Иннополис МИЗ Күзәтчелек советы утырышы

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

«Иннополис» МИЗның яңа резидентлары һәм партнерлары – 9 компания, аларда 250 артык эш урыны булдырылачак. Инновацияле инфраструктурага һәм эшләнмәләргә игълан ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме 43 млрд. сум тәшкил итә. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Иннополис» махсус икътисадый зонасы» АҖ Күзәтчелек советы утырышында яңа проектлар расланды.

«Трансмашхолдинг» АҖ һәм «ЛокоТех-Сигнал» ҖЧҖ «Иннополис» махсус икътисадый зонасында Пилотсыз технологияләр буенча компетенцияләр үзәген ача – «РэйлНекст» компаниясе Казан шәһәре метрополитенында пилотсыз хәрәкәт оештыру буенча Ctrl@Traffic комплекслы системасын эшләү белән шөгыльләнәчәк.

«З-Сити Техно» компаниясе проекты белән Иннополиста инновацияле инфраструктураның эре объектларын булдыру һәм алар базасында цифрлы сервис платформасын кертү каралган. Ике технопарк, сәнәгать паркы һәм күпфункцияле комплекслар, шул исәптән күңел ачу комплекслары төзелеше планлаштырылган. Яңа объектларның гомуми мәйданы 190 мең кв.метр тәшкил итәчәк.

«Зенкар» ҖЧҖ автомобиль хуҗалары һәм компанияләр өчен автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү, ремонтлау һәм тюнинг буенча кушымта булдырачак. Әлеге чишелеш техник хезмәт күрсәтү һәм машиналарны ремонтлау станцияләренең бизнес-процессларын – клиент мөрәҗәгать итүдән башлап, бокстан чыкканчыга кадәр – тулысынча автоматлаштырырга мөмкинлек бирәчәк.  

«АйТуБи» ҖЧҖ нефть-газ һәм нефть химиясе сәнәгате объектларын технологик проектлау өчен программа тәэминатын эшли. Продуктны куллану – проектлау, проектның инвестицион җәлеп итүчәнлеген билгеләү, технологик исәп-хисапларны үтәү. 

«Русбитех-Астра» компаниясе Astra Linux операцион системасы функционалын эшләп бетерү һәм киңәйтү белән шөгыльләнәчәк.  

«Электрифлай» компаниясе электромобильләр һәм зарядка станцияләре хуҗалары өчен техник ярдәм белән бердәм технологик платформа эшли.

«Абирой» компаниясе «Cyber Cube» персоналы белән комплекслы идарә итүнең болытлы системасы проектын тәкъдим итте, ул читтән торып укыту, социотехник тикшеренү, белешмәләр туплау һәм визуалләштерүне үз эченә ала.  

«ЛП Технологии» ҖЧҖ Loudplay уеннары һәм ресурс сыйдырышлы кушымталарны виртуальләштерү платформасы өстендә эшләячәк.

«А-плюс» компаниясе проектында мәктәп укучылары өчен (шул исәптән региональ компонентны һәм туган телләрне өйрәнүне дә исәпкә алып) цифрлы белем бирү мохите булдыру каралган, ул БДИ, БДИ әзерлек, апелляция үткәрү мәйданчыгы булачак.

МИЗ резиденты статусын 4 компания алды – «РэйлНекст» ҖЧҖ, «З-Сити Техно» ҖЧҖ, «Зенкар» ҖЧҖ, «АйТуБи» ҖЧҖ. 5 компания – «Абирой» ҖЧҖ, «Русбитех-Астра» ҖЧҖ, «ЛП технологияләр» ҖЧҖ, «Электрифлай» ҖЧҖ, «А-плюс» ҖЧҖ – МИЗ партнеры статусын алды.  

ТР Президенты матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International