«Сакчыл офис» принциплары Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тәҗрибәсендә

2011 елның 26 октябре, чәршәмбе
2011 елның 25 октябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “Сакчыл офис” принципларын эшчәнлеккә кертүгә багышланган чираттагы семинар булды. Семинарда Лин-технологияләрне министрлыкның гамәли эшчәнлегенә кертүнең төп нәтиҗәләре һәм килеп туган сораулар хакында фикер алышынды.

         Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Лин-технологияләрне актив куллана. Эшчәнлеккә әлеге технологияләрне кертү буенча даими нигездә эшче төркем эшли. 36 хезмәткәр “Сакчыл җитештерү” принципларын куллану өлкәсендә квалификацияләрен күтәрү турында шаһәдәтнамә алды. “Сакчыл” офис буенча гамәли семинарлар уздырыла.

         Лин-технологияләрне кертү уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде: документларны килештерү вакыты кыскарды, бер үк төрле функцияләр башкару бетерелде, хезмәткәрләрнең эш урыннары рациональ җиһазланды.

Үткәрелгән семинар кысаларында тәкъдим ителгән видеороликта 5S системасын учреждениеләр өчен куллануның төп элементлары күрсәтелде.

Семинарда катнашучылар Лин-технологияләр кертү хакындагы мәсьәләләр: җитештерү чыгымнарын киметүнең гомуми принциплары, югалтуларның сәбәпләре, эшне “нәкъ үз вакытында” оештыру принциплары, “сакчыл җитештерү”не кертү фазалары турында фикер алышты. Дәүләт хезмәтләре күрсәтүне тәэмин итү механизмнарын камилләштерүгә хезмәткәрләрне тулысынча җәлеп итү принцибын гамәлгә ашыруны күздә тотучы “визуаль” офис булдыру кирәклеге ассызыкланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International