2020 елның 2 декабреннән 4 декабренә кадәр «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә «ПромНавигатор» бизнес-форумы була

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

2020 елның 2 декабреннән 4 декабренә кадәр «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә «ПромНавигатор» бизнес-форумы узачак.

Форум кысаларындагы төп чаралар:

Татарстанның Машина төзүчеләр конференциясе. Оештыручылар: Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды, Татарстан Республикасы Машина төзелеше кластеры, «Казан ярминкәсе» ААҖ. Конференция кысаларында панель дискуссиясе планлаштырыла: пандемия вакытында машина төзелешендә цифрлы трансформация; продукцияне алга этәрү һәм сатып алуларга чыгымнарны киметү өчен яңа мөмкинлекләр; КУЭ потенциалын үстерү. Ярдәмнең һәм экспортның дәүләт чаралары.

«Россия технологияләре һәм җайланмалары - Татарстан Республикасының машина төзелеше комплексы» конференциясе. Оештыручы: «Станкоинструмент» ассоциациясе.

«Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Эретеп ябыштыру.  Казан». Оештыручы: «Казан ярминкәсе» ААҖ. Күргәзмәдә катнашучылар – тимер эшкәртү җиһазлары һәм инструментлары, үлчәү һәм автоматлаштыру чаралары, нефть химиясе, химия һәм нефть-газ комплексы өчен җиһаз җитештерүчеләр, сәнәгать өчен инновацияле проектлар эшләүчеләр һәм башкалар.

Мэтчмейкнг (matchmaking) принцибы буенча оештырылган Татарстан Республикасының машина төзелеше һәм металл эшкәртү тармакларының әйдәүче предприятиеләре сатып алулары буенча төп белгечләрнең бизнес-очрашулары.

«ПромНавигатор» бизнес-форумы актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу һәм инновацияле сәнәгать җиһазларын һәм технологияләрен машина төзелеше, металл эшкәртү, автоматлаштыру, инновацияләр юнәлешләре буенча күрсәтү өчен Россия сәнәгатенең төп уенчыларын берләштерә.

Нәкъ менә бизнеска – машина төзелеше, металл эшкәртү һәм эретеп ябыштыру сәнәгате өчен җиһазлар, материаллар җитештерүчеләр форумында Россиянең төрле төбәкләреннән белгечләр вакыт белән сыналган үрнәкләрне һәм яңа продукцияне күрсәтә.

2020 елның 2-4 декабрендә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «ПромНавигатор» бизнес-форумына чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International