һәм тавыш изоляциясе материаллары җитештергән.

«Көчле икътисад Татарстанга социаль программаларга һәм инфраструктураны үстерүгә шактый акча кертергә мөмкинлек бирә. Без Татарстан Республикасында яшәүче һәр кешенең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешелгән нәтиҗәләр белән горурлана алабыз», – диде Альберт Кәримов «Татэнерго» АҖ – Зәй ГРЭСы һәм «Завод ТЕХНО» ҖЧҖ  хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International