ТР Үзбәкстан Республикасындагы Вәкиллегендә Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы флагы көненә багышланган конкурста катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы Вәкиллегендә Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы флагы көненә багышланган иҗади конкурста (online) җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Чарада Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиле А.А.Әхтәриев, Ташкент шәһәрендәге Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге (ТОКПЦ) идарәсе рәисе Р.Х.Нәбиуллин, Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең идарә рәисенең беренче урынбасары Р.Г.Төхвәтуллин, Үзбәкстан Республикасында «Татарстан яңа гасыр - Планета» телерадиоканалының махсус корреспонденты С.И.Кәримов һәм башкалар катнашты.

Чара кысаларында иҗади конкурста (online) җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшыру белән бүләкләү тантанасы булды, анда Үзбәкстан Республикасыннан тыш, бөтен дөньядан татарлар катнашты.

Билгеләнгән җиңүчеләр:

1 урын – Әхмәрова Рамилә Ринат кызы (Ташкент шәһәре);

2 урын – Чарлмерс Зифрида Рафаиловна (Арброт шәһәре, Шотландия, Бөекбритания);

3 урын – Гөлова Нәсимә Корбангали кызы (Бохара шәһәре).

Чара Ташкенттагы ТНВ-Планета корпункты ярдәмендә яктыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International