Навоийск өлкәсенең «Нур» татар-башкорт милли-мәдәни үзәгенең үз йорты булган

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

2020 елның 24 ноябрендә Навоийск өлкәсендә «Дәүләтнеке булмаган коммерциясез оешмаларның дуслык йорты» ишекләрен ачкан. Күпләр аны кыска гына итеп «Дуслык йорты» дип атап йөртә.

Капиталь ремонт ясалган бинада корея, рус, казакъ, татар-башкорт, азәрбайҗан, каракалпак һәм төрекмән милли-мәдәни үзәкләре, кызыл ярымай җәмгыяте, шулай ук 30дан артык дәүләтнеке булмаган коммерциясез оешма урнашкан.

«Нур» татар-башкорт милли-мәдәни үзәгенең активистлары һәм идарә әгъзалары, башка үзәкләр кебек үк, яңа ел алдыннан мебель һәм оргтехника белән җиһазландырылган «шәхси өйле» булуга бик сөенгән һәм өлкә җитәкчелегенә рәхмәт белдергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International