«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында Татарстан нефть, газ химиясе форумы-2020 узды

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында киң күләмле чараларның берсе – Татарстан нефть, газ химиясе форумы-2020 узды. 

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, шулай ук Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, Россия Нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты. 

«Без форумны Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан уздырабыз. Мин ышанам ки, мондый чарага ихтыяҗ бар, һәм ул бик кирәк», — диде ачылу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. Быел Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Казан ярминкәсе» ААҖ оештырган форумны халыкара күргәзмә һәм киң эшлекле программа үз эченә ала. 

Күргәзмә павильоннарында Россия Федерациясенең 18 төбәгеннән 100дән артык әйдәп баручы тармак компанияләренең эшләнмәләре һәм продукциясе тәкъдим ителгән. Күргәзмәдә нефть, газ химиясе комплексының нәтиҗәле һәм куркынычсыз эше өчен иң яхшы чишелешләр китерелгән. Форум 2-4 сентябрь көннәрендә узачак. Быел чара Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган. Катнашучылар арасында –  «Татнефть» ГАҖ, «ТАИФ» ДК, «ТаграС-Холдинг» ҖЧҖ, «Казанкомпрессормаш» ААҖ, «ГОРЭЛТЕХ» заводы (Ленинград өлкәсе), «Иокогава Электрик СНГ» ҖЧҖ (Мәскәү) һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International