ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2011 ел
сишәмбе
Россия Президенты Дмитрий Медведевның 2008 елның декабрендә Индиягә визиты кысаларында “Рособоронэкспорт” ААҖ төзегән контракт нигезендә 2011 елның 8 ноябрендә Индиягә беренче партия Ми-17В-5 вертолетлары җибәрелде.

3
ноябрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов әлеге бәйрәм белән тәбрик итте.
«Бу көнне без олы илдә – Россиядә яшәвебезне аермачык тоябыз. Яшькә, дингә, һөнәргә, тормыштагы максатларыбызга карамастан, без – илебез язмышы өчен җаваплылык тоеп яшәүче халык.
Һәркемгә көчле, үсешкә һәм бөтенлеккә йөз тоткан бердәм дәүләт кирәк. Кешеләргә ышанычлы иминлек гарантияләүче, алар хезмәттә дә, иҗатта да үз мөмкинлекләрен гамәлгә ашыра алырлык заманча граждан җәмгыятен уртак тырышлык белән генә төзи алачакбыз.
Халыклар бердәмлеге көне белән чын күңелдән котлыйм! Исәнлек-саулык, иминлек, тынычлык һәм һәр өйгә бөтенлек телим! Бу бәйрәм Татарстан һәм Россиянең үсеше һәм киләчәге хакына барыбызны да берләштерсен иде!
2011 елның 3 ноябрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры РавильЗарипов эшлекле сәфәр белән Мәскәү шәһәренә китте. Эшлекле сәфәр кысаларында РавильЗарипов Россия Федерациясе һәм Чех Республикасы арасында икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник өлкәләрдә хезмәттәшлек итү буенча Хөкүмәтара комиссиянең Россия өлеше утырышында катнашачак.

1
ноябрь, 2011 ел
сишәмбе

2011 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов министрлыклар, предприятиеләр, оешмалар һәм уку йортлары җитәкчеләре вәкилләре белән очрашты. Очрашуда "Заманча технологияләрне кулланып предприятие белән идарә итүне камилләштерү" киңәшмәсен әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре каралды.


31
октябрь, 2011 ел
дүшәмбе
2011 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары аппаратлары һәм дәүләт органнары аппаратлары хезмәткәрләре арасындагы спартакиада кысаларында баскетбол ярышларында чыгыш ясады, шулай ук “Татарстанның чиста урманнары” республика акциясендә катнашты.

29
октябрь, 2011 ел
шимбә

2011 елның 26 октябрендә “Татарстан Республикасында сыйфат көннәре” кысаларында “КАМАЗ” ААҖ “Сыйфатны камилләштерү – озак хезмәттәшлекнең нигезе” конференциясе булды. “КАМАЗ” ачык акционер җәмгыятен металл, материаллар белән тәэмин итүче җитмештән артык Россия компанияләре һәм чит ил фирмалары – эшлекле партнерлар сыйфатка кагылышлы актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышты.


27
октябрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
2011 елның 26 октябрендә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында "Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген дәүләт җайга салуы нигезләре турында" Федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тыңлаулары булды. Утырышта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов доклад белән чыгыш ясады.

26
октябрь, 2011 ел
чәршәмбе
2011 елның 25 октябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “Сакчыл офис” принципларын эшчәнлеккә кертүгә багышланган чираттагы семинар булды. Семинарда Лин-технологияләрне министрлыкның гамәли эшчәнлегенә кертүнең төп нәтиҗәләре һәм килеп туган сораулар хакында фикер алышынды.

24
октябрь, 2011 ел
дүшәмбе

 

2011 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов Россия Федерациясенең Бөекбритания Берләшкән Корольлеге һәм Төньяк Ирландия эшләрендәге вакытлы ышанычлысы Денис Киф белән очрашты. Очрашу барышында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышынды.

21
октябрь, 2011 ел
җомга
2011 елның 20 октябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары” еллык республика конкурсын үткәрүнең оештыру комитеты утырышы булды.

Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International